15 апрельдә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе Равил Сабыр нефть башкаласының 2нче Идел буе халыклары китапханәсендә «Кызыл каурыйлар» әдәби-иҗади берләшмәсе әгъзалары белән очрашу үткәрде.
Сүз күптән түгел узган съезд нәтиҗәләре, яңа идарә алдында торган бурычлар, Әлмәт бүлегенең максатлары, яшь иҗатчыларны берлеккә җәлеп итү, китап чыгару проблемалары, каләм хакы һ.б. мәсьәләләр турында барды. Сөйләшү бик җанлы узды: Равил Сабыр күпсанлы сорауларга җавап бирде, берләшмә әгъзалары үз фикерләре белән уртаклашты, тәкъдимнәр белән чыктылар һәм яңа иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Моннан тыш ТР Язучылар берлегенә яңа әгъзалар да тәкъдим ителде.
«Иҗади берләшмәләр – безнең иң якын дуслар. Бер-беребезне ишетеп, мәсьәләләрне хәл итеп торырбыз дип уйлыйм. Без сезнең өчен эшлибез», – дип мөрәҗәгать итте язучыларга Равил Сабыр. ⠀
Саҗидә Сөләйманова оештырган, үзе вафатыннан соң аның истәлегенә «Кызыл каурыйлар» дип исемләнгән әдәби-иҗат берләшмәсе 1963 елда эшли башлый. Аны төрле елларда Әдип Маликов, Әхтәм Фәтхетдинов, Ләйсән Кәшфиева һ.б. җитәкләгән. 2009 елдан алып «Кызыл каурыйлар»ның әйдәманы — Әлмәт язучылар бүлеге әгъзасы Минзифа Әхмәтшина. Бу еллар дәверендә 34 китап чыккан. Бүген берләшмәдә 30га якын актив әгъза исәпләнә, алар арасында нефтьчеләр, укытучылар, студентлар, тәрбиячеләр, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, җитештерүчеләр бар.
Яңа комментарий өстәргә