Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Равил Фәйзуллин: Шигырь ул васыять кебек кыска булырга тиеш

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның кыска күләмле фәлсәфи-лирик шигырьләре «Нюанслар иле» җыентыгына тупланып басылып чыкты. Китап шагыйрьнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы заказы белән басылган.

«Бу минем өчен кадерле китап. Китапның сыйфаты әйбәт, бизәлеше дә ошады. Кыска шигырьләрне бергә туплап чыгару минем өчен күпмедер нәтиҗә ясау», – ди Равил Фәйзуллин китабы турында.

Шагыйрь үзе өчен халыкның тапкыр сүзләре кыска шигырьләр өчен үрнәк булуын әйтә. «Шигырь ул васыять кебек кыска булырга тиеш», – ди ул.

«Мин 60 ел дәвамында бик яратып кыска шигырьләр яздым. Күп яздым. Су буе текст белән кешенең вакытын алу нигә кирәк? Шигырь кешене эләктереп алырга тиеш. Кыска шигырьләр су буе көпшәк поэмаларга үзенә күрә бер протест та иде. Нәрсәгә озын язып кәгазь әрәм итергә», – ди Равил Фәйзуллин.

Җыентык беръюллыклар белән башлана. Икеюллыклар, өчъюллыклар, дүртъюллыклар белән дәвам итә.

Китапка шагыйрьнең яңа шигырьләре дә кергән.

Кереш сүзне әдәбият галиме Равил Рахмани язган. Китапның тиражы – 1100 данә.

tatar-inform.tatar/news


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова