Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәмис Аймәт Казан шәһәренең 49нчы мәктәбендә укучылар белән очрашты

Шагыйрь Рәмис Аймәт Казан шәһәренең 49 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм татар теле, әдәбияты укытучылары белән очрашты. Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге чара мәктәпнең бөек шагыйрьгә багышланган музеенда үткәрелде.

“Әлеге музейда кунакта кемнәр генә булмаган да, кемнәр генә аның теләкләр-тәкъдимнәр кенәгәсендә үзләренең фикерләрен язып калдырмаганнар. Баки Урманче, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Тавил Хаҗиәхмәтов, Мөсәгыть Хәбибуллин…
Сөйләшүебезнең үзәгендә, әлбәттә, Тукай темасы иде. Балаларның сөекле шагыйребезнең иҗатын яхшы белүе мине сөендерде. Тукай шигырьләрен дә, башка шагыйрьләрнең Тукайга, туган телебезгә багышланган әсәрләрен дә рәхәтләнеп тыңладык. Ә инде укучыларның чиратлаша-чиратлаша музей буйлап экскурсия үткәрүләре Тукай дөньясына тагын да якынайтты. Профессионал экскурсоводлар диярсең.Тик менә мәктәптә татар теле дәресләренең атнага 3 сәгать кенә укытылуы йөрәкне әрнетеп куя”, – дип яза Рәмис Аймәт Фейсбукта.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр