Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Чара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган тантана кысаларында узды.

Чәчәкләр салу тантанасында республика җәмәгатьчелеге вәкилләре, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары да катнашты.

Искәртеп узабыз, татар шагыйре Габдулла Тукай – рус һәм чит ил классикларының татар теленә күп санлы тәрҗемәләр авторы, татар вакытлы газета-журналларының чишмә башында торган, үз әсәрләренә иллюстрацияләр керткән беренче мөселман шагыйрьләренең берсе булган, ә аның каләменән чыккан уку әсбаплары әле дә укытучылар һәм тикшеренүчеләр өчен бик кирәкле.

Моннан тыш, бүген кич Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген тапшыру тантанасы булачак.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр