Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рөстәм Миңнеханов: «Бик мәгънәле, сабак булырлык спектакль. Бигрәк тә җитәкчеләр өчен»

Равил Сабыр пьесасы буенча Әлмәт татар дәүләт драма театрында куелган «Йорт» спектаклен бүген, 22 майда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

Аның белән бергә иммерсив променад белән «Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Мәганов, ТР Мәдәният министрының урынбасарлары Юлия Адгамова һәм Ленар Хәкимҗанов, Әлмәт районының башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм нефть төбәге районнары башлыклар да танышты.

Билгеле булганча, «Йорт» спектакле берьюлы параллель рәвештә унайла торган өч өлештән тора: «Соңгы, тәүге, бердәнбер», «Упкын читендә» һәм «Сөю һөҗүме». Кунакларга беренче өлештән (театрда аны тагын «кызыл линия» дип атап йөртәләр) өзекләр күрсәтелде. Вакыйгалар узган гасырның 70нче еллары ахырында бара. Төп герой — КПССның шәһәр комитетының беренче секретаре Евгений Балашов. Ул шәһәр үссен, кешеләрнең тормышы яхшырсын өчен көнне-төнне белми тырышып эшли, ә 50 яше тулгач, 20 яшьлек биюче кызга гашыйк була. Җәмәгатьчелек өчен бу аяз көндә яшен суккандай була, чөнки ул заманнар өчен бу — акылга сыймаслык хәл.

«Бик мәгънәле, сабак булырлык спектакль. Бигрәк тә җитәкчеләр, район башлыклары өчен», — дип бәя бирде спектакльгә Рөстәм Миңнеханов. Тамаша барышында алар Наил Мәганов белән артистлар уенын игътибар белән, бик бирелеп карадылар, кайбер урыннарда кул чаптылар, фикер алышып алырга да өлгерделәр.

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кунакка килүен теарт өчен тарихи вакыйга дип саный.

«Соңгы көннәрдә театр коллективы ниндидер бер күңел күтәренкелеге, илһамлану, дәртләнү белән яшәде. Бик дулкынландык! Дөресен генә әйткәндә, минем гомеремдә дә болай нык дулкынланганым юк иде, — диде Фәридә ханым. — Иң мөһиме Татарстан Рәисе театрның чакыруын кабул итеп алды һәм сүзендә торып безгә кунакка килде. Мондый тарихи вакыйга гомердә бер генә буладыр. Чөнки театрыбызга берьюлы Татарстанның, «Татнефть»нең зур җитәкчеләре, республиканың көньяк-көнчыгыш районнары башлыклары килде. Татарстан Рәисе өчен бу формаль визит түгел иде, шунысы сөендерде. Ул спектакльне бик кызыксынып карады, каядыр кул чапты, икенче урында елмаеп куйды яки аны озатып йөрүчеләрдән нидер сораштырды — кыскасы, ул бу спектакльнең асылына төшәргә тырышты. Беләсезме, чын театр тамашачысыннан бит һәрвакыт җылылык өркелеп тора. Менә миңа да бүген Рөстәм Нургалиевич янында булу бик җылы, бик рәхәт булды».

Фәридә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, «Йорт» спектакленең идеясе «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировский белән танышканда туган.

«Наил Өлфәтович коеп куйган нефтьче бит инде ул, нефть производствосын бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче. Шул ук вакытта ул сәнгатьне бик нык ярата, югары сәнгатьне бәяли белә. Берсендә без аның белән дүрт сәгать буена джаз-фестивальдә чыгыш ясаучыларны бергәләп карадык, мәсәлән. Сәрдәр Тагировский баш режиссёр итеп куелгач, без Наил Мәганов белән очрашкан идек. Анда сүз хәзерге заман театры формалары, шул исәптән иммерсив спеактакльләр турында барды. «Йорт» — шул сөйләшүдән соң туган идея. Ә бүген Наил Өлфәтович мине тагын бер мәртәбә шаккатырды — баксаң, ул «Йорт» спектакленең герое Балашовның прототибы кем икәнен белә икән. Димәк, ул театрга килгәнче үк спектакльне чыгару нечкәлекләреннән хәбәрдар булган дигән сүз», — дип дәвам итте Фәридә Исмәгыйлева.

Ул шулай ук Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдиновага театрга игътибарлы булган өчен рәхмәтләрен әйтте.

«Күптән түгел генә эшли башлавына карамастан Гүзәл Мөдәррисовна театрыбызга өченче мәртәбә килә инде. Без аның булышлыгын, ярдәмен, җылы мөнәсәбәтен гел тоеп эшлибез. Бүген аның «Йорт»ны каравына чиксез шатмын, чөнки еш кына вакыты тыгыз булу, эше күп булу сәбәпле ул безнең премьераларны күрми кала», — диде Әлмәт театры директоры.

Исегезгә төшереп узабыз, «Йорт» иммерсив спектакль-променады — Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировскийның (Венгрия) бу театрдагы беренче эше, шулай ук нефть башкаласында куелган беренче иммерсив тамаша. Аның премьерасы 2025 елның 1 мартында узды. Идея авторы — театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, рәссам — Елена Сорочайкина (Яр Чаллы), хореографлар — Мария һәм Марсель Нуриевлар (Казан), ут кую буенча рәссам — Ольга Окулова (Мәскәү), грим буенча рәссамнәр — Юлия Тонгузова (Яр Чаллы) һәм Гөлнара Актуганова (Әлмәт).

Спектакль «Татнефть»нең 75 еллык юбилеена багышлап чыгарылды. Хәзерге вакытта Әлмәт театры йорты булган бина «Татнефть» тарафыннан 1960 елда сафка бастырыла. Шул вакыттан башлап ул шәһәрнең үзәге булып тора. Географик үзәге дә, мәдәни, иҗтимагый һәм белем бирү үзәге дә. Театр үз бинасының тарихын җентекләп өйрәнеп тамашачылар өчен мавыктыргыч сәяхәт әзерләгән. Cпектакльне карарга килүчеләр Техника йортында спорт белән шөгыльләнгән, укыган, иҗат иткән, җырлаган, биегән… һәм әлбәттә инде гашыйк булган кешеләрнең үзенчәлекле язмышлары белән таныша. Алар әйтүе буенча, бу променадта катнашканда әйтерсең лә берничә сәгатькә вакыт машинасына ия буласың да, совет чоры атмосферасына чумасың.

Драматург Равил Сабыр әйтүенчә, пьесаны язу өчен ул Әлмәт тарихы турында ике дистәдән артык китап укып чыккан, үткәне Техника йорты белән бәйле 20дән артык ветераннан интервью алган.

«Йорт» спектакле өчен чынлыкта бер түгел, өч пьеса язылды, — диде Равил Сабыр. — Алар барысы да Әлмәттә, Техника йортында чыннан да булган вакыйгаларга нигезләнгән, тик шулай да бу документаль спектакль дип атап булмый, чөнки сәхнә әсәренә автор фантазиясе дә бик нык өстәлгән. Кемдер язганча, тамашачылар совет чорында һәр йортта кадерле әйбер булган гаилә альбомын актаралар кебек. Материаллар шактый җыелган иде. Әгәр театрның техник мөмкинлекләре булса, тагын өч сюжет та язарга булыр иде әле», — диде спектакль авторы.

«Йорт»тагы вакыйгалар 1948 елдан алып безнең көннәргә кадәр дәвам итә. Тамашада 40тан артык артист, Әлмәтнең Ф. Яруллин исм. музыкаль колледжы студентларыннан торган 20 кешелек хор катнаша. Шунысын да искәртик, быелның март аенда «Йорт» иммерсив променады ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль премиясенә лаек булды.

Күптән түгел Россия Президенты В.В. Путинның Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективын «Мәднияттә һәм сәнгатьтә казанышлар өчен» («За заслуги в культуре и искусстве») ордены белән бүләкләү турында указы басылып чыккан иде. Спектакль тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов әлеге орденны театр җитәкчелегенә тапшырды.

«Мәдният» милли проекты буенча былтыр Әлмәт театрында капиталь ремонт узды. Без сездән яңадан-яңа сәхнә әсәрләре һәм югары казанышлар көтәбез. Моның өчен бөтен шартлар да тудырылган», — диде Рөстәм Миңнеханов хушлашыр алдыннан.

Шунысын да искәртик, «Йорт» спектакле чираттагы мәртәбә Әлмәт театрында 17, 18, 19 июньнәрдә 18 сәгатьтә, 20 июньдә 20 сәгатьтә уйнала.

Резедә Шәмсуллина

ТР Рәисе матбугат үзәге, Татьяна Афонина, Тимур Биктимеров фотолары.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июл
21
Вт
Люция Әблиева
Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
7
Пт
Марс Яһудин