Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәмис Аймәт: Габдулла Тукай, ни өчендер, һаман да безнең күңелләрдә

15 апрельдә Габдулла Тукай музеенда татар җәмәгатьчелеге шагыйрьне искә алу кичәсендә катнашты.Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт татар шагыйре Габдулла Тукайның бүгенге көндә дә халык күңелендә булуын әйтте.

«Уйлап карасаң, Тукай заманында башка шагыйрьләр, язучылар да булган. Татар халкының язмышын, этнографиясен белергә теләсәң, Тукай иҗатына гына да мөрәҗәгать итәргә дә буладыр. Аның иҗатында татар халкының сулышы, рухы, үткәне, киләчәге ярылып ята», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай әдәби музеенда.

Рәмис Аймәт фикеренчә, Габдулла Тукай кебек, 27 яшендә халык шагыйре дәрәҗәсенә ирешү һәркемгә бирелмәгән.

«Тукай үз заманының халкының теленә килгән фикерен, проблемасын әйтеп биргән. Шуңа күрә дә ул халыкка якын. Милләт язмышының киләчәге өчен борчылып яшәгән. Киләчәктә тә халкыбыз аны беркайчан онытмас дип саныйм. Әйтергә теләгән фикерен барысын да аңлап җиткердек микән? Киләчәк буын аны ничек кабул итәр? Безгә бүген шул хакта да уйланырга кирәк», – диде ул.

«Тукайның шигырьләрен, публицистик әсәрләрен кулга аласың да уйланасың: Тукай һаман искермәгән, һаман безнең белән, дип әйтәсең. Милләт, мәдәният, сәнгатькә карата әйтелгән фикерләре бүген дә актуаль», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Аның әйтүенчә, Тукайның сүзләре халык күңелендә һаман өмет уята. «Без әле тиз генә бирешә торган, югала торган халык түгел. Тукайлы халык югалмас», – диде Ркаил Зәйдулла.

Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев XX гасыр башында татар әдәбияты яңарыш кичерүен искәртте. «Тукай шушы яңарышны тулы итеп гәүдәләндерүче. Тукай – шагыйрь. Шул ук вакытта ул милләт өчен дә кайгыртучы, аның шигыренең нигезендә милләтпәрвәрлек ята. Ул шигъриятне моңа кадәр күтәрмәгән биеклеккә күтәрде», – ди ул.

Кичәдә Тукай шигырьләре һәм Тукай юлларына җырлар яңгырады. Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров һәм Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина, Казан музыка көллияте студентлары Миләүшә Закирова, Илсаф Гыйльметдинов һәм Рөстәм Егоров чыгыш ясады.

tatar-inform

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина