28 февральдә Пермь өлкәсенең Барда авылында галим, фольклорчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров иҗатына багышланган “Ягъфәров укулары” узды. Әлеге чара кысаларында Татарстан һәм Пермь өлкәсенең мәдәният хезмәткәрләре, язучылар, журналистлар Рәшит Ягъфәров каберенә чәчәкләр куйды, төбәкнең истәлекле урыннарында булды. Татарстан Язучылар берлегеннән язучы, драматург Рәдиф Сәгъди, балалар язучысы Нурия Сәйяр катнашты һәм чыгыш ясады.
Яңа комментарий өстәргә