Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Пенза төбәгендә борынгы татар кала һәм салалары

Хәзерге Пенза өлкәсендә бик борынгыдан калган тагы берничә шәһәрлек һәм татар авыллары бар. Ул калаларның иң билгелеләре – Городище-Юлау шәһәрлеге һәм Золоторевка. Мин аларның икесендә дә булдым һәм хәзер шулар турында җентекләбрәк язарга уйлыйм. Чөнки татар дәүләтенең башкаласы булган урында аңа хезмәт күрсәтә торган ваграк шәһәрләр һәм авыллар да булган, алар илгә гаскәр биргәннәр, иген иккәннәр, мал көткәннәр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр. Дошман яулары килгәндә, алар да читтә калмаган, ил белән бергә яу чапкан, ил белән бергә янган, ил белән бергә дан алган һәм ил белән бергә генә исән кала алган. Бу якта шундый данлыклы калаларның берсе – Городище шәһәре, ул бүген дә исән, район үзәге булып яшәп ята. Хәзер сүзем аның турында булыр.
Бүгенге Городище – Пензадан 50 чакрымнар ераклыкта урнашкан зур булмаган шәһәрчек, анда 8 меңләп кеше яши, шуның нибары 270е – татарлар. Ә районда исә 50 мең кешенең 19700е – татарлар, бу – район халкының 26 процентын тәшкил итә, калганы – урыслар, бераз әрҗән-мукшы, чувашлар да бар. Шәһәр бик матур урында, Юлау һәм Кечкенә елгалары кушылган урында, урман итәгендә, олы юл өстендә урнашкан, биредән Самара-Мәскәү трассасы үтә. Урман эшкәртүдән кала, әллә ни промышленностьлары юк, күпчелек халык үз йортларында, үз хуҗалыклары белән көн күрә. Мәдәният өлкәсендә уңай күренеш дип крайны өйрәнү музеен күрсәтергә була, педагогия көллияте бар. Атаклы кешеләрдән биредә академиклар Петр Вавилов һәм Лев Ивановлар туган, тарихчы Ключевскийның балачагы биредә үткән.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, шәһәргә нигез 1681 елда, урыс хәрби кирмәне буларак салынган. 1670тә – острог, 1678 елда чиркәү һәм бистә төзелгән, әмма алар күчмәннәр тарафыннан җимертелгән, дигән хәбәрләр дә бар. Әмма дөресе – Городище каласы утырган Юлау шәһәре – бик борынгы, тарихта ул бортас заманнарыннан ук билгеле, аны хәтта бортас дәүләтенең башкаласы булып торган, дип тә язалар: “Построен на месте Юловского городища (11-13 вв.), – дип яза “Мой город» сайты. – По мнению некоторых археологов, на его месте находилась столица Буртасского княжества, входившего в состав Волжской Булгарии.»
Юлау шәһәрлегендә борынгы каберлекләрдән чыккан табылдыклар бу урында инде 2 мең ел буе кешеләр яшәгәнлеген сөйли. Дөрес, инде өйрәнелгән гадәт буенча, биредә иң борынгы тарихны фин-угырларга, иң беренче чиратта, мукшыларга, аннан соң бортасларга бирәләр, татарлар күп очракта Батый ханга ияреп килгән басып алучылар итеп карала, ә төп тарих урыслардан башлана. Югыйсә, бу якларда гомер-бакый төрки халык – бортас-мишәрләр яшәгән һәм аларның җирләре төрки дәүләтләр составында булган.
“Остатки древних поселений и могильников, открытые археологами, говорят о том, что две тысячи лет назад сюда пришли финно-угорские племена, носители городецкой культуры – предки современной мордвы, – дип яза «Википедия» сайты. – Край оказался исторически расположенным на стыке двух миров (кочевого и земледельческого) и трех культур (языческой, мусульманской и христианской). Уникальность истории края еще и в том, что он последовательно входил в состав пяти государств: Хазарский Каганат, Волжскую Булгарию, Золотую Орду, Казанское ханство, Россию. В средние века (IX-XIII вв.) территория заселена буртасами.”
Бу борынгы табылдыклар белән без Городище һәм Пенза шәһәрләренең крайны өйрәнү музеенда да таныштык. Юлау шәһәрлегендә соңгы тапкыр археологик казу эшләре 1984 елда булган, шуннан соң эзләнүләрне туктатканнар. Монда акча юклыгын да сәбәп итәргә була, шулай ук бу борынгы тарих урыслар белән бәйле булмагач, аның дәүләткә кирәк булмавы да бар. Городище музеенда бик борынгы табылдыклар бар, сөяктән, таштан, тимердән ясалган эш һәм сугыш коралларына кимендә 4-5 мең ел, аннан элгәреләре дә бар. Ә 7-8 гасыр табылдыкларын биредә бортаслар белән бәйлиләр, әйткәнебезчә, бортаслар – хәзерге мишәрләрнең борынгы бабалары, моны тарихчылары үзләре дә танырга мәҗбүрләр.
“Название “Городище” означает место, где раньше находился город и сохранилось его остатки, – дип яза шул ук «Википедия» сайты. – В данном случае – остатки бывшего буртасского городища. Расположен при слиянии рек Юлов и Белый Ключ (Кичкенейка). До XIII века между этими реками находилась мощная буртасская крепость, которая, возможно (город Буртас), являлась столицей Буртасского княжества, самого большого поселения Волжской Булгарии (его площадь составляла 106 квадратных километров). Через него проходил торговый путь из г. Биляр (столица Волжской Булгарии) в Киев (Киевская Русь). Волжская Булгария прекратила существование в результате нашествия Золотой Орды. И буртасы, уподобившись пришельцам, перестали существовать как народ, потеряли свое имя и послужили одним из компонентов формирования народности татар-мишарей.”
Әлбәттә, язма авторы да төгәлсезлекләр җибәрә, чөнки Болгар Алтын Урда сәбәпле юкка чыкмады, киресенчә, аның беренче башкаласы булып, үзенең иң көчле чорына керде. Бортаслар да халык буларак бетмәде, мишәр-татар булып үз туган туфрагында яшәвен дәвам итте, ә исем алышу ул тарихта була торган нәрсә. Ә менә бортас тарихына бүген бик ныклап мукшылар дәгъва кыла, аңа алга таба тукталырбыз әле. Әйткәнебезчә, Городищеның төп халкы бүген татар да түгел, мукшы да түгел, ә урыслар. Татар кая киткән булып чыга инде болай булгач?
Татар да ерак китмәгән, тирә-як авылларда шаулатып яшәп ята – Югары, Түбән һәм Урта Әләзән авылларын белмәгән кеше юктыр. Урта Әләзән авылы районда, Россиядә генә түгел, дөньяда иң зур татар авылы, анда ун меңнән артык кеше яши, бу Городище шәһәре халкыннан да күбрәк. Ун мәчете, мәдрәсәсе, ике урта мәктәбе, меңәрләгән эшмәкәре, чит илләр белән сәүдә итәрлек халкы булган бу татар авылын мин чын мәгънәсендә татарлыкның үрнәге, дип атыйм! Бу авылдан 7 мөфти чыккан, ел саен йөзләгән кеше Хаҗ кыла, аракы эчмиләр, хәрәм ашамыйлар, ат итеннән башка итне танымыйлар. Менә алар – шушы бортас-мишәрләр, Алтын Урда ханнарының дәвамчылары инде, булдыклылык, лидерлык аларның каннарында, иман – җаннарында, егетлекләре – гамәлләрендә. Һәр татар менә шундый булганда гына милләт сакланып калырга мөмкин!
Минем фикеремчә, элеккеге зур калалар янында аларны тукландырып торучы салалар да булган, һәм Урта Әләзән нәкъ шундый “спутник” авылларның берсе. Дөрес, урыс архивларындагы документларга нигезләп, бу авылны 1681 елда барлыкка килгән, дип язалар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Безнең уебызча, Әләзән авылы бортас чорларыннан ук яшәп килә, ул Алтын Урда заманында да булган, бу татар авылы тирә-яктагы калаларны ризык белән тәэмин иткән һәм кирәк чакта гаскәр биргән. Урта Әләзән турында энциклопедиягә тиң китап язган җирле тарихчылар моны үзләре дә таныйлар: “Буртасы являются одними из предков нынешних татар, проживающих к западу от Волги, в том числе и татар Средней Елюзани, – дип яза алар. – 70 булгарских памятников, открытых в Пензенской области, показывают, что река Сура действительно служила западной границей Волжской Булгарии… О центральном городе Буртасии Якут ал-Хамави оставил следующее сообщение: “Буртас – имя города и области. Там живут мусульмане, имеется большая мечеть”. Археологическими остаткими этого города следует считать так называемое Юловское городище.” (Р.Т.Марданов, Н.Б.Китаева. Средняя Елюзань. – Казань, 2006, стр.26-27.)
Бортас-Юлау каласының иярчене булган Урта Әләзәннең Алтын Урда чорында да яшәп ятуы турында кире каккысыз дәлил бар, ул – биредән Алтын Урда хәзинәсе табылу. Бу хәл 1886 елда, авыл янындагы урманда була, анда Үзбәк хан һәм башка татар ханнары исемнәре язылган көмеш тәңкәләр табыла. Бу хәл исә татарларның бу тирәдәге авылларда шул ерак чорлардан ук яшәгәннәрен аңлата. Моңа югарыда телгә алган китап авторлары да игътибар иткән һәм нәкъ шулай дип бәяләгәннәр. “Еще в 1913 г. известный саратовский краевед А.А.Кротков предположил, что в XIV в. Кузнецкий уезд был населен татарами, скорее всего оседлыми, раз в руках одного человека скопились такие значительные суммы денег, – дип яза алар. – Это, в свою очередь, дает возможность предположить, что территория Средней Елюзани уже тогда была заселена татарами, то есть тремя веками раньше первого (дошедшего до нас) упоминания в письменных источниках.” (Күрсәтелгән хезмәт, 37 бит.) Шул ук А.Кротков үзенең «Материалы к археологической карте Кузнецкого уезда” дип аталган мәкаләсендә Урта Әләзән авылы янында 2 борынгы курган баргыгын да язып калдырган. (Труды СУАК. Вып.30., 1913, стр.172.)
Кыскасы, бу тирәдәге татар авыллары, бигрәк тә, Урта Әләзән, борынгы Юлау-Городище белән бер яшьтә, бер тамырдан булырга тиеш. Бүгенге көндә Городищеның үзендә дә бик матур мәчет салып куйганнар. Ул олы юл өстендә, узганнар белән киләчәкне тоташтыручы бер символ булып, ялгызы басып тора. Кала мәчете инде 2002 елда ук ачылган булган, мулласы бар, биредә даими рәвештә намазлар укыла, укыту да оештырылган. Безне каршы алган һәм озатып йөргән Кыязым әфәнде Дибердеев заманында шушы Городище районының хакимият башлыгы булган, хәзер ул туган авылы Урта Әләзәндә җитәкче, Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиле. Әгәр шушы егетләр ярдәмендә Наровчатта да бер мәчет төзеп куя алсак, тарихи гаделлек торгызылыр иде, гасырлар буе бездән дога өмет итеп яткан ханнарыбызның рухы тынычланыр иде…
Әйткәнебезчә, бортасларның Юлау шәһәре олы юл өстендә – Болгардан Киевка бара торган урында төзелгән, ул юлаучыларга туктап ял итү өчен бик уңайлы җирдә булган. Галимнәрнең язуынча, ул 22 гектар җирне биләп торган, бөтен шәһәре белән кәрван-сарай ролен үтәгән. Археологик казу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Юлау шәһәре 4 метр биеклектәге валлар белән уратып алынган булган, бу җир өемнәре ишелмәсен өчен, махсус шомартылган соры ташлар белән тышланган, алар бүген дә яхшы сакланган. Кыскасы, бортас-мишәрләр таш эшен дә, кирпеч эшен дә яхшы белгәннәр, 60-70 чакрым саен бөтен уңайлыклары булган калалар салганнар, бу юлаучылар өчен бик уңайлы булган, сәүдә эшләре дә гөрләп барган, яу чапканда да ул калалар ярдәм иткән. Алтын Урда җимерелгәннән соң, бу шәһәрләрнең бер өлеше – Казан ханлыгы составында, бер өлеше урыс дәүләте кул астында кала, аларның соңгы язмышлары турында мәгълүмат юк диярлек. Бу бортас-мишәр-татар калаларының бер өлеше юкка чыга, бер өлеше урыс кирмәннәре буларак, 17 гасырдан тагы тарих битләрендә күренә башлый. Бу уңайдан Городище-Юлауның язмышы алай ук начар димәс идем, чөнки әле анда кешеләр яши, татарлар бар, мәчете эшләп тора, шәһәрлек тарихи яктан шактый өйрәнелгән, болар музейда да чагылыш тапкан.
Кайбер галимнәрнең язуынча, бу Юлау шәһәрлеге заманында бортас дәүләтенең башкаласы булып торган һәм аның исеме дә Бортас булган: “Буртасы переняли и социально-политическое устройство Волжской Булгарии, создав Буртасское княжество, столицей которого стал г.Буртас (Юловское городище в г.Городище)”, дип яза тарихчы Г.Н.Белорыбкин үзенең “Буртасы” дип аталган китабында ( Г.Н.Белорыбкин. Буртасы. – Пенза, 2008, 9 бит).
19 гасыр тарихчысы Н.А.Фирсов та Бортас шәһәренең бик зур булуын, әле 10 гасырда ук биредә 10 мең кеше яшәвен, аларның бер өлеше мөселманнар булуын һәм шәһәрдә ике мәчет тотуларын яза: “В мордовском городе Буртасе часть жителей еще в X веке исповедали мусульманскую веру; для них были построены две мечети – соборная и простая.» (Н.А.Фирсов. Обзор внутренной жизни инородцев пред временем вступления их в состав Московского государства. // Ученые записки Казанского университета, вып.1-2. – Казань, 1886, стр.72.) Бортаслар бу вакытта Болгар дәүләте составында булгач, аларның ислам динен тотулары да гаҗәп түгел. Ә менә Фирсовның Бортас шәһәрен мордваныкы дип язуы гаҗәпләндерә, чөнки биредә мукшылар элек тә күп булмаганнар, хәзер дә алар татарлардан азрак, шуңа күрә Юлау-Бортас ул вакытта ислам динендәге бортас-мишәрләрнең башкаласы булган булырга тиеш.
Пензадан 10 чакрымнар ераклыкта, Золоторевка авылы янындагы урманда тагы бер борынгы шәһәрлек урыны бар, ул да Золоторевка дип атала. Галимнәрнең язуынча, монда инде ике мең еллар элек үк кала булган, кешеләр яшәгән, алар тимер койган, аннан эш һәм сугыш кораллары ясаган, алтын-көмештән бизәнү әйберләре ясаган, тире эшкәрткән, бөтен дөнья белән сәүдә иткәннәр. “Золотаревское городище III-IV и VII-XIII веков, находящееся возле поселка Золотаревка Пензенского района Пензенской области – выдающийся памятник Европы. В X веке оно превратилось в крупный средневековый город и перекресток мировых торговых путей, начинавшихся от Великого шелкового пути и уходящих в Западную Европу», – дип язылган Пензаның крайны өйрәнү музее чыгарган ”Золотаревское городище. Последняя битва” дип аталган компакт-дискта.
Без ул урында да булдык, аны яхшылап өйрәндек, тирән чокыр-ерганаклар арасында, калкулыкта урнашкан бу шәһәрлектән инде йорт нигезләре генә калган, анысын да археологлар казып чыгарган. Каланың мәйданы бик зур булып, берничә калкулыкка урнашкан, бу тирәдән бик күп күмелмәгән кеше сөякләре, сугыш кораллары табыла. Шунысы гаҗәп, Золоторевка шәһәрлеген казыган галимнәр башта ук аны 1237 елда татар-монголлар тарафыннан җимертелгән, дип баралар һәм фән дөньясында хәзер дә шушы фикер өстенлек итә. Имеш, теге яктан төрки телле Батый хан гаскәре килгән, бу яктан аңа каршы болгар-бортаслар, мукшы-урыслар, кыпчаклар, хәтта хакаслар сугышкан икән! Имеш, Батый хан гаскәре шәһәрне алган, халкын юк иткән, Золоторевка шуннан соң юкка чыккан.
“Именно таким местом является Золотаревское поселение, на территории которого в 1237 году разыгралась битва между защитниками крепости и войском монголо-татар… Оказалось, что территория, на которой развернулось сражение, выходит далеко за пределы крепости. Останки убитых людей были обнаружены на площади 140 000 кв.м. Тела погибших воинов и жителей поселения остались незахороненными, что, очевидно, связана с тотальным уничтожением как Золотаревского городища, так и всех окружающих поселений», – дип яза тарих фәннәре докторы Г.Н.Белорыбкин «Музей «Золотаревское городище» дип аталаган буклетта.
Белорыбкин бу сүзләрне үзенә кадәр Золотаревканы өйрәнгән Ф.Ф.Чекалин һәм М.Р.Полесских фикеренә таянып яза. Әйе, бу галимнәр барысы да бер авыздан “Золотаревка 1237 елда Батый хан гаскәре тарафыннан юк ителгән һәм яңадан торгызылмаган”, дип баралар. 800 ел буе күмелмичә яткан сөякләргә карап кына мондый катгый нәтиҗә чыгару дөрес булмас иде. Безгә калса, Золотаревка шәһәрлеге бик бер яклы өйрәнелә, аны татарлар юкка чыгарган, дигән тамга сугылган, хәзер барысы да, хәтта аерым татарлар үзләре дә шушы тәлинкәне әйләндерә. Мондый алым исә фәндә торгынлык тудыра, теманы алга таба үстерергә ирек бирми.
Пензаның крайны өйрәнү музеенда Золотаревка шәһәрлеге буенча күргәзмә оештырылган, ул зур бер залны алып тора. Монда шәһәрлектән табылган әйберләр урнаштырылган, каланың зур макеты ясалган, шул чорда яшәгән кешеләрнең сыннары эшләп куелган, Золотаревканы өйрәнүче галимнәрнең фикерләре язылган. Монда да шул ук нәрсә – Золотаревканы татарлар юк иткән, дигән фикер күргәзмәнең эшендә ярылып ята. Кеше зурлыгында ясап куйган сыннары ни татар түгел, ни урыс түгел, мукшыга да охшамаган. Табылдыкларның күпчелеге беренче күз салу белән болгар чоры хәзинәләрен хәтерләтә: менә болгар кызлары кигән чигә алкалары, үреп ясаган көмеш беләзекләр, җиз казаннар, тимер йозаклар, алтынлаган каеш аеллары, болгар чүлмәкләре, болар барысы да Болгар шәһәре музеенда да саклана. Биредә Алтын Урда чорының сугыш кораллары, ике меңнән артык ук һәм сөңге очлары, кистән һәм чукмарлар, мәҗүси халыкларның арыслан йөзле алтын битлекләре, мифик җанварларның алтынланган бронза фигуралары да бар.
Биредә күпчелек табылдыкларның Идел Болгарстаны һәм Алтын Урда чорыныкы икәнлеге күренеп тора, моны күргәзмәне оештыручылар үзләре дә танырга мәҗбүр. “Золотаревское городище – уникальный памятник средневековой Европы, – дип яза Белорыбкин без югарыда телгә алган компакт-дискта. – Поселение, просуществовавшее на протяжении шести веков (VIII-XIII), распологалось в верховьях реки Суры, на землях Волжской Булгарии.» Әйе, хәзер Золотаревка дип йөртелгән бу торак урын кайчандыр Болгар дәүләте составында булган, бәлки аның исеме дә бөтенләй башка булгандыр. “Восточные географы XII века, например Эдриси, отмечают, что у буртасов было два города – Буртас и Саван. Где располагались эти города – никто не знает», – дип яза Лебедев без югарыда телгә алган хезмәтендә. (В.Лебедев. Загадочыный…, стр.17.) Бәлки бу Золотаревка заманында Саван дип аталгандыр, бәлки Бортастыр? Биредә моны тикшерүче дә, кызыксынучы да юк.
Галим Альфред Халиков бу яклардагы болгар-бортас тарихының уртаклыгын күптән исбат иткән иде инде, заманында укучылары да аның артыннан киткән иде. Әмма Халиковның шәкерте, Пенза университеты профессоры Белорыбкин соңгы вакытларда бортасларны болгар тарихыннан аерганлыгы, аларны мукшы ягына тартуы сизелә. Югарыда телгә алган буклетта ул Золотаревканың Идел Болгарстаны составында икәнлеген танырга мәҗбүр булса да, аннан табылган күпчелек әйберләрнең мордваныкы булуын әйтә:
“Имеющиеся изделия и орудия труда позволили проследить технологические цепочки и традиции в производстве, большинство которых связано с Волжской Болгарией, – дип яза ул. – В связи с этим можно считать, что Золотаревское городище с XI по XIII век входило в состав этого государства. На поселении выделяется и группа вещей более раннего времени. Древнейший период представлен исключительно лепной “рогожной” керамики городецкой культуры III-IV веков. Более разнообразен материал VIII-X веков, который можно связывать с мордовским населением.» Кыскасы, бу галим язганча, дәүләте – төрки-болгарныкы, анда яшәүче халкы – фин-угырныкы, ягъни, мукшылар булып чыга. Монда тагы мишәр-татарларга урын юк…
Пенза музееның Золотаревка күргәзмәсендә зур бер картинага игътибар иттем. Анда сугыш күренеше сурәтләнгән, ике яктан да атларга атланган, тимер көбәләр кигән кешеләр бер-берләренә ук-сөңге аталар. Бер яктагыларының кулында яшел әләм, анда гарәп хәрефләре белән Коръән аятьләре язылган. Мин музей хезмәткәреннән “Бу яшел байрак тотучылар кемнәр – шәһәрне яклаучылармы, әллә басып алырга килүчеләрме?” – дип сорадым. Ул төгәл җавап бирә алмады. Әгәр байрак шәһәр өчен көрәшүчеләр кулында икән, ул чагында биредә мөселманнар яшәгән булып чыга, әгәр ислам байрагы басып алучылар кулында икән, димәк, шәһәрне мөселманнар яулап алган була? Әмма, әгәр Фирсов язганча, биредән ерак булмаган Юлау-Бортас шәһәрендә яшәүче бортаслар әле 10 гасырда ук мөселманнар булганнар икән, нигә 13 гасырда Золотаревкада яшәүче бортаслар мөселман булмаска тиеш?
Гомумән, бу сорауларга биредә беркем дә төгәл җавап бирә алмый, биредә кемнәр яшәгәнлеген дә әйтә алмыйлар. Бер калыпка салынган трафарет җавап: “Биредә катнаш халык яшәгән, татар-монголлар басып алган, шуннан соң бөтен кеше үлеп беткән.” Ә нигә соң алайса татар-монголлар басып алгач, Болгар, Наровчат шәһәрләре юкка чыкмаган, киресенчә, чәчәк аткан? Миңа калса, Золотаревка да ул чагында юкка чыкмаган, аларны теләсә кайсы вакыта теләсә кем юк итәргә мөмкин – шул ук урыслар да, Аксак Тимер дә… Күзгә күренеп торган Наровчатны күтәрмичә, юкка чыккан Золотаревка шәһәрлеген шул кадәр кабартуларына минем үз җавабым бар – Наровчат татарларның бөеклегенә шаһит булса, Золотаревка аша татарларны басып алучы явызлар итеп күрсәтергә мөмкин. Һәм шулай эшлиләр дә. Югыйсә, Золотаревка бистәсенең музей директоры да татар кешесе бит – Юскаев Ринат, әмма шушы нечкәлекләрне аңлап бетермиләр! Алтын Урда татарларын явызлар итеп күрсәтеп, без үз тамырларыбызга балта чабабыз бит, үзебезне мәсхәрә итәбез!
Минем уйлавымча, Золотаревка шәһәрлеге турында әле чын тарих ачылмаган, дөрес сүз әйтелмәгән, урманнан табылган кеше сөякләреннән һәм сугыш коралларыннан чыгып, урыс идеологиясенә яраклы әкият уйлап чыгарылган. Имеш, явыз татарлар килгән, басып алган һәм бу яктагы кала-салаларны, бар халыкны юк иткән… Алай булгач, нигә татарлар килгәч, Наровчат гөрләп чәчәк аткан, юл өстендәге Юлау яшәп яткан, Төмән-Кала, Сарыкылычлар дөньяга дан тоткан? Димәк, Золотаревка да бу чорда яшәгән, бортас-мишәр булып, болгар-татар булып, үзенең яңа дәверенә аяк баскан? Әмма бу тарих бөтенләй өйрәнелмәгән, ялтыравыклы, туристлар өчен корылган әкият барысына да юлны япкан…
…Золотаревка шәһәрлегенең алтындай сары яфраклар түшәләгән туфрагына тезләнеп, намазларымны укыдым…
Биредә кемнәр генә ятса да – бортас-мишәрме, болгар-татармы, алар – безнең борынгы әби-бабаларыбыз, төрки-мөселманнар, шушы җирнең хуҗалары булган…
Алар биредә калалар салганнар, салалар тотканнар, иген иккәннәр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, ил-җирләрен яклап, яу чапканнар, чит яуларга каршы торып, арысланнарча сугышканнар…
Һәм төньякның салкын туфрагын кочаклап, мәңгегә шушында ятып калганнар…
Дин өчен, ил-җир өчен шәһит киткән бу мөселманнарның урыннары җәннәттә булсын, Раббым, аларның рухларын шат кыл, туган туфракларына тезләнеп кылган догаларымны кабул ит…
Золотаревка урманы безне көзге җилдән моңлы шаулап, ак каеннарыннан алтын яфраклар коеп озатып калды…
Әйтерсең лә моннан йөзләрчә еллар элек тиңсез яуда шушы туфракка ауган, туфрак булган әрвахлар, мәңгелек йокыларыннан уянып, хакыйкатьне сөйләргә үзләре чыгып басканнар иде…
Мәңгелекнең үзеннән килгән бу өн, бу көзге моң минем күңелемдә озак яңгырар әле, озак озата барыр…
Пензага кайта торган юлда бер бер бистәгә игътибар иттем, ул Золотаревка янәшәсендә төзелгән химик коралларны юк итү комбинаты икән. Бөтен дөньяның химик коралларын, үлем коралларын, шакшысын бирегә китерәләр, диделәр. Шул сәбәпле, тирә-як халкы рактан кырыла, билгесез авырулардан газап чигә, күпләп үлә икән. Әйе, монда урыслар дошман күргән Чыңгыз хан, Батый хан, Үзбәк ханнар кирәкми, монда дәүләт үз халкын үзе кыра, татарның алтындай җирләрен, Золотаревкаларын үлем чүплегенә әйләндереп, Россия үз-үзенә үләт базы казый…
Пензага кайткач, мин милләттәшләрем белән дә борынгы тарих, Наровчат, Юлау, Золотаревкалар турында фикер уртаклаштым. Биредәге мишәрләрдән, “Сез кемнәр?” дип сорасаң, алар бик горурланып, “Без – татарлар!” – диләр. “Алайса нигә Алтын Урда татарларын түбәнәйтергә юл куясыз?” – дип сорагач, “Алар бит башка татарлар!” – дип җавап бирәләр. Халык тәмам буталып беткән – монда гомер буе яшәгәне дә шушы ук телле төрки-мишәр, басып алырга дип килгәне дә шушы ук телле төрки-татар – кем кемнән килеп чыккан, кем кемне дәвам итә – беркем белми. Аларның белемсезлегеннән җирле тарихчылар, хакимият бик оста файдалана, һәр татар авылын 17-18 гасырларда барлыкка килгән, дип документлар әзерләп биргәннәр, чөнки урыс архивларында татар исәбе шул вакыттан гына алына башлый. Шушыларга нигезләп, татарлар бу якларга моннан 300 еллар элек кенә килеп урнашкан килмешәкләр булып калалар. Кайдан килгәннәр, ник килгәннәр – анысына да тулы җавап юк, имеш, Темников морзаларына җир биргәннәр дә, шуннан иллеләп татар авылы барлыкка килгән. Алай була алмый ул! Аның морзасы да, авылы да бу якларда инде шушы Наровчат, Золотаревка, Бортас, Саван, Городище-Юлау заманнарыннан ук булган, алар бу шәһәрләрне ите-мае, икмәге, гаскәр белән тәэмин иткәннәр, бу калалар кебек, төрле чорларда төрле дәүләтләрнең составында булганнар, үзләрен, телләрен, диннәрен саклап, бүгенгә хәтле килеп җиткәннәр. Бу мишәр-татарлар – борынгы скиф, сармат, һун, кыпчак, болгар-бортасларның законлы дәвамчылары! Меңәр еллар буе биредә кала һәм салалар салып, дәүләтләр тотып яшәгән гаярь халык! Көчле халык! Булдыклы халык!

(Фәүзия Бәйрәмова. Мишәр Иле // Ачылмаган татар тарихы. – Казан, 2011.)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр