Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Оештыручылар “Бәллүр күл” – “Хрустальное озеро” икенче республика әдәби-сәнгати фестивалендә катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе, “Хрустальное озеро”-“Бәллүр күл” балык тоту ял базасы белән берлектә, 2021 елның 1 маеннан 1августына кадәр “Бәллүр күл – Хрустальное озеро” Икенче республика әдәби-сәнгати фестивален уздыралар

Фестивальнең быелгысы Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туып үскән Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин иҗатына багышлана һәм “Равил Фәйзуллин шигъриятендә туган ил һәм туган тел темаларының сәнгатьчә гәүдәләнеше” дип атала. Аның иҗатында туган илгә, аның табигатенә, туган телебезгә мәхәббәт хисе үзәктә тора.

Р. Фәйзуллин татар һәм рус телләрендә басылган илледән артык китап авторы. Күп кенә әсәрләре алман, поляк, француз, төрек, кыргыз һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Аның 1966-1973 елларда басылган “Аҗаган” (“Зарница”), “Монологлар һәм диалоглар” (“Монологи и диалоги”), “Мәрмәр” (“Мрамор”), “Наз” (“Нега”) китаплары ук татар шигъриятенә яңа төсмерләр һәм алымнар алып килүче шагыйрь килүен расладылар. Шагыйрьнең “Көрәшчеләр” (“Борцы”), “Гадиләргә гимн” (“Гимн рядовым”), “Сәйдәш” (“Сайдаш”) поэмаларында, шулай ук балалар өчен язылган “Рәсем ясыйм” (“Рисую рисунок”), “Күмәч пешерүчеләр җыры” (“Песня хлебопеков”) (1977), “Чәчәкләр үстерәм” (“Вырастим цветы”) (1979), “Паласны кем кагар?” (“Кто стряхнет палас?”) (1980), “Якты моң” (“Светлая грусть”) (1983), “Сәгать белән Сәгыйть” (1989) шигырьләрендә тирән ватанпәрвәрлек хисләре чагыла.

Аның шигърияте туган илгә, туган йортка, туган табигатькә мәхәббәт кебек һәркем өчен кадерле һәм якын булган күренешләргә багышланган. Р. Фәйзуллин иҗатының бу үзенчәлеге фестивальдә катнашучыларның фикер йөртү юнәлешен билгеләр дип уйланыла.

Шул ук вакытта фестивальне оештыручылар Р. Фәйзуллин иҗатына багышланган, аның белән диалогка корылган әдәби язмалар, әсәрләр иҗат ителүне дә хуплыйлар. Шуңа күрә фестивальдә катнашучыларның оригиналь әсәрләре дә кабул итәлә. Хезмәтләр һәм әсәрләр ике дәүләт телендә дә (татарча, русча)  булырга мөмкин.

Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләргә куела торган таләпләр:

-әсәрләрнең мөмкин кадәр сәнгатьчә эшләнүе;

-гомумкешелек әхлакый кыйммәтләр  мәсьәләләре күтәрелү;

-фестиваль темасына туры килү: табигать гүзәллеге тасвирлану; туган якның, республиканың һәм тулаем илнең мәдәнияте һәм тарихы чагылдырылу һ. б.

Фестиваль жюрие туган авылга, йортка, гаиләгә, елга-күлләргә, чишмәләргә, балык үрчетү, табигатьне саклау, әдәбият, сәнгать әһелләренә, хезмәт кешеләренә багышланган язмаларга һәм хезмәтләргә өстенлек бирәчәк. Балык Бистәсе җирлегенә караганнарына аерым игътибар ителәчәк.

Фестиваль конкурсы аерым номинацияләр буенча уздырыла.

18 яшькәчә булганнар өчен:

-Равил Фәйзулллин әсәрләрен сәнгатьле итеп уку.

18 яшьтән өлкәннәр өчен:

-әдәби иҗат: шигырь, проза;

-рәсем сәнгате;

-куллану әйберләре ясау осталыгы.

 

Фестивальдә катнашу түләүсез.

Заявкаларны әзерләү чыгымнары катнашучылар исәбенә.

Фестивальне уздыру урынына килү, тору, туклану чыгымнарын шулай ук катнашучылар үз исәпләренә күтәрәләр.

Заявкалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.

Бары тик аерым катнашучыларның эшләре генә кабул ителә (коллектив заявкалар каралмый).

Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнә.

Заявкаларны җибәрү өчен почта адресы: 420012 Республика Татарстан, г. Казань, ул. Муштари, 14. “На фестиваль Хрустальное озеро” дигән билге белән.

Электрон адрес: hrustal fest@mail.ru “На фестиваль Хрустальное озера» дигән билге белән.

Элемтәне Галимулин Фәрит Фоат улы тәэмин итә. Телефон + 7 917-909-61-77

Электрон адресы: hrustal fest@mail.ru

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева