Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нурлат шәһәрендә журналистларга, иҗат ияләренә багышлап һәйкәл ачыла

Үткен каләмгә – һәйкәл-стела

Тиздән Нурлат шәһәрендә нәкь менә журналистларга, иҗат ияләренә багышлап һәйкәл ачылырга тора. Быелның 9

июнендә оештырылуына 90 еллыгын билгеләп үтә торган “Дуслык” район газетасында һәм  җирле телевидениедә төрле дәвердә фидакарь хезмәт куйган каләмдәшләргә ихтирам, хөрмәт йөзеннән ул!

Былтыр ук инде олуг юбилейга хәзерлек уңаеннан, истәлек-хатирә өчен, һәйкәл сыманрак ниндидер билге-тамга кую турында сүз йөртте җирле журналистлар. Район җитәкчесе бу ниятне хуплап, һәйкәл күтәрү мәсьәләсен  һичсүзсез хәл итәргә алынды.

Шуның нәтиҗәсендә  редакция   булачак һәйкәлне  кемнең ничек, ни рәвешле күзаллавы , ниндирәк идеяне чагылдыруы турында  үз фикере  белән  уртаклашуын сорап, “ Дуслык” газетасы укучыларына  мөрәҗәгать итте. Һәм архитектура корылмасының эскизы күп санлы хатларга, ягьни җәмәгатьчелек  тәкьдименә нигезләнеп эшләнде дә.

…Туксан  яшьлек   “Дуслык” ельязмасын  актарганда, иҗаты монда  бөреләнгәнннән соң,  республикабызның  өлкән матбагасында эшләп дан казанган “үзебезнекеләрнең” җанга якын, таныш исемнәре еш очрый…  Мәрдегалләм Рафиков, Рәшит Зәкиев, Хәмит Мөхәммәтшин, Марсель Васильев, Наил Хәйретдинов, Минвәгыйз  Зәйнетдинов, Рифгать Әхмәтҗанов, Ислам Әхмәтҗанов, Илдус Зариповтай  асыл каләм ияләре  “Ватаным Татарстан”ның мәртәбәле үз хәбәрчесе дәрәҗәсенә үрләгәнче, яисә бүтән зур кәнәфи биләгәнче, нәкь  “Дуслык” та каләмен, өслүбен чарлаган, канат ярган, аның мөхәррире булган, башка җаваплы урын йөкләнгән мәгьлүм шәхесләр ләбаса. Касыйм Нигьмәтуллиннар, Ирек Диндаровлар, Мөҗәһит Шәйхетдиновлар кебек ике газетада бердәй активлык  язышканнары да байтак. Байтагы газетада эшләү белән бергә, киеренке хезмәт көненнән соң армый-талмый  каләм тибрәткән илһам ияләре, язучылар, берлек әгьзалары.   Минем үземә дә әлеге өлкән газетасына шул ук үз корреспонденты  вазифасына  күчкәнче, югарыда телгә алынган  олпат журналистларның, әдипләрнең кайберләре янәшәсендә, 20 еллап районкада яшь хәбәрчедән башлап  мөхәррир баскычларын үтәргә насыйп булды. “Шәһри Казан”, “ Татарстан яшьләре” кебек бүтән газеталарда да иҗат эшендә  “безнекеләр” сынатмаган.

Болары шулай. Республикабызда журналистларга сирәк куела торган истәлек билгесе – әлеге һәйкәл-стеланы бастырып куйганчы,  килешле күркәм урыны,  әйләнә-тирә мохитенә яраклашуы, ягьни мәсәлән, ахыр чиктә тиешле  табигать почмагында, шау яшеллек арасында булуы хакында да  кайгырту фарыз ич әле. Менә шуңа күрә узган шимбәдә генә мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗанов скверында “Журналистлар аллеясы”на нигез салырга дип җыелды да инде олысы-кечесе. Кемнәр генә юк иде монда! Газета, телевидение коллективлары, матбугат ветераннары, газетаның җирле хәбәрчеләре, просто газета алдыручы якын дуслар, мәктәп балалары. Күмәк көч күп күтәрә дигәндәй, ни арада рәт-рәт булып миләш агачлары тезелеп китте. Һәр утыртылган үсенте исемле, ягьни “хуҗасы” бар. Инде хәзер матур гына яфрак җибәреп, яшеллеккә күмелде куакларыбыз.

Журналистлар аллеясы үзәктә, матур урында, халык күп йөри торган төштә урнашкан. Һәйкәл дә шулай ук  һәрвакыт күз уңында торсын дип тырыштылар.  Ул газета-журналда эшләүче һәркемнең төп коралы- үткен каләм рәвешендә күзаллана, шул сурәтне стелага әверелдерә.  Сүз җаеннан әйтү урынлы булыр, журналистлар хөрмәтенә куелган, шуңа охшаш һәйкәлләр әлегә күп түгел, бу – республикабызда беренчесе, тәүгесе. Әлбәттә, “Идел-пресс” бинасы янындагы сугышта һәлак булган каләмдәшләргә багышлап куелганын санамаганда.

Һәм менә шушы көннәрдә  газетаның олуг юбилее алдыннан җирле журналистлар,язучылар,  район җәмәгатьчелеге янә шушы истәлекле бакчага җыйналдылар. Бу юлы инде әлеге һәйкәл-стела торачак постамент астына киләчәк буын коллегалар, иҗат кешеләре исеменә атап язылган хатны тантаналы төстә урнаштыру өчен.  Истәлек-ядкарь мөрәҗәгате салынган махсус тартманы чокырга кую хокукы матбугат ветераннарына тапшырылды. Аннары бу күркәм вакыйганы “ Дуслык” газетасы хезмәткәрләренең яңа язылган  гимны белән түгәрәкләп тә куйдылар.  Җирле композтор  Сәмигулла Рәхмәтуллин  язган ул җырны Нурлат сандугачы җырчы Фәүзия Кәлимуллина башкарды. Аңардан соң да теләгән кешегә үзенең иҗат җимеше белән таныштырырга мөмкинлек бар иде. Мин үзем  уртасында стела тергезеләчәк   шул өр-яңа  гөлбакчага, гомумән гүзәллек сөюче, хатер-хатирәне яд итүче   барлык якташларыма  багышлап шундыйрак шигырь  чыгардым. Ул ямьле аллеяда булып чын мәгьнәсендә  канәгатьлек кичергән һәркемнең  дә  уртак уй-фикерен үзенә сыйдырган дип ышанам.

 

Йөрәкләр күкрәве

Ни хозур! Бар җиһан шау яшел,

Чәчәккә төренгән барчасы!

Табигать бүләге сыман ич

Каләмдәш дусларның бакчасы.

Гап-гади үсенте генәме?-

Һәр яфрак йөрәкләр күкрәве;

Ташыган  самими хисләрнең

Куакка әверелеп дөрләве.

Илһамлы иҗат күк ургылып

Куаклар үрелә югары.

Һәм тиздән кошкайлар таушына

Күмелер аллея юллары.

Кичләрен саф җилдә гөжләве

Моң булып  җаннарны иркәләр;

Эсседән саклар ул чатырдай,

Күңелле булачак иртәләр.

Ә һәйкәл тын гына үткәнне

Хәтергә төшереп утырыр…

Бизәге төсле ул бакчаның,

Күңелгә якын да, мәгьрур.

Ешрак килегез бирегә,

Хозуры һәркемгә җитәрлек.

Бакчасы булсын ла гомерлек,

Һәйкәле гасырлар кичәрлек!

Рәсемдә: булачак һәйкәл-стела нигезендә.

Илдус Диндаров, язучы, журналист,

1980 нче елларда “Дуслык” газетасынының

мөхәррире вазифасын башкаручы,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар