АВТОРДАН КЕРЕШ СҮЗ
Мин бер яңалык та ачмам, мөгаен. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларның тылдагы авырлыгы, шул авырлыкны үз җилкәсендә татыган татар хатын-кызларының язмышы турында татар әдәбиятында язылмады түгел. Кайберәүләр, бәлки, әлеге чор тулы фаҗигаләргә гаҗәпләнүдән дә туктагандыр. Тик һәрбер язмыш үзенчә, кабатланмас. Бүген якты дөнья белән саубуллашып бетә язган буын тарихы белән танышканда, кеше психологиясенең сугыш ачып җибәргән саф, самими яклары белән бергә, хөсетлек, шәфкатьсезлек, азгынлык кебек сыйфатларның күплеген күреп шаккатасың. Алар бит дошманнарга карата түгел, үзенекеләргә карата күрсәтелгән: илдәшеңә, авылдашыңа, милләттәшеңә һәм, ниһаять, туганыңа, хәтта балаңа. Андыйларга каршы торырдай сабырлык, миһербанлылык, рәхим-шәфкать хисләре халкыбыз күңелендә гел табылып торган, шөкер.
Бу әсәрнең нигезендә реаль вакыйгалар ята. Алар миңа таныш булмаган, инде бакыйлыкка күчкән бер әбекәйнең истәлекләренә таянып бәян ителде. Аннан тыш интернетта булган сугыш чоры хатирәләре файдаланылды. Укучы шушы чорны ачыграк итеп күз алдына китерә алсын өчен, аларны кайбер эпизодларда әсәремә кертеп җибәргәнгә авторлар мине кичерерләр дигән өметтә калам.
***
Май аеннан да матур ай юктыр ул. Бөтен табигать, табигать белән бергә кешеләр дә яшәреп киткән кебек. Аңа гына түгел инде. Тиздән уку елы бетә! Каникуллар җитә. Шатланыр өчен моннан дә шәп сәбәп булырга мөмкинме соң?! Дөрес, каникулга хәтле дә май аенда календарь безне ял иттереп-иттереп ала. Башта Беренче май бәйрәме. Аның исемен безнең өйдә төрлечә әйтәләр. Календарьга карап, әти: ”Яз һәм хезмәт бәйрәме,” – ди. Әни: ”Без бәләкәй чакта бу көнне Карга боткасы пешерергә болынга чыга идек,” – ди. Миңа монысы ныграк ошый ошавын, тик хәзер болынга чыгып, ботка пешереп, берсе дә без бала-чаганың күңелен күрми.
Аннары 9 нчы Май. Монысының ни икәнен беләбез. Дөрес, күп әйбер аңлашылып бетми әле. Мәктәптә, ел саен апрель уртасы җитүгә, шушы бәйрәмгә әзерләнә башлыйбыз. Геройлар турында да искә төшерәбез, өлкәнрәк класслар, ветераннарны чакырып, очрашулар оештыра, бәйрәм көнне үтәсе демонстрациядә күтәреп йөрергә ак кәгазьдән чәчәкләр дә ясыйбыз.
Бәйрәм көнне клуб янындагы һәйкәл дә матурланган була. Без кайтып киткәндә, чәчәкләргә күмелеп кала. Ветераннар каршына басып, концерт куябыз да без, бала-чага, таралышабыз. Ә сугыш һәм тыл ветераннарын клуб эчендә әзерләнгән бәйрәм табынына алып кереп китәләр. Әби-бабайлар нишлиләрдер инде анда – белгән юк. Белер идем дә, тыл ветераны булса да, карт әбием Рауза соңгы елларда анда бармый. Ел саен клуб мөдире Фирая апа килеп чакыра югыйсә. Әби: “Рәхмәт балам, рәхмәт! Мин бара алмам инде. Ачуланма!” – диюдән узмый. Фирая апа ныграк кыстый башласа, булмаган авыруларын уйлап чыгарып, барыбер бармаска сәбәп таба. Ел саен шулай. Аңа әти белән әни дә барырга кушалар. Сәбәбен сорасалар: “Үзем беләм, сорамагыз,” – ди дә түр якка, үз “биләмәсенә” кереп югала.
Быел да шулай булды. Мин инде хәзер зур кыз. Сигезенче сыйныфны тәмамлыйм. Әби генә быел бик биреште. Күбрәк ятып тора. Өйдә кеше булмаганда, зал ягына чыгып, күзлеген кия дә саргаеп беткән дәфтәр битләренә нидер яза. Сорасаң, кеткелдәп көлә: “Бәет язам,” – ди. Укырга сорасаң бирми. “Бетмәде әле,” ди.
Быел бәйрәмдә без малайлар белән солдат киеме киеп, вальс әйләндек. Бик матур булды, диделәр. Үзебезгә дә ошады. Өйгә кайткач та, бәйрәм хисләреннән аерыла алмыйча, залны иңләп-буйлап, җырлый-җырлый, вальс әйләнеп йөрим:
С берез неслышен, невесом,
Слетает желтый лист.
Старинный вальс “Осенний сон”
Играет гармонист…
Хисләнеп китеп сизми калганмын: Рауза әбекәй чыгып карап тора икән. Аны да үзем белән ияртеп әйләндереп китмәкче идем, булмады.
– Иий, бакчы, ни булган бу балага? Канатым, әллә берәрсе башыңны әйләндердеме?
Битендәге һәр җыерчыгыннан хәйләкәр елмаю, җылы нур бөркегән карт әбиемнән берни дә яшереп булмый.
– Менә атьмим әле! – дим мин боргаланып. – Үзең бер дә яшерә-яшерә нәстә язганыңны миңа атьмисең.
– Белерсең, сабыем, озакламый белерсең. Барыгыз да белерсез. Шының өчен язам инде мин аны. Йә, әт инде, бәйрәмдә кемнәр бар иде соң?
Мин таныган-белгән әби-бабайларны саныйм. Әбекәем кайсының исемен әйткәндә хуплаган кебек, кемнедер әйткәндә ошатмыйча, башын селкеп тора, “Ул да бар идеме?” – дип кабатлап сорый.
– Сине сорадылар. “Нигә килмәде?” – диделәр.
Карт әбиемнең йөзеннән моңсулык дулкыны йөгереп узды. Яулык астыннан күренеп торган ак чәчләрен рәтләштергән булып, күзен дә сыпырып алды бугай. Аннары орчык хәтле генә гәүдәсе чаршау артына кереп югалды.
Карт әбием мин өйдә юк чакта, район үзәгендә җәйге лагерьда булганда, мәңгелекккә китеп барган. Өйгә мине карт әбиемне озатасы көнне генә алып кайттылар.
Болай да юка гәүдәле әбием бөтенләй кечерәеп калган кебек. Менә хәзер күзләрен ачар да: ”Әйдә, канатым, кура җиләкләрен җыеп керик әле, коела башларлар,” – дип әйтер кебек. Тик ул бүтән күзләрен ачмады.
Өлкәннәр сөйләшкәннән мин карт әбиемнең ниндидер язулар калдырганын белә идем. Балалыгым белән мин аларга әллә ни әһәмият бирмәгәнмен. Аның вафатыннан соң берничә ел үткәч, Кәүсәрия әбием миңа бер кәгазь төргәк бирде.
– Карт әбиең калдырды. Үләренә берничә көн калгач, мине үзе янына утыртты да:
– Кызым, син минем бердәнберем булдың. Бу дөньяда яшәвем дә синең өчен булды, сөенечем дә, көенечем дә син идең. Аннары – синең балаларың. Минем тормышым синең күз алдыңда үтте, рәхәт чакларыннан авыр чаклары күбрәк булса да, мин бу дөньядан Аллакаема шөкерана кылып китәм. Бәхетемне картлык көннәремә калдырган булган икән. Һәрбарчагыздан риза-бәхил. Соңгы үтенечем: менә бу язуларны теге татарча сөйли торган телевизорга илтеп бирегез. Анда минем күргәннәрем язылган. Син белмәгәннәре дә бик күп. Берәрсе, бәлки, китап язар, кино ясар. Дошманнар ул нимесләр генә түгел. Кайчан да булса, тылда михнәт чиккәннәрнең дә хәлен аңларлар әле, – диде. Шуннан соң ул күп тормады. Гел сине сорады. Ишек ачылган саен: “Минем наныем катьтеме әллә?” – ди иде. Күреп каласы килгәндер инде. Без дә синең кайтканны көтәрме әллә дигән идек тә бит…
* * *
Мин мәктәпне күптән тәмамладым инде. Кәүсәрия әбием дә китеп барды. Һаман Рауза әбиемнең әманәтен тормышка
ашыра алмый йөрим. Моның өчен аннан калган истәлекләрне үземә укып чыгарга, йөрәгем аша уздырырга кирәк. Хәзер дә саргаеп беткән дәфтәр битләрендәге Рауза әбиемнең истәлекләрен укып, аңларга тырышып утырам. Ул, мөгаен, аларны күптән, бик күптән яза башлагандыр. Кайбер битләре инде таушалган, кайбер вакыйгалар кат-кат язылган. Сызгаланган, төзәткән җирләре дә күренә. Күрәсең, сикәлтәле тормыш юлында чыгымчы язмыш аты Рауза әбиемне, сыртыннан төшереп калдырырга теләгәндәй, әле тегендә, әле монда селтәгәндер. Шул вакыйгалардан соң дистә еллар үткәч, карт әбием кулына каләм алгандыр.Хәтер җебен эләктереп, үткәннәренә сәяхәт иткәндә дә ул кайбер урыннарны тыныч кына узып китә алмаган: әле кәгазь битен ачы күз яшьләре белән чылаткан, әле язганын бозып атып, яңабаштан язарга тотынган. Аның авыр хезмәттән кәкрәеп калган кул бармакларына охшаш хәрефләре аша мин аның үзен күрәм сыман. Ул үзе турында сөйли, ә мин, аның туруны, Рауза әбием булып, узган гасырда яшим, ул булып сызланам, елыйм, ул булып кайгырам, түзәм, кайчагында шатланам да…
БЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР
ЯТИМЛЕК АЧЫЛАРЫ
Туганчы ук Аллаһы Тәгалә мине фанилыкта сабырлыгыңны сынармын дип әйтеп куйган булгандыр. Әткәй үзе 14нче елгы герман сугышыннан исән кайтса да, өч абыйсы, кияве чит җирләрдә калып туфрак булганнар. Ә бер абыйсын сәнәкчеләр, артыннан куып килгәннәр дә, салам эскертенә кереп качканын сизеп, саламы-ние белән ут төртеп яндырганнар. Бу – 1924нче елны булган. Әтинең сеңлесе Шакирә апа, ирсез калып, балалар үстерде.
1936 нчы елның кышы иде. Кеше күрмәгәндә, алласызлар мәчет манарасын кисеп төшерәчәкләр икән, дигән хәбәр таралды.Төнлә белән без дә урамга чыктык. Аркылы пычкы, балта белән манара кисүчеләрне җирдәге дистәләгән авыл кешесе каргап басып торды. Беркемдә якынрак килеп, аларны тыярга җөрьәт итмәде. Манара бирешергә теләмичә ыңгырашты, сызлангандай улады, аннары гөрселдәп җиргә ауды. Шунда әни аңын югалтып егылды. Ул, мөгаен, аңарчы да авырган булгандыр. Без, беребездән беребез бәләкәй дүрт бала, әни янында елап торудан ары нишли ала идек соң? Әнине Шакирә апа карады. Шул елны әни утыз ике яшендә, унбер, тугыз, җиде, дүрт яшьлек балаларын калдырып, вафат булды. Әниебез үлгәннән соң кечкенәбез дә озак яшәмәде. Мескен энебезгә тәрбия дә җитмәгәндер. Барыбыз да ачлы-туклы идек. Шулай итеп, әни иң беренче үзе янына нәни улын алды. “Интекмәсен!” – дигәндер инде.
Бәла ялгыз йөрми, диләр. Беркөнне әти манма суга баткан, дөресрәге, киемнәре бозланып шыкыраеп каткан килеш кайтып керде. Ул артельдә эшли, Казаннан Чистайга товар ташый иде.
– Балалар, харап булдык. Чак үлемнән калдым бит. Каманы чыкканда боз ярылып, ат товары-ние белән төпкә китте. Рәхмәт, иптәшләрем, дилбегә ташлап, үземне коткарып калдылар, – ди. Үзенең теше-тешкә тими. Без, балалар, әтигә сарылдык. Аннары, искә килеп, аның бозлы киемнәрен салдыра башладык. Үзебез елый-елый аңа:
– Әткәй, син булса да безне калдырып китмә инде. Синсез без нишләрбез?
– Әткәй, чишен тизрәк, чирләрсең бит!
– Безнең бәхеткә исән калгансыңдыр инде, әткәй, – дибез.
– Әй балалар, моның белән генә эш бетми шул әле. Без авылга кайтып керүгә, арттан бастырып раюннан килеп җиттеләр. Кәнсәгә кертеп бик озак сорау алдылар. “Нигә үзең исән калдың да артель милке су төбенә китте? Син – корткыч. Иптәшләрең белән сөйләшеп шулай эшләгәнсең”, – диләр. “Башыңны төрмәдә черетәбез”, – дип куркыталар бит, балакайларым.
Хаклы булган икән: әткәйне биш елга төрмәгә утырттылар. Суга баткан ат өчен өйдәге атыбызны, товарлар өчен сыерыбызны тартып алдылар.
Без, өч ятим, Шакирә апага сыенып калдык. Ул үзе бик көчле дә, мәрхәмәтле дә хатын иде. Үзенең тегү машинасында, иске киемнәрен кечерәйтеп, безгә киемнәр текте. Безне яклап, кайнанасы белән дә телгә килә иде. Ул күрмәгәндә, безгә каты-коты булса да ризык бирергә тырышты. Әти төрмәдә чакта без, ягарга утыныбыз булмагач, кышны аның янында чыга идек. Җәйне үзебездә яшибез. Мин көндез кем чүплеккә нәрсә чыгарып ташлый, шуларны карап йөрим, караңгы төшкәч, тула оек кисәкләрен, иске чабаталарны җыеп кайтам да төне буе шулардан аягыма берәр нәрсә әмәллим.
Мине Шакирә апа ун яшьтән эшкә урнаштырды, чөнки кырда эшләгән кешене бер тапкыр ашаталар иде. Шул ашауга кызыгып, сигез яшьлек энем дә миңа булыша иде. Эштән туктап торган арада җиде чакрымдагы урманга чабабыз. Балтырган, какы, юа җыябыз, әнис белән саз үләненең орлыгын авызыбызга тутырабыз, кычыткан, алабута – берсе дә бездән артмый. Чөнки без эштән кайтуга, авылга якын җирләрдә боларның берсе дә калмый. Шакирә апам – балачактан бирле безне үзенең канаты астына алып, үксез җаннарга җан җылысы биргән апам ул. Әтидән дә күрмәгән изгелекне аннан күрдек.
– Түзегез инде, балакайларым! Әтиегез исән-имин кайтсын дип теләгез! ди торган иде Шакирә апа. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Берәр вакыт безнең урамда да кояш чыгар әле!
АТЛАР ДА САГЫНА МИКӘН?
1941елның язында мине һәм авылдан берничә кешене Казан-Бөгелмә тимер юлын салырга җибәрделәр. Меңләгән кеше, йөзләгән ат карьердан таш чыгарды. (Тарихи белешмә. 1941 елда тимер юлның Казан – Бөгелмә сызыгы төзелә башлый. Аның маршруты Дербышки разъездыннан башланып, Биектау, Питрәч аша узып, Чулман елгасын Чистайдан 12 км читтә, Кубас авылы янында кичеп, Чистай, Каргалы, Яңа Чишмә, Кичү, Мәмәт, Писмән аша Бөгелмә янындагы Акбаш станциясендә Куйбышев тимер юлы белән тоташырга тиеш булган. Төзелеш эшләре сугыш башлангач та дәвам итә, 1942 елда гына туктатыла.) Таза ирләр кувалдалар, ломнар, киркалар, балталар, көрәкләр белән ташны ваталар, хатын-кызлар шул ташларны арбаларга төяп торалар. Без, уналты яшьлек кызлар-егетләр, юлга чыгарабыз. Килеп җиткән арбаны хатын-кызлар бушаталар да, ирләр шул ташларны вак ташлы ком белән бутап, юлга тигез итеп җәяләр. Эшебез бик авыр. Әле буыннары да ныгымаган балаларга көн буе эшләүнең газабы яшьлек белән генә сизелмәгәндер. Дөрес, ашата иделәр. Безгә бу тимер юлның кирәклеге турында гел аңлатып тордылар. Тырышып эшләмәсәк, Сталин сүзен тыңламаган, матур киләчәк төзүгә аяк чалган булып чутланасың, диделәр. Кирәген кирәк булгандыр ул. Тик колхозчыда булган корал, колхозлардан алып килгән мескен атлар белән генә ерак китеп булмый шул. Кичкә бөтен буыннар сызлый, уч төпләре башта канап интектерде, аннары бирчәеп катты. Шулай да Каманың теге ягында тимер юл үтәсе юлларны (ничә чакрым булгандыр) салдык. Кайда ун, кайда егерме метрдан биегрәк валлар күтәрдек, калку урыннарны кистереп тигезләдек.
Авыр хезмәт иң куркынычы булмаган икән әле. Кар эреп бетүгә җибәргәннәр иде, 22июнь көнне төшке ашка китәр алдыннан: “Сугыш башланган!” – дигән хәбәр килде. Китте елаш, ыгы-зыгы. Мәхшәр купты. Эшне туктатып, безне мәйдан кебек җиргә җыйдылар. Участок начальнигы калкулыкка менеп басты. Исәнләшеп-нитеп тормый гына сүз башлады:
– Сугыш төрле саботажга сәбәп була алмый, иптәшләр. Берегез дә беркая таралмый. Өйләрегезгә кайтып китү турында онытыгыз. Туган елы 1905нче елдан башлап, 1918 нче елга кадәр булган ир-атлар военкоматка барырга тиеш. Хәзер үк. Нишләргә кирәген анда аңлатырлар. Ә калганнарыгыз бөтен эш кораллары, атлар белән бергә Мәскәү янына окоп казырга җибәрелә.
Мәйдан аның сүзләрен каплап гүелдәргә тотынды:
– Киемнәр теткәләнеп бетте. Шул килеш җибәрәсезмени? Анда безне кем көтә?
– Хет өйдәгеләрне күреп, китәселәрне озатып калырга рөхсәт итегез! Бәлки, соңгы күрешү булыр.
Участок начальнигы башта кулын күтәреп халыкны тынычландырырга тырышып карады. Куркыныч хәбәрдән һәм билгесезлектән ярсыган кешене алай гына туктатып буламыни!?
– Молчать! Дошман сезнең елый-елый солдат озатканыгызны көтеп тормый. Сезнең анда бүген булуыгыз, менә хәзер китүегез кирәк. Немец бүген анда, иртәгә Мәскәү янында булырга мөмкин
(Бу сүзе өчен ул бик үкенәчәк әле. Аны “Совет властена каршы пропаганда алып бара, аның көченә ышанмый”, – дигән яла белән кулга алганнар. Ахырда эзсез югалган.) Аны бүген туктатырга кирәк. Шуңа күрә сезне кичекмәстән Мәскәү астына окоп казырга җибәрергә приказ булды. Һәм бу приказны берсүзсез үтәячәкбез!
Безне бөтен арбаларыбыз, атларыбыз белән бергә товар ташучы вагоннарга төяп алып киттеләр. Башта атларны берничек тә вагонга кертә алмадык. Чөнки “Аналарына комачаулыйлар!” дип, колыннарны аерып калдырмакчылар иде. Аналар һич кенә дә балаларыннан аерылырга теләмәделәр. Менә ул балага карата бөек мәхәббәт! Мин баласын ташлап киткән аналар турында ишетсәм, гел шул атлар күз алдына килә. Ничек кенә тырышсалар да, аларны колыннарыннан аерып вагонга аяк бастыра алмадылар. Тайлар елый, атлар елый, аларга кушылып без елыйбыз! Адәм балаларына мәрхәмәтле булырга хайваннардан өйрәнергә кирәк! Ахырда, алдан тайларны, аннары атларны керттеләр дә, аннары ничек кирәк алай, тайларны чыгарып җибәрделәр.
Барабыз, барабыз… Вагонда эссе, тынчу. Әле һәркайсы үз уена чумып утыра, нидер уйлый. Әле алда нәрсә буласын гоманлап сөйли башлый. Барыбызның да яхшыга өметләнәсе килә. Берәрсе куркынычрак фараз әйтсә, тизрәк:
– Авызыңнан җил алсын! Тфү-тфү дип әйт, – дип, аны туктатабыз.
– Кызлар, бер атна барабыз бит инде. Кайчан килеп җитәбез инде бу Мәскәү дигәненә?
– Туктамыйча булмыйдыр шул. Сугышка солдатларны алып китәләр. Аларны үткәреп җибәрмичә буламыни?
– Әйе, кичә дә танклар төяп ике состав узып китте.
– Кайсы станциядә вагоннан чыгарга рөхсәт булыр икән? Атларның су эчәсе килә. Бөтенләй хәлсезләнеп бетәләр бит болай булса.
Минем Адюрым да авырый. Авыз-борыны чабырып чыкты. Бертуктамый ыңгыраша. Әллә авыртынудан, әллә колынын сагынудан.
– Атлар да сагына микән ул, кызлар?
– Ничек сагынмасын, күрдегез бит аерылмас өчен ни генә кыланмадылар.
– Кызлар, минем Адюрымны беләсез бит: гәүдәсе дә ике ат хәтле, ике ат хәтле эшли дә. Безнең авылда берәрсе зарлана башласа: “Адюр хәтле башың белән шыңшып утырасың”, – диләр.
– Менә шундый атны да сагыш җиңде, диген.
– Рауза, ул бит сине генә тыңлый. Ир-атларны да бар дип тә белми.
– Соң, ул бит безнеке, кызлар! Үзебез карап үстергән ат. Колхозга тартып алдылар, тик тыңлата алмадылар. “Бандит” кушаматы тагып куйдылар.
МӘСКӘҮ ЯНЫНДА
Мәскәү янында безне урман чыгару эшенә куйдылар. Утыз яшьлек хатыннар кул пычкысы белән урманны кисәләр дә безгә төяп җибәрәләр. Халык окоп казый. Илле яшьлек ирләр китергән агачлардан блиндажлар, землянкалар төзиләр, окоплар ныгыталар.
Мине Гөлҗиһан исемле кыз белән бер рус карчыгына торырга керттеләр. Гөлҗиһан – Донбасстан. Русчаны су кебек эчә. Кайткан саен хуҗа карчык бездән:
– Детки! Эштә нәрсәләр сөйлиләр? Сугыш бетә димиләрме? – дип сорый.
– Нинди бетсен, ди? Торган саен якыная гына. Ишетмисеңмени, бабуля, туп шартлаган тавышлар монда кадәр ишетелә бит, – ди Гөлҗиһан.
– Мылтык, туп тавышларыннан куркып атлар сикереп куя, – дип, мин дә өстәп куям.
– Атлар гынамы? Үзебез дә белгән догаларыбызны укыйбыз. Руслар Гитлерны каргап чукынып куя.
– Болай гына соравым инде, детки. Һаман да яхшы хәбәр ишетәсе килә бит, – дип уфтанып куя хуҗа карчык.
Гөлҗиһан ничектер олы кешене бик санлап бетермичә сөйләшергә ярата торган кыз иде.
– Һи! Сиңа нәрсәсе? Үз өеңдә торасың. Эш кушкан кеше юк, – димәсенме.
– Хикмәт эш кушудамынииии? Менә сез дә урамда түгел, өйдә торасыз. Үзегезнеке булмаса да. Аңа карап кына сугышның авырлыгы кимеми бит. Минем ике улым фронтта. Киткәннән бирле бер хәбәрләре дә юк. Тиз генә бетмәсен белсәм дә, өметләнеп сорыйм инде. Патшалар сөйләшеп тизрәк туктатмаслар микән дим.
– Тиз генә бетмәс әле ул. Атларны саклап кунганда, “Хәзергә көннәр җылы. Суыта башлагач нишләрбез икән?” – дип уйлый башлаган идек инде. Бер рәхимле бәндә табылды. “Балалар, төнлә атларыгызны үзем карармын, сез йоклагыз!” – диде. Без төнлә ат сакларга йөрмәячәкбез моннан соң, – дибез. Күңеле нидер сизгәндәй, әбиебез:
– Шулай әйткәнчә генә булса ярый да… Хәзер кешеләргә дә ышаныч юк. Атларыгызга зыян салмаса ярый инде, – диде нигәдер.
Ул хаклы булып чыкты. Теге абзый төннәрен безнең атларның солысын алып үзенең атына ашата икән. Шуңа аның аты хәлле. Ә без норманы үти алмыйбыз. Безгә көнгә чирек ипи бирәләр, аңа – яртыны. Аны мактыйлар, ә безне ялкаулар дип сүгәләр.
Берничә көннән Гөлҗиһан белән безнең юллар аерылды. Анысы болай булды: Гөлҗиһан, әби көтү озатырга киткәч, әбинең калган ризыкларын ашый икән. Ә мин йоклыйм. Әби кич белән кайткач: “Кайсыгыз минем ризыгыма кагылды, девки? Мин сезне үз балаларым кебек күрдем. Фатирга кертеп, түремә үткәрдем”. Ә сез?” – ди икән. Мин бит барысын да ныгытып аңлап бетермим. “Рауза ашагандыр, мин күрмәдем” ,- ди икән Гөлҗиһан. Әби миңа акаеп кычкыра. Мин, аптырап, Гөлҗиһанга карыйм, ә ул бер нәрсә дә аңлатмый. Беркөнне бригадир миңа иртәнге өчтә килергә кушты. Әби мине уятып җибәрде. Гөлҗиһан минем киткәнне белмичә калды. Иртән әби көтү куып кайтса, ашарына юк. Әби шунда кем гаепле икәнен аңлап алган да Гөлҗиһанны куып чыгарган. Үзебезнең татар кызлары арасында да шундыйлар очрады.
Ә бу хәлләрдән соң әби миңа карата үзгәрде: кайтуыма юынырга, керләремне юарга җылы су әзерләп куя торган булды, үзеннән калган ашауларын да бирә башлады. Тормышымда, шөкер мәрхәмәтле кешеләр очрап торды. Әгәр алар булмаса, мөгаен, бу көнгә кадәр яши дә алмаган булыр идем. Бу рус карчыгына мин хәзер дә рәхмәт укыйм, догамнан калдырмыйм.
Бүгенгедәй хәтеремдә: бер иртәне ипләп кенә мине уята:
– Доченька, тор әйдә. Бүген күрше хатыннар җиләккә баралар. Син дә шулар белән бар. Ашарыңа булыр.
– Син, нәстә, бабушка, – дим ,- эшкә чыкмасам, мине бит үтерәләр. Мин атлар башында, минем юклыкны шунда ук сизәчәкләр.
– Анда кеше күп, бер генә көн синнән башка да эшләрләр. Мин синең бригадирыңа авырыйсың дип әйттем инде. Бар, курыкма. Болай ачка үләсең бит. Көн дә бер стакан җиләкне ипи белән ашасаң, хәтсезгә җитә әле ул. Безнең күршеләр берәр чиләк җыялар. Син җитез бала, алай гына син дә җыярсың, – ди, ике уйларга ирек куймыйча, әбием.
Әби дөрес әйтә. Төшке ашка биргән бер тәлинкә аш, бер калак борчак боткасы, бер стакан чәй белән генә әллә кая китеп булмый. Эш авыр. Татарстаннан килгән күп кенә кызлар, йоклаганда ипи талоннарын урлатып, бөтенләй коры сөяккә калдылар. Бик күбесе ачтан үлде.
Окоп казу эшләре беткәч, атларыбызны алып калып, үзебезне кайтарып җибәрделәр. Ә егетләрне учениегә алып калдылар. Сугышка әзерлиләр. Бергә эшләп, якын кешеләр булып беткән егетләр белән бик авырдан аерылыштык. Кайбер кызлар егетләр белән ныгытып дуслашырга да өлгергәннәр иде. Яшьлек – җир йөзендә нәрсә актарылып ятса да, яшьлек бит инде ул! Аларга аеруча кыен булды. Күңелләре белән мәңгелеккә аерылышуларын белеп, шулай да күрешергә өмет итеп аерылышу иде бу.
Утыз биш кыз туган якларга кайтып киттек. Төгәл өч ай кайттык. Көндез поездлар йөрми, төнлә генә кайтабыз. Сугышка баручыларны, фронттан яралыларны ташучы поездларны үткәреп җибәрәбез. Юлда ниләр генә күрмәдек. Яралы солдатларны бер поезддан чыгарырга ярдәм итәбез, яраларын юып, икенче поездга кертешәбез. Шуның өчен азрак ашарга да бирәләр. “Кызлар, калыгыз, кием дә бирербез, ашатырбыз да”, – дип үгетләделәр. Күрәсең, безнең хәлләр аларныкыннан да яманрак икәне күренеп торган. Ә без: «Авылны сагындык!” – дип кайтып киттек.
***
Беренче дәфтәр шунда тәмам. Мин укыганнарымнан алган тәэсирләр чолганышында утырам. Рауза әбием бу хәлләрне кичергәндә миннән берничә яшькә кечерәк тә булган бит. Шушы яшенә кадәр авылыннан чыкмаган, русчасы да такы-токы булган, тормышны – хәйләсез, кешеләрне самими итеп кенә күрә белгән татар кызы. Ничекләр түздең икән син?!
Кайберәүләр мине Рауза әбиемә охшаталар. Сүзләрендә, бәлки, хаклык та бардыр. Мин үземне аның урынына куеп карыйм да: “Ә мин әбием кичергәннәргә түзә алыр идем микән?” – дим. Картлар әйтмешли, рәхәтлектән бозылган буын баласы бит мин! Бер караганда, яннарында автоматын терәп, фашист та тормый, баш очыннан пулялар да очмый. Ә шулай да… бик авыр булгандыр. Нигә…? Эш авырлыгыннан гынамы? Ач-шәрәлектән генәме? Башыма килгән фикерне хәзергә әйтми торам әле. Бәлки, мин ялгышамдыр. Шулай гына булсын иде. Мин икенче дәфтәрне укый башлыйм.
ИКЕНЧЕ ДӘФТӘР
АВЫЛДА ӨЧ КӨН
Унбер кыз авылга кайтып егылдык. Юлда өч кызыбыз үлеп калды. Аларның мәетләрен станцияләрдә бер-бер артлы вагоннан алып чыктылар. Кайларда ничекләр күмелгәннәрдер инде ул мәрхүмәкәйләр!? Бер авыл туфрагында аунап үскән, ничә ай бергә эшләгән, сер бүлешкән кызлар, әле яшәргә дә өлгермәгән, сабыйлыктан чыгып кына баручылар иде бит алар! Кайткач, ата-анасына ниләр әйтербез?
Ачлыктан хәлсезләнгән гәүдәбезне сөйрәп, аннан да авыр кайгы күтәреп авылга кайтып кердек.
Кайтып җиткәнче, әби киендереп җибәргән киемнәр, чабаталар теткәләнеп бетте. Авылга кайтып өс-башны бөтәйтү турында артык хыялланмасам да, бу кадәр үк булыр димәгән идем. Өйгә кайтып керсәм, илле бер яшьлек әтине Златаустка хезмәт армиясенә, апамны Шәмәрдәнгә урман кисәргә, энемне ФЗУга җибәргәннәр иде. Төрмәдән кайткач, әти өйләнергә өлгергән иде. Өйдә авырлы үги әни. Кычкырып еладым. Җанына да, тәненә дә җылылык эзләп кайткан уналты гына яшьлек кыз бала бит мин! Кая барып сыеныйм!?
Минем бердәнбер сыеныр кешем һаман да шул әтиемнең сеңлесе Шакирә апа иде. Аның улы Габбасны да сугышка алганнар.
– Ил белән күрәбез, балам, сабыр бул! – ди Шакирә апа.
Авылда озакка калырга туры килмәде: без кайтуга, торф чыгарырга чакырып, повесткалар килгән иде инде. Калудан мәгънә дә юк. Монда хәлләр тагын да авыррак. Авыл тып-тын. Карт-коры, бала-чага, әзрәк хатын-кызлар һәм сугышка яраксыз ирләр генә. Авылда ачлык-ялангачлык. Кызларның 1923-24нче елгыларын сугышка алып бетергәннәр.
Кичтән Сафифәләрнең мунчасын ягып кердек. Аннары егетләрне сугышка озаттык.
Егетләр, гармун белән җырлап, урам әйләнделәр.
Китәм инде, китәм инде,
Китәм инде, каласың.
Мин киткәчтен кемнәр сөяр
Син сандугач баласын.
Безнен авыл – зур авыл,
Килә кыйбладан давыл.
Алдагысын белеп булмый,
Их! Хәзергесе бик авыр.
Килче иркәм, җиләк бирәм,
Җиләктән кайтып киләм,
Синең нурлы йөзләреңне,
Мин тагын кайчан күрәм?
Без китәбез иртәгә,
Шинель салып җилкәгә.
Китмәс идек иртәгә
Сукылар тия теңкәгә.
– Их, кызлар, каласыз бит Пута Салихларына!
Янымда сөйгән егетем Мөхәммәт. Ул да иртәгә китә.
– Рауза, мәгәр берәрсен үзеңә якын җибәргәнеңне ишетсәм… Үзең беләсең… – дип мине шытырдатып кочаклый.
– Иий, Мөхәммәткәем, күңелеңә дә кертмә андый уйны. Миңа синнән башка берәүнең дә кирәкмәгәнен үзең дә беләсең бит инде. Син исән-сау йөреп кайт. Ходайдан көн дә ялварып сораганым шул булыр. Мин көтәрмен, син кайт кына! – дим аңа тагын да ныграк сыенып.
– Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Өй түбәсе калайга.
Җанкисәкләр, каласыз бит
Шул селәгәй малайга.
Җырның монысы яшьрәк егет-малайларга ошап бетми.
– Нигә алай әтәсең инде, Зариф әзи? Сезнең арттан безгә дә цират җитәр.
– Курыкмагыз, без аларны күз карасыдай сакларбыз. Ызбаларыннан да цыгармабыз. Үзебездән башка берәүне дә якын китермәбез.
– Матри аны, малай, Гелүзә апаңа якын киләсе булма! Кайтып артык-портык зирләреңне кыцыткан белән… Әпәй сәндерәңә менеп кенә калмам…
– Юк-юк! Багарга да рөхсәт сорап кына…
Шулай аерылу ачысын уен-көлке астына яшереп, кич узды. Иртән аларны озатып калдык. Күбесеннән мәңгелеккә аерылдык. Егетләр белән бергә моңарчы бронь белән калган тракторчы Мәхмүт абый да китте. Соңгы минутка кадәр нык кына булып йөрде үзе. Атлар кузгалып киткәндә, гармунны каерып ачты да сузып җырлап җибәрде:
Аклы ситсы күлмәгеңне
Көн дә киеп каралтма.
Мин китте дә бетте диеп,
Балаларны таратма…
Берсеннән-берсе вак балаларының кайсын күтәреп, кайсын итәгенә сыендырып басып торган хатыны аһылдап елап җибәрде. Аның өзгәләнеп елавына бөтен хатын-кыз җәмәгате кушылды. Шушы үксү тавышы астында китүчеләр авылдан чыгып киттеләр.
ТОРФТА ЯКИ СУ КЫЗЛАРЫ
Тарихи белешмә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ягулык буларак кулланылган торф чыгаруның әһәмияте нык арта. 1942нче елда халыкны торф әзерләү эшләренә мобилизацияләү турында халык комиссарларының 260 нчы карары чыга. Бу эшләргә хезмәткә яраклы колхозчылар, 16 яшьтән 55 яшькә кадәрге ир-атлар, 16-45 яшьлек хатын-кызлар җибәрелергә тиеш була. Һәрбер авылга, колхозга ничаклы кеше җибәрелергә тиешлеге турында «разнарядка» килә. Дәүләт Оборона комитетыннан килгән документ буенча, бу карар үтәлмәгән очракта, һәркемнең җавапка тартылачагы кисәтелгән.
Ир-атлар сугышта, колхоз эшләрен алып бару, гаиләләрен туендыру хатын-кызлар өстендә. Карарны үтәргә яраклы булып яшьләр кала. Туган авылларыннан читкә чыкмаган, бер авыз урысча белмәгән яшь кызлар һәм ир балалар шушы эшкә алына.
Авылдан 1925-27нче елгы унбер кыз торф чыгарырга киттек. Юлга чыкканда, Һәдиянең әнисе кырык кабартма пешереп, киптереп: “Кызым, һәркөн берсен аша!” – дип җибәргән. Алар хәллеләр шул. Әтисе дә ничектер сугышка китмәгән. Бригадир булып эшли. Үзен ничек торфка җибәргәннәрдер. Һәдиягә шуннан “Кырык кабартма” дигән кушамат ябышып калды. Менә бит ул ятимлек! Адым саен үзенең кара шәлен синең өскә ябып, кем икәнеңне искә төшереп тора.
Бер атнадан Мәскәү янына килеп җиттек. Минем үземне генә бер әбигә керттеләр. Эре гәүдәле, акрын гына атлап йөри торган рус карчыгы иде ул. Калын тавышлы. Күп сөйләшми. Әйтсә, берәгәйле әйтә.
– Әллә синең әниең юкмы? – диде әби, өйгә кереп бераз вакыт узуга.
– Юк шул.. .- дим.
– Күренеп тора! Күзләрең моңсу. Үземнең янга ятарсың. Идән бик салкын.
– Рәхмәт инде, әбекәй! – дим күңелләрем тулып. Күзгә мөлдерәп яшь тулды. Мондый мәрхәмәтле карашка өйрәнгәнмени мин! Авырлык, кырыслыкны күтәрә алам – йомшаклык күрсәм җебим дә төшәм.
– Иртәгә эшкә киеп барырлык киемнәрең бармы соң?
– Менә, бары-югы шушы.
Әби минем киеп килгән киемнәргә күз салды да теше сызлаган кеше кебек йөзен чытты.
– Болар белән торфта эшли алмассың шул, балакай. Әле син белмисең. Каторга хезмәте ул. Ярар, булган кадәре иске киемнәремне бирермен. Ә аягыңа… Ярар, берәр нәрсә уйлап табарбыз.
Минем җылы киемнәрем дә барлы-юклы иде шул. Бер-ике көн үтүгә, авылдан киеп килгән итегемнең табаны төшеп калды. Сыек торф измәсеннән таба да алмадым. Әбием икенче көнгә миңа бераз гына киелгән кирза итекләр күтәреп кайткач, сөендем дә, аптырадым да.
– Әбекәй, каян алдың боларны? Минем бит түләргә бер тиен дә акчам юк.
– Кирәкми акчаң. Мин аларны синең теге начальникларыңнан – тыл күселәреннән алдым.
– Мондый итекне ничек ала алдың соң, әбекәй? Әйбәт бит әле бу. Акча түләгәнсеңдер бит.
– Нинди акча? Бригадирны сугып ектым да, итеген салдырып, сиңа алып кайттым.
Бу сүзләрне ишеткәч, мин бөтенләй курка калдым. Итекләрне танып алып, караклыкта гаепләсәләр? Минем уйларымны куркынган күзләремнән укыды, ахры.
– Алай-болай кыерсыта башласалар, үземә әйт. Мин аларның күрмәгәннәрен күрсәтермен, – ди әбием.
– Әбекәй… Син минем Адюрым кебек бернәрсәдән дә курыкмыйсың икән.
– Кем соң ул Адюр? Егетеңмени?
– Юк инде. Безнең Адюр кушаматлы ат бар иде. Башта артельгә тартып алдылар. Аннары сугышка. Ул миннән башка берәүне дә тыңламады, берәүдән дә курыкмады. Син дә аның кебек.
Әби дөрес әйткән. Торф әзерләү эшләре ел әйләнәсе диярлек (9 ай) бара. Кышын, җир туңдыргач туктап, март аенда яңадан башлана икән. Шулкадәр авыр, шулкадәр авыр – әйтеп аңлата торган түгел. Көненә 12-14 сәгать, кайчагында 16шар сәгать эшлибез. Көрәк белән торф казыйбыз, балталар белән карьер ачабыз. Өске катны алгач, төрле агачлар чыга, аннан соң гына ныклы торф күренә. Өченче кат торфны казуы бигрәк авыр була торган иде. Юеш торф кисәкләрен кибәргә өябез. Күп вакыт сыек торфны билдән, хәтта күкрәктән ерып йөрергә туры килә. Безгә резин киемнәр дә бирәләр. Тик барыбыр ул гына коткара алмый, бөтен гәүдә су була. Төнлә катырган апрель я октябрь иртәләрендә су эчендә ничек салкын булганын үзе шунда булмаган кеше күз алдына да китерә алмый. Карьер ача торган кызларны шуңа күрә “Су кызлары” дип йөртәләр иде. Тик нихәл итәсең? Бары тик түзәргә генә кала. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Сулы торф бик авыр. Эчләр суырылып килә. “Ничекләр бала табарбыз инде?” – ди торган идек. Шул чагында ук эчем бик нык авыртып калды. Мин әле аның бу вакытта гомерлек чирем буласын аңлап бетермәгәнмен. Торфны кәрҗиннәргә салып, вагоннарга төйибез. Хатыннарның буыннары сызлый. Эчке әгъзаларына салкын тиеп газапланалар. Норманы арттырып үтәргә тырыша идек. Безне гел йә дәртләндереп, йә ачуланып торалар. Начар эшләсәң, немец тегермәненә су коясың, имеш. Норманы арттырып үтәсәң, өстәмә 300 грамм ипи бирәләр. Кайчагында шуны сатып, акчасына кирәкле әйберләр алабыз. Такы-токы булса да, ашханәдә ашаталар, көнгә 800 грамм ипи. Ашата дигәннән, ашау дисәң хәтерең калыр: бер чүмеч сыек шулпа; анда бер-ике тамчы өресе, берәр калак ниндидер ярма булырга мөмкин; аннан бер-ике калак ботка һәм чәй. Анысы да кайчагында гына баллы була торган иде. Кырда эшләгәндә%
Фронт сызыгының бездән ерак түгеллеген чамалыйбыз, чөнки самолётлар бик якын үтә, кайчагында шартлаган авазлар да ишетелгән кебек булып, безнең котны очыра.
Мин, әйткәнемчә, бәхетемә, әбидә тордым. Салкын баракларда торучылар да булды. Утызлап, зуррак баракларда хәтта йөзләп кеше яшәде. Урын-җирләре саламнан. Үзләре чыгарган торфны баракка алып кайтып ягалар, үзенең кызуы яхшы чыга. Тик кеше күп булгач, бөтен кешенең дә киеме кибәргә өлгерми. Иртән шул юеш киемне киеп эшкә чыгарга кирәк. Атнага бер тапкыр мунчага бару (ул вагонда) каралган, аның исемлеген көнләп язып куялар. Сазлык суы керне бик агарта иде. Шуңа да карамастан беткә, кандалага баттылар мескеннәр. Кайда ачлык, кайда хәерчелек – алар шунда бит инде.
Без анда төрле милләт кызлары идек. Дус эшләдек. Бары – бергә, югы уртак булды. Кемнең кемлеге аның кайсы милләттән булуына карамый шул. Дөнья булгач, җүнсезләре дә, яхшы кешеләр дә очрап тора. Беркөнне баракта торган безнең кызлар янына таныш түгел кеше килеп кергән.
– Татариядән Фәлән авыл кызлары монда тора дип әйткәннәр иде, – ди икән. Ул фәлән авыл кызлары баракта табылмаган. Шулай да безнең кызлар,”Якташ икән бит!” дип, хәзинәдәгесе белән чәй әзерләп, кунак итеп чыгарганнар моны. Чыгып киткәч, читтән карап торган бер кыз әйтә икән:
– Әйберләрегезне барлагыз әле. Күзләре бик шикле иде бу кешенең. Куллары да сөйләшкән чагында гел урын-җир астын капшап кына торды.
Чынлап та тикшереп карасалар, ятак астына яшереп куйган барлы-юклы акчалары, әйберләре югалганы ачыкланган. Чыгып йөгергәннәр дә йөгерүен, тик “якташтан” җилләр искән инде.
Без көз, кыш һәм яз көне торф чыгарабыз да, җәй көне шуны киптереп, вагоннарга төяп озатабыз.
Шунысына гаҗәпләнәм: торф чыгарган урыннар тирәсендә авылларда нәкъ безнең кебек кызлар-хатыннар да бар иде. Нигә аларны бу эшкә кушмаганнардыр? Әллә кайдан кеше китертеп, өеннән аерып газаплаганчы.
Мондый хәл булганы хәтердә. Бервакыт без торган бистәгә күршедәге колхоз рәисе килде
– Кызлар, сезнең тырышлыкны белеп, үтенеч белән килдем. Быел уңыш яхшы, безгә урак урырга килмәссез микән, игеннәр әрәм була бит, – ди.
– Безгә торф нормасын тутырырга кирәк бит, – дибез бер-беребезгә карашып.
– Беләм инде. Ял көннәрендә, дим. Зинһар! Үскән ризыкны черетмәскә иде бит. Эшләгән өчен ашатырбыз, бераз ризыгын да бирербез.
– Безнең ял көннәре дә юк. Үз авылыгыздагы кешеләр эшләмимени? Без аларның өлешенә кергән булып чутланырбыз бит. Ашатсагыз, алар да эшләр.
– Үз кешеләребез дә бар инде. Тик сезнең хәтле эшли алмыйлар шул алар. Үзләренең яшелчә бакчаларында казыналар. Татар кызларының эшчәнлеген белеп килдем мин.
Туйганчы ашыйсы килү җиңде. Шулай торфка китеп, колхоз эшендә дә йөрдек әле без. Кайда авыр хезмәт – шунда татар кызлары булды. Имгәнүчеләр дә, гомерлек чир алучылар да, үлеп калучылар да күп булды. Аларның хисабын кем белә? Безне анда меңәрләп кенә санадылар. Немецлар басып алган җирләрдән килүчеләр дә күп иде. Бигрәк тә 1942нче ел авыр булды.
Арабызда авылдагы хәлләрдән качып килүчеләр дә бар иде.
– Мин фермада сыер сава идем, – дип сөйләде Мөнҗия исемле кыз.
Авыл кызлары белә инде салкын фермада ярымач сыерларны савуның “рәхәтлеген”. Ел буена бер көн ял итмичә, иртә-таңнан көн дә эшкә бар!
Мөртәт ферма мөдире бәйләнә генә бит:
– Нигә сөтең башкаларныкыннан аз? Өеңә ташыйсыңдыр әле, – ди. – Бер эләктерәм әле мин сине! – ди.
Бу сүзләрдә хаклык та бар иде. Өйгә ташымасам да, урын өстендә ятучы апамның ике кечкенә баласы кеше күрмәгәндә яныма килеп бераз сөт эчеп китәләр. Мөдир күрмәсә ярар иде, дип бик нык курыксам да, сабыйларны да ачтан үтереп булмый бит. Күпме генә эчерә идем инде, Ходаем! Сөтнең азлыгы бөтенләй алар эчкәннән түгел, сыерларның ачлыгыннан, миндә күбрәк яшь таналар булудан иде югыйсә. Аңлатып та карыйм. Юк, үз туксаны туксан. Сугышка бармас өчен бер күзенә зыян салып, авыл хатыннарына хуҗа булып яшәгән мөртәт тәки бер көнне тотты бит. Килгән шәпкә балаларны сугып екты. Үзем-үзем инде, түзәргә өйрәнгән. Апам, аның балалары жәл. Мескен сабыйларны:
– Бүтән эзегез булмасын монда, ач бетләр! – дип, артларына тибә-тибә, фермадан куып чыгарды.
– Ә сине төрмәгә олактырам! – дигәч, пычрак итеген кочаклап ялындым.
Шуннан соң йомшаган кыланып:
– Ярар, бүген кич сугылырмын. Сөйләшербез, – дип китеп барды. Аның бу сүзләре нәрсә аңлатканын, яшь булсам да, мин яхшы аңлый идем инде. Ферма хатыннарын кан елаткан бу имансыз бәндәнең азгынлык белән күптән даны чыккан. Сугыш башлангач, бөтенләй ни кыланганын белми, авылда аны акылга утыртырдай кешесе дә юк. Мин сыерларымны савып бетерү белән апаларга торып чаптым. Аңа хәлне сөйләп бирдем. Балалар да әйткән булганнар инде. Теге иблиснең сүзләрен дә җиткергәч, апа көч-хәл белән сәкедән торды. Юка гәүдәсе җилдән дә чайкалырга тора.
– Син бераз утырып тор, – диде дә, өстенә иске бишмәтен салып, каядыр чыгып китте һәм озакламый әйләнеп тә кайтты. Сары йөзендә тәвәккәллек чалымнары белән бергә газап ярылып ята.
– Бар, сәвит Сәгыйдә апаларга кереп чык әле. Анда торфка җибәрергә кеше таба алмыйлар икән. Тагын өч кеше кирәк, ди.
– Мин китсәм, сез нишләрсез, апа?
– Илдә чыпчык та үлми. Син безнең өчен кайгырма. Үзебезне кайгыртып, сине Харрас мөртәт астына салыйммыни? Киткәнче үзегездә кунма. Монда кил. Иртәгә әни белән кәҗәңне монда алып килербез. Ничек тә кышны чыгарбыз әле, – диде апа. Менә, ахирәткәйләрем, мин шулай итеп, “су кызы” булдым.
Мөнҗия сүзен тәмамлады. Без, авызга су капкандай, сүзсез калдык.
– Эх кызлар !- диде уналты яшьлек Минзәлә кызы Гөлҗәүһәр. – Сине карак кына ясый язганнар. Ә мине чүт кенә политический ясамадылар бит! Мин дә фермада сыер сава идем. Ышык лапаслар юк та юк бит инде. Көзге җилгә чыдамыйча, Груша кушаматлы сыерым һич кенә дә саудырып бетерми. Артыннан йөри-йөри имчәген тартам. Үзем: “Хәзер бетә, хәзер бетә!” – дип такмаклыйм икән. Минем шулай сыер сауганымны ферма мөдире Чалыш Шәмси тыңлап торган. Мин савып бетерүгә яныма килде дә: “Син нәрсәгә бетә дә бетә дип кабатлыйсың. Нәрсә бетә? Сыерыңның башы бетәме? Сөте бетәме? Болай да иң аз савучы син. Әллә колхоз бетә дип телисеңме, гөнаһ шомлыгы?”, – ди бу.
“Нишләп колхоз бетә дип әйтим, Шәмси абый. Сөтеңне савып бетерәм дип әйтүем. Тыныч кына саудырмый бит. Шуңа артыннан йөри-йөри савам инде”. “Син мине диванага санама яме. Синең кебек классовый дошманнарны биш чакрымнан сизәм мин. Бу сүзләрең өчен җавап бирерсең”, – дип янап киткән иде, чыннан да, мине тикшерергә районнан кеше чакырткан булып чыкты. Идарәгә чакырталар беркөнне. Керсәм, председатель Мәликә апа, Чалыш Шәмси, ниндидер форма кигән таныш түгел бер күзлекле кеше, мәктәп директоры Нәкыйп абый, бергә эшли торган савымчы Дария түти. Аның янына барып утырдым. Күзлекле кеше миңа карап сүз башлады:
– Я, сөйләп җибәр Әхтәмова. Менә Шәмси иптәш сине колхоз бетә дип сөйли, ди. Дөресме шул? Бас әйдә, сөйлә!
Мин аптырап калдым. Нәрсә сөйлим? Дария түти колакка иелеп:
– Тор! Ничек тырышып эшләгәнеңне сөйлә, – ди. Тор, дигәч торып бастым инде. Шул чагында әллә Ходай тел ачкычлары бирде, җыелышларда ишеткән җөмләләрне кушып, киттем сөйләп:
– Мин әле уналты яшьтә генә булсам да, бүгенге көндә хезмәтебезнең фронт өчен кирәклеген аңлап, бик тырышып эшлим. Әтием, абыем фронтта. Тырышып эшләп, мине җиңүне якынайтам дип уйлыйм. Сыерларым яшь әле. Таналар гына. Шулай да мин бер тамчы сөтләре дә калмасын дип, артларыннан йөри-йөри, бетереп савыйм дип әйтүем иде. Мине Шәмси абый дөрес аңламагандыр. Быел да планны тутырырга сүз бирәм. Икенче елга тагын да тырышыбрак эшләрмен.
Дария апа, мин сөйләгәндә, пичәт суккандай “Әйе, әйе!” дип, башын селкеп утыра. Нәкыйп абый белән Мәликә апаның да йөзләре яктырып китте. Ә формалы кеше башта бик усал тоелса да, соңга таба миңа карап елмаеп ук җибәрде. Чалыш Шәмси генә кара коелып утыра. Шулай да формалыдан узып нидер әйтергә йөрәге җитмәде.
– Шулайдыр, шулайдыр! Шәмси иптәшнең һәрвакыт уяу булуын хуплыйм, әлбәттә. Тик монда Әхтәмованың ихлас сөйләве, партиябез кушканны чын йөрәктән кабул итүе күренеп тора. Шулай дәвам ит, сеңлем. Синең кебек яшьләрнең булуы бик сөендерә, – диде формалы кеше. Алар арасында да әйбәтләре була икән.
Минем өстән тау төшкән кебек булды. Шәмсидән калганнар да җиңел сулап куйды. Шулай да Чалыш Шәмси этлеген итте. Үзенең апасы урынына мине монда торф чыгарырга җибәрде. “ Ходай язганны күрерсең. Ул чалыш белән көрәшеп ятканчы кит, кызым, – диде әни.
Беркөнне әби мине уятмаган. Күземне ачып, көн яктысын күрүгә кычкырып җибәрдем:
– Әби, сәгать 9 тула икән бит инде. Нигә мине уятмадың? Нишләтәләр инде мине хәзер?
– Мин сине үзем уятмадым. Менә сиңа чиләк, көрәк, капчык. Бар бәрәңге кырына, анда мәктәп балаларыннан соң бик күп бәрәңге калган. Шуны казып җый да өстен бәрәңге сабаклары белән каплап калдыр. Караңгы төшкәч алып кайтырсың.
– Эләкмәсәм генә ярар инде. Эшкә бармаган өстенә бәрәңге белән дә эләксәм… Безне бит гел тикшереп кенә торалар. Арып егылсаң да, чирләсәң дә эшләргә тиеш.
– Куркак булма. Куркак кешене басалар. Ул тыл күселәре кушканны гына эшләп торсаң, аяк сузарга да күп сорамассың. Син әле яшь. Яшәргә дә яшәргә. Ходай биреп, улларым сугыштан исән-сау әйләнеп кенә кайтсын, олы улыма хатынлыкка алам мин сине.
Шулай кыш чыгарлык ризыгым булды. Әби кич белән мичкә ягып, 5-6 картоп (бәрәңге) тәгәрәтә дә, мин җылы өйгә кайтып, ашап-эчеп йоклыйм. Әй ул картопның тәмлелекләре! Әй ул әбекәйнең шәфкатьлелеге! Төнлә мин йоклаган арада үзе йокламыйча, киемнәремне киптереп, ямаштырып куя. Аллага шөкер, мәрхәмәтле кешеләр очрап торды үземә.
Ике елдан соң әбекәй иреннән калган телогрейкасын, үзенең яшь чактагы киемнәрен кидереп, тула шәленә төреп мине елап озатып калды. Улларының гына икесеннән бер хәбәр дә булмады.
Юлда күргәннәрне сөйләсәң – үзе бер куркыныч тарих. Кайсы поездга утырма, кайсы станциягә карама – анда аяксыз-кулсыз солдатлар… Вагон ярыгыннан кружка сузып, су сораучы немец әсирләре… Алар да бит кемнеңдер газизләредер. Бәлки, барысы да безгә үтерәм дип тә килмәгәндер. Ул мескеннәрнең дә канга-данга туймаган җитәкчеләре бар. Өйдә ата-анасы, сөйгәннәре, балалары көтәдер. Аларга су бирсәң дә куркыныч, бирмәсәң дә жәл. Алар да адәм балалары. Су эзләп, вагоннан төшеп, поездан калулар… аның артыннан чапканда, кеше мәетләренә абынып егылулар дисеңме… Коточкыч! Шуларны күреп, ачлы-туклы, әби кидергән киемнәремне яртылаш урлата-урлата, көч-хәл белән 1943нче елның декабрендә Казаннан җәяүләп авылга кайтып җиттем.
***
Икенче дәфтәр тәмам. Мин – совет һәм аннан соңгы чор әдәбияты белән яхшы таныш, белемле замана кызы. Дөрес, шәһәрдә туып үскәнгә, татарчам чамалы. Әби-бабам, әткәм-әнкәм телендә әдәби китаплар укып үстем дип әйтә алмыйм. Русчасы белән бергә чит телдән тәрҗемәләрне “су урынына эчтем” дип кенә мактана алам. Нигә соң минем бер тапкыр да тылда дисеңме, сугыш кырында дисеңме, йә булмаса сугышның утлы һәм утсыз бик күп нокталарында бөтен сәламәтлекләрен, гомерләрен, сафлыкларын корбан итеп, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән татар кызлары турында совет әдәбиятында укыганым юк? Китапларда батыр яки эшчән итеп безнең әбекәйләр түгел, башка түти-апалар мактала. Безнең әбекәйләрнең сабырлыгы, көнне төнгә ялгап эшләгәннәре турында татар язучыларыннан башка берәү дә язмаганмы соң? Ә татарча китаплар бер дә башка телгә тәрҗемә ителмәгәнме? Башкалар рәтендә аларны телгә алмаска кушканнармы әллә!? Нигә? Мин әбиемнең истәлекләрен укыганда үземә гел шул сорауны бирдем. Тик җавапны гына таба алмадым.
ӨЧЕНЧЕ ДӘФТӘР
АВЫЛКАЕМ, НИКЛӘРГӘ КАЙТТЫМ СИҢА…
Авылга кайтышлый апам янына Шәмәрдәнгә кереп чыктым, ул анда пилорамда эшли иде. Аягында соры киез итекләр, өстендә җылы бушлат, кулында җылы бияләйләр. Апа миңа да биреп җибәрде. Биредә өч тапкыр ашаталар икән. Миңа да анда калырга була иде. Калмадым шул… Авылга кайтасым килде.
Торфта ипиен, аз булса да бирәләр иде, ә авылда анысы да юк.
Авыл тагын да хәлсезләнгән. Сугыштан яраланып кайткан солдатлар да күренгәли.
Авылда “борын канау чире”ннән бик күп кеше үлгән. Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.
Кайту белән колхоз эшенә җигелдек. Ел әйләнәсенә авыр эшнең бетеп торганы юк. Үгез җигеп эшлибез, атларны сугышка алып бетергәннәр. Ашлыкны, урак башлангач, Чистай пристаненә ташый башлыйбыз. Бер көн барабыз, бушатабыз да, колхозный дворга кереп кунабыз, икенче көнне көне буе кайтабыз. Алгы үгездә бер олы кеше бара, аның артыннан – унөч-ундүрт яшьлек балалар. Августның эссе көне. Кигәвеннәр үгезләрне бимазалый.
Җәй ахырына суы кибеп, сай гына кала торган елга аша үткәндә, арттагы үгез белән баручы кызыбыз Факия кычкырып елап җибәрде.
– Кызлар, Мостафа әзи, туктагыз инде. Үгезем арбасы белән суга кереп ятты, кымшанмый да.
Үзебезнең үгез җигелгән арбаларны яр буена чыгарып, тал күләгәсенә бәйләдек тә кире суга кереп киттек. Фурманкадагы бодай чәчелеп су өстенә чыккан. (Фурманка-зур булмаган фура, фургон. Бу очракта йөк ташу өчен җайланган өсте каплаулы арба.)
– И Ходаем, ниләр дип җавап бирербез икән. Тагын корткычлыкта гаепләп ябып кына куймасалар ярар иде!
– Әйдәгез, кызлар, җыя алган кадәресен җыйыйк әле.
– Яулыкларыгыз белән җыегыз, кул белән генә җыеп булмый ул.
– Нәфисә, үгезне син куалап кара әле, синең чыбыркың җиллерәк.
Ул арада, чатанлый-чатанлый, Мостафа әзи дә килеп җитте.
– Ярар, наныйларым, каударланмагыз әле. Бераз яткач торыр. Ул да җан иясе бит. Төн буе басудан көлтә ташыган хайван бит инде ул. Үгез дигәч тә…
Факия һаман үксеп елый.Үгезне торгызырга маташып, кызыл балчыкка буялып беткән. Тузанлы йөзеннән буразналап яшь ага.
– Хәзер үлчәве җитмәс бит инде ашлыкның. Нәстә генә эшлим икән, кызлар? Мине дә алып китсәләр, энеләрем ачтан үлә бит инде. Әткәем сугышта, әнкәем урын өстендә кибеп-сулып ята. Каһәр суккан сугыш!
– Тукта әле! Шыңшыма! Бер син генәмени шундый хәлдә. Ни дә булса уйларбыз. Чистайда да кешеләрдер, җанварлар гына түгел, – ди, бездән бераз өлкәнрәк Таибә апа.
– Наныйларым, һәрберебез, үз йөгеннән бераз бодай алып, Факиянең фурманкасына салырбыз. Ашлыкның кимлеге ул кадәр сизелмәс. Елама, кызым, – ди Мостафа әзи Факияне кызганып.
– Һәәәй! Бакчы! Аягына басты бит теге дошман!
– Дошман димә инде, шылар белән көн күрәбез бит.
– Әдәгез кузгалыйк. Үтереп ашарга келим. Әле бушатасы да бар.
Җәй көне башлар басудан кайтып кермәсә, кышын фермада узды гомер. Безнең ише яшь кызларны кайда авыр, кая балалы хатыннар бара алмый, шунда куя иделәр. Дөрес, аларга тагын да кыенрак булгандыр. Үзләре ач, өйгә кайтсалар, өе салкын. Ач-ялангач балалар тилмереп күзләренә карыйлар, нидер өмет итәләр, түзә алмыйча елыйлар. Барып зарланыр, ярдәм көтәр кеше юк. Авылда күбесе шул хәлдә.
Яз көне кәлҗемә ашый идек. Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайтабыз. Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән. Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың. Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде.
Сыер фермасында эшләгән чагым. Минем бүген дежурлык чираты. Карлы-буранлы, ачы җилле иртә. Дөресрәге әле төн. Иртәнге сәгать өчтән торып, фермага эшкә килдем. Атны җигеп, чанага какшаеп беткән зур су мичкәсен куйдым да ерак елгага суга киттем. Мин сыер савучылар килгәнче, су алып кайтып, имчәкләр юарга су җылытып өлгертергә тиеш. Кичә ачкан бәке инде калын боз белән капланган. Озын саплы тимер балта белән бәкене көч-хәл белән генә ачтым. Караңгы әле. Барлы-юклы киемнәрнең бөтен тишекләренә кереп, җил ыжгыра, буран себерә. Чәчрәгән су киемемә сеңеп, шунда ук шыкраеп ката. Мичкәгә су тутырырга дип, артыма борылып карасам, ат, салкын җилгә түзә алмыйча, дулап, кире фермага чаба. Елый-елый, фермадан атны борып алып килгәндә, инде бәке катарга өлгергән, кар катламы бәкене каплап киткән. Хайван да түзә алмаган суык җилгә. Адәм баласына түзәргә кирәк. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Бәкене тагын ачам, ул арада ат тагын фермага кача… Гомеремдә беренче тапкыр ачынып, атны таяк белән кыйнадым шул чакта.
– Сиңа салкын булган җил, миңа салкын түгелмени?! Син түзмәгәч, мин ничек түзим соң? – дип такмаклыйм. Бер сугам, ике, өч… Шунда атның мөлдерәп торган күз карашын күреп алдым. Сугарга дип кизәнгән таягым һавада асылынып калды. Их, йөрәгем әрнеде шул вакытта! Атның муенына асылынып, сыкранып еладым.
Беркөнне Шакирә апага Габбас абыйдан телеграмма килеп төште.
“Әни, Бөгелмәгә кил, мин сиңа каршы барам. Безнең поезд анда бер тәүлек тора. Начальнигым җибәрде. Сине бик күрәсем килә.”
– Балакаемны күрәсе көннәрем дә бар икән. Аллаһы Тәгаләм, мең шөкер, мең рәхмәт сиңа!
Шакирә апа атка атланып Бөгелмәгә чапты. Улын күргән, тик улы кире поездга барып җиткәнче, поезды китеп барган. Габбас абыйны дезиртирлыкта гаепләп хөкем иттеләр. Апамның чәчләре төн эчендә агарып чыкты.
– Ичмасам, күрешик димәгән булсаңчы, балакаем! Ана белән ут эчендә йөргән, ут эченә китеп баручы баланы аңларлык та шәфкать калмадымыни соң кешеләрнең күңелендә! Йа Ходаем! Түземлекләр бир! Улымның юлына рәхимле бәндәләреңне чыгар! – дип, елый-елый Ходайдан сорап, ике көнен, ике төнен уздырды да:
– Рауза сеңлем, мин Габбас әзиеңне эзләп чыгып китәм. Бәлки, соңга калмаганмындыр әле, – диде. Аңа каршы килеп тә, юатып та нидер әйтүнең мәгънәсе юк иде. Шакирә апа дөреслек эзләп чыгып китте. Аны көтеп күзләребез талды. Өметләребез мең өзелеп, мең ялганды. Капка ачылган саен күзебез аны эзләде. Хат ташучы да, баштарак безнең нәрсә көткәнне белеп:
– Юк шул әле. Сабыр итегез, бәлки, икенче атнада килер. Күпкә түзгәнне, азга түзегез !- дип, безне юатырга тырышса, соңга таба күзгә карамыйча гына, сүзсез генә үтеп китәргә тырыша. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Шуннан башка нәрсә эшли ала идек соң без? Безнең кайгы-борчылулар кемгә кирәк инде? Без түздек… Һәм Ходайга ялвардык. Мәктәптә Алла юк, дип өйрәтсәләр дә, аннан башка сыеныр зат юк иде бит.
Шакирә апа бер елдан соң кайтып керде. Ябыккан, беткән, тире белән коры сөяге генә калган.Танырлык түгел иде. Хәтта кызы да танымады.
–Мин бу, балалар. Кайттым. Аллага шөкер, үз ызбама кайтып егылырга көч бирдең, Ходаем!
– Әнкәй! Синмени бу? Исәнмени син, әнкәй, бәгърем?!
– Без инде, озак кайтмагач, “Югалды инде!” дип, елап беткән идек бит, апа.
– Ниләр күрдең, кайларда булдың, әнкәй? Габбас әзине күрдеңме? Ул ничек?
– Юк, балалар, күрмәдем. Бармаган җирем, утырмаган поездым, күренмәгән вокзалым калмады. Магаданга барып җиткәч, Ходай Тәгалә минем юлыма бер татар офицеры белән очрашырга насыйп итте. “Апа, синең тагын балаң бармы?” – ди. “Кызым бар”, – дигәч: “Булса, бар өеңә кайт, шул кызыңны үстер, ә улыңны башка эзләмә”, – ди. Шул сүзләрдән соң Габбас балакаемны бүтән күрәчәгем юк дип аңладым инде. Менә Магаданнан чыгып киткәнемә өч ай. Аллага шөкер, менә сезне күрәм, үз үемдә утырам. Аңа да өметем өзелгән көннәрем күп булды. Сукбай этне аткан кебек вагоннан үле гәүдәмне кайсы урманда чыгарып ташларлар да, сөякләрем кадерсез булып, кайларда аунап ятар икән дип кайгырган идем. Аллага шөкер, кайтып җиттем.
– Әнкәй, монда син югында әллә нинди абыйлар килеп сине сорап йөрделәр. Рауза апаны да аптыраттылар. Ахрысы, заём түләгәч туктадылар.
– Ул заёмны ничек түләдегез соң, балакайларым?
– Иий, ул заём дигәннәрен түләү әкәмәт нәрсә булды, апа, – дип, мин дә сүзгә кушылам. – Башта авылдагы һәр ызбадан берәр кешене чакырып, заёмны нигә түләргә кирәген аңлаттылар. Анысы билгеле инде: сугыш өчен, фронт өчен. Түбән оч Гөләндәм апа: “Ничек түлим, балаларым сөяк тә тире. Аларны ачтан үтермәс өчен соңгы сарыгымны суйдым. Бер сатар әйберем дә калмады. Көн-төн үзем колхоз эшендә. Каян акча алырга кушасыз?” – дип елый башлаган иде, районнан килгәннәрнең фурмы кигәне өстәлгә сугып кычкырып җибәрде, апакаем. “Болай гына түләсегез килмәсә, себердә урман кисеп түләрсез,” – ди. Ахырда Гөләндәм апага көз көне трудодингә тигән ашлыгын сатып түләгәнче тимәскә дигән карар чыгардылар. Идәнгә ятып елады мескенкәем. Без сыерны сатып түләдек инде, апа. Ачулансаң ачулан. Сине таптырып җанга тигәч, болай да бик курыккан идек. Сиңа да шаукымы тияр, дидек.
– Сыерны?
Шакирә апа сыгылып төште.
– Берүк ачуланма инде, әнкәй, бәгърем. Безнең башка чарабыз юк иде бит!
– Юк-юк, наныйларым, сезне ачуланмыйм мин. Җан биргәнгә җүн бирер әле. Шушы сугышны башлаган бәндәләргә Алланың ачы каһәре төшсен!
Сугыш вакыты дип тормый. Яшь бара. Яшь барган саен кызларга авылдагы ир-атларның мөнәсәбәте дә үзгәрә. Сугыштан калган бер адәм актыгы миңа беркөн болай ди:
– Әгәр миңа кияүгә чыксаң, апаңны кире кайтартам.
– Ничек кайтартасың, син бит Алла түгел.
– Әлегә монда мин Алла! Әгәр дә апаң миңа кияүгә чыккан булса, ул хәзер Шәмәрдәндә урман кисмәс иде, – ди.
Хәзер моңа апа гына түгел, мин кирәк икән. Ачуымны күрсәтмәскә тырышып:
– Беләсең бит инде, минем егетем бар, мин аны көтәм, – дим.
– Сезнең ул егетләрегезне әллә кайчан Сталинградта мясорубкадан чыгардылар инде, – дип, хихылдап көлә, иблис токымыннан яралган нәстә.
– Ну эчеп тә күрсәтәсез инде хатын-кызның канын! Ничә кызның башына җиттең инде, оятсыз. Анысы гына җитмәгән, кайсы ялгыз хатынның капкасын шакымыйча калдырдың?
– Ха-ха-ха! Сугыш бетсә дә, дөнья бетмәс бит әле. Фронттагы авылдашлар өчен дә хатыннарының күңелен күрмичә булмый. Безгә алар өчен дә тырышырга туры килә инде. Ха-ха-ха! Белмәсәң, бел: мин әле иң тәртипле “малай”. Авылда уйнаштан туган баланың берсе дә минеке түгел.
– Оялыр идең азрак! Алар ут эчендә, ә сез хатыннар кочагында. Ходай биреп, исән генә кайтсыннар, күрсәтерләр әле сезгә!
– Күрсәтмәсләр! Алар да анда әллә бер гөнаһсыз гына йөриләрдер дисеңме? Фронтта да хатын-кызлар җитәрлек. Син монда фәрештә булып кылангач та… Менә Мөхаең кайтсын әле, миңа чыкмаганыңа үкендерер, ачы яшьләреңне түктерер ул сиңа.
– Каркылдама, карга түгелсеңдер! Баласын ачтан үтермәс, йә төрмәгә китмәс өчен төн кунарга керткән хатыннарның күз яшьләре төшәр әле бер!
СИНЕҢ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕ БУЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ
Миңа унтугыз тулган елны, Сталинградтан кулы яраланып, минем егетем дә сугыштан кайтты. “Минем берүземә бер егет”, – дип горурланып, борынымны күккә чөеп йөрим. Беркөнне сельсоветта телефонда дежур торам. Авылдагы бердәнбер телефонны ташлап китәргә ярамый. Сугышта постны ташлап качкан кебек. Төрмәгә утыртулары бар. Шул вакыт яныма егетем Мөхәммәт килеп керде.
– Әйдә, киттек клубка. Минем дә синең белән күңел ачасым килә, – ди. Бик кызыксам да, телефонны ташлап китә алмыйм бит инде.
– Үзең генә бие инде бер генә көн, – дим.
Егетемне үз сүзе сүз:
– Ни булсын синең телефоныңа, ул кемгә кирәк, беркем дә шылтыратмас, кайгырма, әйдә киттек.
– Үгетләмә дә, булмый да. Башым да авыртып тора, иртүк торып Чистайга ашлык илтәсе бар.
– Ярар, үзеңә үпкәлә! Сакла инде алайса телефоныңны! – диде дә чыгып китте бу.
Иртән торып, үгез җигеп, Чистайга киттем. Ике көннән әйләнеп кайттым. Атны туарып ята идем, яныма Билал килде.
– Рауза, Мөхаең өйләнде бит.
– Нишләп өйләнсен, ул бит мине генә ярата, йөргән кызын нишләп ташласын!
– Кичә никах укыттылар. Шакирова Рауза белән.
Билал шаяртадыр дип, ышанмыйча, клубка барып керсәм, күзем шакмак булды: Мөхаем Рауза белән кулга-кул тотынышып утыралар. Ничек инде, Раузаның Әхәте: “Бер айдан кайтып җитәм, Розочкам”, – дип язды бит. Мин сер бирмәскә тырышып җырлыйм да, биим дә, эчемдә ут яна, йөрәгем туктап, егылып үләрмен кебек. Йөрәк янганын сиздермәскә тырышып бии-бии, боларның кайтып киткәнен дә күрми калганмын. Өйгә кайтырга чыксам, күпер төбендә Мөхай басып тора, хатынын кайтарып куйган да мине озатырга килгән.
– Мин аны яратмыйм, сиңа ачу итеп кенә аңа өйләндем, – ди.
– Син мине адәм көлкесенә калдырдың, йөрмә дә, кирәгең дә юк, күрәсем дә килми икегезне дә.
Ул шулай һәркөнне артымнан йөрде. Егерме сигез көннән Әхәт сугыштан кайтты. Сеңелесе Мәрьям кибеттә Мөхайны күргән.
– Мөхәммәт абзый, нигә син Әхәт абзыйның кызына өйләндең инде? Синең бит үз кызың да бар иде. Әхәт абзый ашамый, эчми, беркем белән дә сөйләшми, түшәмгә карап тик ята, – ди икән.
– Бар, Әхәт абзыеңа кайтып әйт, мин хәзер өйгә кайтам да Рауза апаңны сезгә җибәрәм.
Мөхай ул көнне клубка үзе генә чыкты. Мин өйгә кайтырга чыксам, күпер астыннан чыга бу.
– Әйдә минем белән! –ди.
– Беркая да бармыйм мин синең белән! Синең хатының бар, өеңә хатының янына кайт. Ничек шулай җиңел генә кеше язмышы белән уйнарга була? Кызлар песи баласымыни: теләгәндә, тотып алып, иркәлә, туйгач чыгарып ыргыт!
– Әгәр бармасаң, муеныңны борам да күпер астына ташлыйм. Әтиең өйдә юк, үги анаң сине эзләп йөрер дисеңме әллә?
Мин моны төртеп җибәрдем дә, үзем бар көчемә өйгә чаптым. Капкага җиткәндә, Мөхәммәт мине куып тотты да, җилкәсенә салып, үзләренә алып кайтты. Авылның иң зур егете – ул, ә иң кечкенә кызы мин идем.
Шушы хәлләрдән соң адашым Рауза Пермь ягына туганнарына китте. Әхәт – читкә, шахтага. Минем күземне ярату томалаган булгандыр. Егетемне бер дә мондый булып чыгар дип уйламаган идем. Аның акылсызлыгы, мин-минлеге аркасында мин күпме яшь түктем, Әхәт белән Раузаның арасы бозылды.
Ничек булса булды, без шулай яшәп киттек инде. Бер елдан минем кызым туды да бер айдан үлде. Мин ачлы-туклы булганга, ул баланың яшәү көче дә булмагандыр. Кайнанам әпәйне ирләргә генә бирә, сыерны да үзе сава, базга да үзе генә төшә, дус хатыннары килгәндә, үзе алар белән әпәй ашый, чәй эчә. Балаларына да кисеп-кисеп биргәли. Ә миңа гел бәрәңге генә. Беркөнне безгә күрше авыл кызы килде, әни белән, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтеләр. Китәр алдыннан теге кыз минем белән суга барды.
– Минем сезгә нигә килгәнеңне сиздеңме? – ди.
– Юк, – дим. Аптырап калдым.
– Синең кайнанаң мине синең иреңә димли. Рауза бик ялкау, хәерче кызы, өстенә юньле киеме дә юк, – ди.
Мин егылып китә яздым. Ничек? Мин исән бит әле. Бу хәбәрдән шаулап башыма кан йөгерде, сыгылып төштем.
– Йа Аллакаем, нәстә генә ярамый микән инде!? Чәчем белән җир себерәм бит. Минем бит алардан берни сораганым юк. Минем хәтта аягыма кияргә итегем дә юк. Ирем кайту белән аның ботинкасын киеп, тизрәк су ташырга чыгып йөгерәм. Колхоз эшеннән йөгереп кайтып, хуҗалыктагы бөтен эшне эшлим. Сыерын да савар идем – үзе рөхсәт итми. Сөтен эчәр дип курка. Кешедән мунча сорап, су ташып ягам да, иремнең энеләрен күтәреп барып, мунча кертәм, аннары кире күтәреп кайтам.
– Күрдем инде. Син бер туктамый эшләп йөрисең, ул сине һаман яманлый. Янында хатыны булган өстенә малаена мине димләп ята, тфү! –диде нәфрәтләнеп кунак кыз. Бәхеткә, ул мәгънәле, акыллы кыз булып чыкты.
– Аерылып китәр идем, миңа бала кирәк, ирем өстемнән йөри. Шөкер, тагын авырга уздым. Гомере генә булсын, сәламәт булып кына тусын.
– Бу йортта рәхәт күрәсең юк синең.
– Юк икәнен беләм дә соң… Шул үзем күтәреп мунчага йөрткән дүрт яшьлек малайларына кадәр мине дошман иткән була бит. Беркөнне әни югында ипи сорап елый башлады. Мин моңа кисеп бирдем дә яфрак калынлыгы гына үземә дә кисеп алдым. Әни кайткач, шул малай әйтә:
– Апа әпәй кисеп алды, – ди.
– Сиңа кисеп бирдем бит, – дим.
– Үзеңә дә алдың, – ди бу.
Мин оятымнан кая барырга да белмәдем. Әй тузынып та күрсәтте инде шуңа кайнана…
– Ирең синең яклы булмагач… Ул якласа, ул кадәр кылана алмас иде. Ходай ярдәм бирсен. Ну, киткәндә ул аҗдаһа кайнанаңа әйтеп китәм әле.
Әйттеме-юкмы, белмим. Минем тормышымда берни дә үзгәрмәде. Ирем ялгыз хатыннар яныннан кайтып кермәде, кайнанам миңа карата тамчы да йомшамады.
***
Нәрсә дип әйтим? Укыган саен минем күңелдә сораулар арта гына бара. Нигә? Нигә? Нигәәәә!? Без, кешеләр, бер-беребезгә нигә шулай шәфкатьсез икән?
ДҮРТЕНЧЕ ДӘФТӘР
ҖИҢҮ КИЛДЕ- ҖИҢЕЛЛЕК КИЛМӘДЕ
1945 елда исән калган бөтен солдатлар да кайтып беттеләр. Кайнатам да сугыштан кайтты. Ул кайткач, мине әзрәк яклый башлады.
– Раузага да әпәй кис, ул бит авырлы, – ди торган иде.
Сугышта күпне күргәнгәме, кайнатам мәрхәмәтлерәк кебек иде. Сугыштан кайтып керүгә, аның иң беренче сүзе шул булды:
– Рауза кызым, мин бит синең Адюрың белән бергә хезмәт иттем сугышта, – ди. – Судан кайтып биш минутка утырган идем, бер ат кешнәп җибәрде. Башымны күтәреп карасам – Адюр! Яныма ук килде. Мин сикереп тордым да:
– Адюр, Адюр, син бит безнең Адюр, – дип кочаклашып, елаштык. Саша исемле бер абзый аны җигеп, солдатларга чиста киемнәр, кораллар, азык-төлек ташый иде.
– Ахмет, твой земляк такой сильный, такой умный, фашист самолётын иң беренче сизә. Пошкырып җибәрә дә тиз генә куаклыкка кереп кача, калган атлар да аның артыннан чаба, – ди. – Озакламый Адюр колынлады. Һәркөнне минем янга тае белән хәл белергә килә иде, – дип сөйләде. Мин бик сөендем. Балачак дустымнан сәлам алган кебек булдым. Тик, кызганыч, Адюрның язмышы ничек булып беткәндер – кайнатам белми иде.
Беркөнне әни дус хатынына киткән иде, әти кайтып керде, ашарга да юк, ачкычлар да әнидә. Кайнатам чоланнан туң май кисәге табып керде.
– Мә, Рауза, шуның белән булса да, кимак пешер әле, – диде.
Коймакны пешердем дә, өстәлгә чыгарып куйдым. Балалар да утырдылар. Мин чәй әзерләдем.
– Әдә, үзең дә утыр кеше белән, кимак та аша, чәй дә эч.
Шулвакыт кайнанам кайтып керде. Өстәлгә күз төшерүгә ысылдый ук башлады:
– Нигә атаңа туң май белән кимак пешердең, ул бит туң май ашамый. Әллә син аны үзеңнең атаң белән бутадыңмы?
Әти арага керде, рәхмәт…
– Нишләп мин туң май ашамыйм? Сугышта күргәннәремне сүләп багыйм әле мин сезгә. Без сугышта үлгән атларны да тизрәк суеп ашый идек. Дөрес, атны кызганабыз, ул бит чирләп үлмәгән, пуля тиеп кенә. Җәй көне ул итне озак тотып булмый, солдатларны да сыйлый идек, алар безгә шикәр бирәләр. Мин поварга су ташыйм, утын, картоп әрчим, савытларны юам. Шул савыт төбендә күгән ботканы, су белән җебетеп ашыйбыз. Машина бара, кузовта мич урнашкан. Алдан солдатлар сугышып баралар, без алар артыннан. Әгәр солдатлар үлсә, аларның боткаларын безгә бирә иде повар. Дивизия командиры:
– Мин сезне ашатырга тиеш түгел, мин солдатлар өчен генә җавап бирәм, – ди торган иде.
– Ә без соң нәрсә ашарга тиеш? – дип сорагач:
– Миңа димәгәе, теге әйберләрегезне ашагыз. Бу – сезнең проблема, – ди иде шул чагында безгә командир. Син туң май ашамый, дисең.
Сугыштан соңгы беренче Сабан туе да җитте. Сабан туе көнне кайнанам миңа үзенең галушларын биреп, ике кечкенә малаен ияртеп җибәрде. Көн матур. Кешеләр шат. Тик минем күңелдә генә бәйрәм шатлыгы юк. Мөхай миңа бер сүз әйтмичә иртүк чыгып китте. Күрше абзый безне куып җитте дә арбасына утыртты. Сәнәклеләр каберлеге яныннан менеп барганда, ирем Пута Әминәсе белән кулга-кул тотынышып, көлешә-көлешә тауны менеп баралар. Без боларны узып киттек. Миндә Сабан туе кайгысы калмады. Күзләрем күрмәс булды. Килеп җиткәч, малайлар айбагыр сорый башладылар. Мин чиратка барып баскан гына идем, Шакирә апаның кызы яныма килде дә:
– Апа, җизни елга буенда Пута Әминәсе белән сөйләшеп ята, – ди.
Мин малайларга айбагыр алып бирдем дә: “Әнә анда абзыегыз ята, барыгыз аның янына”, – дип, малайларны шунда җибәрдем. Үзем туп-туры авылга чаптым. Юлдан кайтырга хурланам. Яшемә тыгылып кайтып җиттем, баз өстенә кереп ятып, туйганчы еладым.
Шулай кадерсезлектә яшәп ятыш. Хәтеремдә: февраль ае. Көмәнем инде шактый зур. Шулай булса да, колхозда да, өйдә дә йөгерә-йөгерә эшләп йөрим. Кайнатам районда эшли иде. Беркөнне кайтты да:
– Әйдә әле, Рауза, чанадан ике капчык тозны алып керик, – ди. Бер капчыкны күтәреп алып кердек. Икенчесен күтәргәч, минем эчемнән лып итеп нәрсәдер төште. Өметләнеп күтәргән бу баламны да җитлектереп табарга язмаган икән. Әти тиз генә мине өйгә алып керде. Ул бала бер учка сыя. Озакламый Мөхай да кайтты. Әти:
– Йортта ат барында бар тиз генә Раузаны роддомга илтеп куй баласы белән, – диде.
Ул заманда һәр авылда кечкенә генә роддом һәм бер акушерка бар иде. Машиналар юк, ат та юк. Әни пич башында кечкенә малайларга Сөембикә бәетен җырлап утыра иде. Мин киткәнне сизмичә дә калды.
Роддомда баламны үлчәделәр: 700 грамм. Бөтен җирен йон баскан. 1 Майга туар дип чамалап тора идем, алты айдан төште. Күз ачып йомганчы, авылга “Рауза җен тапкан” дигән хәбәр таралды. “Алты айлык бала барыбер үлә”, – диделәр. Кич белән кайнанам килеп тавыш чыгарды. “Мин биш баламны да өйдә таптым, әллә синеке алтынмы?” – дип акырды. Пута Салихының беренче хатыны акушер Рәхимә, хаста кешене борчып йөрмә дип, моны куып чыгарды. Роддомда миннән башка Җәмилә апа белән Җомгабикә апа яталар иде. Алар – килендәшләр, аларга кайнаналары һәр көнне йә коймак, йә аш пешереп китерә. Ә минеке килеп тавыш күтәрде. Кабат-кабат килеп борчыгач, Рәхимә апа районга шылтыратты. Аны килеп алып киттеләр. Чистайда ит комбинатында бер ай эшләткәннәр моны. Шул ачудан ул минем баламны карамады: бала бишектә елап ята, беркем дә янына килми. Алай гына да түгел, урамга чыгып минем турыда, балам турында теләсә нәрсә сөйләп йөри икән. Яклаучым булмаганга күрә, кем ничек булдыра, минем авырткан җиремә басып, мыскыл итәргә дә күп сорамадылар.
Беркөнне баламны коендырып салдым да чүпрәкләрен юып торам, кайнанамның дус хатыны Закира апа килеп керде.
– Рауза, бу балаңны ихластан яратасыңмы? – ди.
– Нинди сүз бу, Закирә апа? Нишләп инде ихластан булмасын, менә син үзеңнекеләрне ихластан яратасыңмы соң?
– Минекеләр бит алтын алма кебекләр. Җитлекмәгән, йонлач түгел.
– Әгәр минем кебек авыр эш эшләп, балаң иртә туса, синеке дә шулай йонлач туар иде. Әбисе-бабасына кадерле булса, ул да алтын алма кебек булыр иде. Син бала тапкач, кайнанаң роддомга ашын-кимагын күтәреп килгәндер. Ә минеке – синең дускынаең, һәркөнне килеп, тәрәзәне кага-кага акырды да бакырды, – дим.
– Әле, акушер Рәхимә белән бер булып, аны районга син озаттырдыңмыни?
– Аны Рәхимә апа озатты, мин түгел. Килешмәгәнне кыланганы, тәртип бозганы өчен. Әби кеше бит ул. Җүнле әбиләр оныклары өчен җанын бирергә әзер. Мин тапсам да, аның малаеныкы бит бу бала. Ә ул аңа якын да килми. Ник елап үлми шунда!
Мин баланы эшкә дә үзем белән йөртә идем. Баламны саламга куеп, эшемне эшлим. Балакаемның аяклары туңып бетә. Ярый әле амбарлардан ерак түгел классташым Мәгъсүмнәр тора. “Бар, Рауза апаңның баласын алып кайт, йә ул балага салкын тияр”, – дип, Мәгъсүмнең хатыны минем янга кызын җибәрә. Фәймә баламны килеп ала. Төш вакытында үзем дә шунда кереп, баламны имезәм.
Мин, елый-елый, Закирә апага шуларны сөйләдем.
–Ай Аллам, ай Аллам! Шулай укмыни? Мин тагын, аның сүзенә ышанып, сине ата ялкау, баласын да карый белми, эш рәтен дә белми, дип уйлап йөри идем.
– Бөтенләй үк хикмәтсез булсам, алты айдан туган баланы кеше итә алыр идеммени? – дидем Закирә апага.
– Алай икән, алай икән! Чыгыйм әле. Исән булып тор. Мин әйткән сүзгә үпкәли күрмә! Мин белмәгәнлектән генә, белмәгәнлектән генә.
Эшем авыр, өйдә бөтен кара эш миндә. Тамагыма туярлык ризык эләкми, сөтем дә җитеп бетми. Әни, шуны күрә торып, миңа түгел, балага да сөт бирми бит. Беркөнне:
– Әни, ярты стакан гына сөт бир әле, балага әз генә боламык ясап ашатыйм, – дигән идем, каты тавыш чыкты.
– Нинди ботка тагын? Синнән дә, балаңнан да бер хикмәт тә юк! Син безнең өйне талкырга, бетерергә дип кенә килгән нәстә булып чыктың инде, хикмәтсез! Тагын сарыкларга кайнар су салгансың, шуңа күрә эчә алмыйлар, авызлары пешә, – ди.
– Нишләп кайнар булсын, бармагыңны тыгып кара, – дигән идем, минем әткәйне чакыртып зарланды.
– Мин монда хатын аерырлык нәрсә күрмим. Үз сөягем үземнән артмас, ярар кызым, кайтырсың, – дип, әткәй мине үзләренә алып китте.
ТУГАН ЙОРТТА ЧИТ КЕШЕ КЕБЕК
Минем балама алты ай. Балам туярлык сөтем юк. Үги әни ике баласы белән, апа, әти һәм бала белән мин. Җиде кеше бергә яшибез. Үги әни минем бала ияртеп өйгә кайтуымны яратып бетермәде. Аны да аңларга була: өйдә туя ашарлык ипи дә юк, монда мин бала белән артык тамак булып кайтып төштем. Алар алай уйлагандырмы-юктырмы – мин үземне шулай тойдым. Колхоз эшендә норма буенча йөз илле – ике йөз хезмәт көне тутырасы урынга мең, аннан да артык хезмәт көне эшләдем. Минем генә түгел, елый-елый ашлык ташыган, урак белән игеннәрне урып җыйган, төннәрен ындырда ашлык суккан минем кебек мескен хатыннарның өстәлләрендә балаларын ашатырга, үзләре туйганчы ашарга ипиләре булмады. Кызымны кочаклап: “Һай балакаем, күкрәгемә куеп ипи кисеп ашаган көннәрем булыр микән? Синең дә тамагың туяр иде” – дип елый идем.
Беркөнне түзмәдем, баламны кабык арбага салдым да күрше авылга чыгып киттем. Өй саен кереп, “Мин эшләрдәй эшегез юкмы, туйганчы бер ашатсагыз, теләсә нинди эшкә риза”, – дип йөрим. Әллә дүртенче, әллә бишенче өйгә кергәч, (ул хәлле генә хуҗалыкка охшаган иде) миңа бәрәңге казырга куштылар. Көндез сыек булса да итле аш шулпасы, кич бәрәңге, ипи белән сөт бирделәр. Балам да туйганчы сөт эчте. Тик, кызганыч, бәрәңгене мин шул көнне үк казып бетереп, сарайга ташып бетердем, иртәгәгә эш калмады. “Безнең авылда бүтән эш таба алмассың. Мин дә үзем эшли алмаганга түгел, балаң белән сине кызганып кына эшләттем”, – диде хуҗа хатын. Колхоз эшеннән качып китте, дип бригадирдан каты эләкте эләгүен. Шулай да мин ул көнне тук идем, шат идем. Балам да беренче тапкыр төн буе уянмыйча йоклады. Тамагы тук булгангадыр инде.
Иремнең сугыштан резин аяклар белән кайткан туганнан туган абыйсы сәвиттә эшли иде. Минем шулай тилмереп йөргәнне ишеткәнме, беркөнне мине күрде дә:
– Мин кайнатаң белән сөйләштем, син аларга бар әле, ул сиңа бер чиләк он бирер, – диде. Мин баламны күтәреп бардым.
– Әти, мин он алырга килгән идем, – дидем. Ә ул:
– Бер балаңны ашата алмыйсың, адәм актыгы, – дип, минем артыма тибеп, җилкәмә сугып җибәрде. Мин капкага бәрелеп килеп төштем, битем белән җиргә кадалдым, балам әллә кая очып китте.
Нишлим? Минем, елый-елый, авыртынудан өзгәләнгән баламны күтәреп кайтканымны ярты авыл карап калды. Ни дип уйлаганнардыр – миңа барыбер иде. Башымда бер генә уй: нишләргә? Баламны алып берәр кая чыгып олагыргамы? Паспортсыз кая барасың? Бер тиен акча, өскә-башка кием юк. Әллә болай газапланып яшәгәнче…? Юк-юк! Үзем әнисез үсеп, бер көн дә рәхәт күрмәдем. Миннән калса, балам кемгә кирәк? Бер генә юл кала: түзәргә! Түзәргә! Түзәргә!
Икенче көнне Мөнип абзый очрады да:
– Рауза бардыңмы, он бирделәрме? – ди. Мин хәлне сөйләп бирдем.
– Ярар сабыр ит, ашлык биргәндә Мөхәммәткә тиешле ашлыктан бер-ике капчыгын сиңа бирербез, – ди.
Ашлык алганда, Мөнип абзый үзе карап торып, миңа йөз кило ашлык бирдерде. Аллаһның рәхмәте яусын, урыннары җәннәттә булсын.
Ул еллардагы тормышның авырлыгын әйтеп бетерә торган гынамыни? Эшләп-эшләп тә тамак ач, алам дисәң, алырына әйбер юк. Бер көнне колхоз атларының берсе өстендә таушалып беткән шинель күрдем. Кышкы салкыннан атны кызганып берәрсе япкан булгандыр инде. Бер көн карап йөрим моңа, ике көн, өч көн… Их, моны алып киеп куйсаң әйбәт булыр иде дә бит! Хуҗасы, танып, карак дип данымны чыгарса… Үземнән бигрәк баламның салкыннарда газаплануын уйладым да тәвәккәлләдем. Шул шинельнең чабуын кисеп алып, Шакирә апа кызыма бишмәт тегеп бирде. Ә өске ягын мин ун ел кидем. Эзләүче булмады, шөкер. Әллә белеп тә кызгандылар.
“Карак” дигәннән, безнең авылдан сигез хатын берәр кесә бодай белән тотылып, бишәр ел төрмәдә утырып чыктылар. Аларны чаккан кешеләр үзләре иркен тормышта яшәде. Балалары ипи телеме күтәреп урамга чыгарлар иде дә безнең ише ачларның балаларын кызыктырып ашап йөриләр иде. Алай гынамы, күрше авылдан бер хатын, дүрт баласын ачтан үтермәс өчен, бераз бригадир белән чуалып алган булган. Ире сугыштан кайткач, моны җиткергәннәр. Ире аны-моны сиздермәгән. Яхшы гына яшәп ятканда, урманга утынга барырга җыена икән:
– Әйдә, син дә минем белән, җиләк җыярсың, – дигән. Хатыны бер чиләк җиләк җыеп, ире янына килгән. Арбасы тулгач, теге ир хатынының ыштанын салдырган да кырмыска оясына утыртып бәйләп куйган. Бу ананың эчен-тышын кырмыска яулап алган, ире кайтып киткән, ә хатын:
– Аллаһның нинди каһәре булса, барысы да сиңа төшсен, – дигән. Шунда газапланып үлгән, ди, бу хатын.
Балаларының анасын, сугыш елларының авырлыгына түзеп, үзен көтеп алган хатынын шундый үлемгә дучар иткән кемсәне кеше дип тә әйтәсе килми. Ерткычлыкка сугыштан өйрәнеп кайтканмы, үзе шундый булганмы? Алга китеп әйтим: бу кеше егерме ике ел мич артында сарык бәрәннәре, бозау белән урын өстендә яткан, бөтен тәне кортлап беткән, бик җәфа күреп үлгән, моны беркем дә жәлләмәгән. Шулай дип сөйләделәр. Ышанырга авыр булса да, андый хәлләр аз булмады.
Кайчагында янәшәдә йөргәннәрнең фашисттан да яманрак кыланган чаклары булды.
Тагын бер чын булган хәл турында сөйлим әле. Аны ул елларда телдән-телгә сөйләп йөрттеләр. Бер хатын шулай ике кесә борчак белән эләккән. Ире сугышка киткәндә, биш яшьлек кенә булып калган малае булган. Каторгадан исән-сау кайта алмам, дип уйлагандыр, ахры, иртән торган, мичкә салам ягып өйне җылыткан, баласына ашарга пешереп өстәлгә куйган да лапаска чыгып, үз-үзенә кул салган. Соңрак хуҗалар: “Без аны каторгага җибәрмәс идек, яшь баласы бар бит,” – дип, авыл халкы алдында акланып маташканнар да… ана юк… бала ятим. Мондый вакыйгалар аз булмады.
Балама ун ай тулгач, мине тагын урман кисәргә җибәрделәр.
– Баламны кем карар? – дим.
– Салисә апаңа калдыр, – ди бригадир.
– Алар үзләре дә катып утыралар, ягарларына утыннары юк, – дим.
– Менә сиңа рөхсәт язуы, бер олау салам кайтарып калдыр Салисә апаңа, – ди.
Салисә апа бик теләп риза булды. Бер айдан соң кайттым да (теге язуны саклаган идем) тагын бер олау салам алдым. Шулай итеп, язга чыктык. Безнең якта урманнар юк бит. Булганына да керергә ярамый. Сынган ботак табып күтәреп кайтканда да каравылчы күзенә чалынудан Ходай сакласын! Салам булмаса-тирес, тирес булмаса, тизәк кирпече юк. Җәйнең коры көннәрендә төшкә кайткач, иптәш хатыннардан станоклар алып, тизәк кирпече суга идем. Бераз үскәч, кызым кул арасына керә башлады. Мин сәнәк белән тирес тутырам, кызым таптап тора. Ишегалдына чыгарып тезәбез дә, бер атнадан, кипкәч, абзарга кертеп өябез. Кыш чыгарлык кирпеч әзерлибез, ә утынны кабызлыкка гына тотабыз. Безнең якта урманнар булмагач, бөтен кеше кизәк кирпече суга иде.
Бас әле станокка,
Станнары станда.
Без генә кирпеч сугабыз,
Бөтен Татарстанда, –
дип җырлап, үз күңелебезне үзебез күтәрдек. Әллә көлә-көлә еладык шунда. Кыш көне шуны һәркөнне биш кирпеч алып кереп, рәхәтләнеп яктык. Өебез кичкә кадәр суынмый торган иде.
Ә урман чыгарганда күргән-ишеткәннәрне сөйләсәң…
Казан артыннан килгән кызларның күргәннәре янында безнеке пүчтәк кенә булган икән әле. Урман эше белән сугыш елларында ук танышып, хәзер бригадир булып йөргән кызларның берсе болай дип сөйләде:
– 1943нче елда безне Суслонгерга урманга, агач чыгарырга җибәрделәр. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка – солы, үзебезгә 500 грамм ипи бирәләр, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта тотып бетләрне коябыз. Бердән алып унга кадәр санаганчы, шырпы тартмасы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием булмады.
Безнең белән бергә авылдашыбыз Габдулла да бар иде. Эшли торгач, Габдулланың күлмәге таушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә килде. Бер мари хатынына яшереп кенә утын алып кайтып биреп, күлмәкле булды. Ул мескен хатынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы да тузды. Тагын утын алып кайтып, аяк чолгаулы булдым, ә чабатаны үзем үрергә өйрәндем.
Безнең анда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде. Түзә алмаслык хәлләр… Бервакыт качып та карадык, куып тотып кире алып кайттылар, каты итеп кыйнадылар. Безнең белән күрше авыл кызлары бар иде. Аларны хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмәгәч, җәзадан котылып калдык. Ворошилов мондагы тәртипсезлекне, вәхшилекне үзе килеп күргәннән соң гына тәртипкә салдылар.
Менә шулай дип сөйләделәр…
Шулай… Окоп та казыдык, торф та чыгардык, урман да кистек … Болары ни булса да читтә булды, күргәннәрне дә читләрдән күрдек. Үзебездә, үзебезнекеләр белән җиңелрәк булырга тиеш иде…
***
Бер уйлаганда кешегә күп тә кирәкми икән инде: ялангач тәнеңне каплардай кешедән калган булса да киемең булса – әйбәт, өеңне җылыта аласың – дөнья рәхәте; ташландык шинельдән балаңа кием тегеп кидерә алсаң – бәхет; тамагың туйганчы ипи ашасаң – Аллага шөкер! Бүгенге тормыш белән чагыштырсаң – шаккатасың. Кайвакытта: “Ул Җиңү көнен нигә һаман да шулай зурлап уздыралар инде? Ветераннар да бетеп бара. Акча түгү генә түгелме” – дигән кебек фикерләр дә ишетелә. Бу тормышта бер тиенлек тә эш кырырга өлгермәгән яшьләрнең кулына пиво шешәсе тотып: “Бәйрәм белән!” – дип йөрүен күргәч, минем дә шулай уйлаганым бар. Җилсез дә селкенеп торган яшь буын вәкиленең, бәлки, әбисе йә бабасы сугышта катнашкандыр, бәлки, үлеп калгандыр. Әбисе минем Рауза әбием күргән михнәтләрне күргәндер. Алар өчен бирелгән фатирда яшәп ятучы замана баласы әби-бабасының хәлен барып белә микән яки сирәк булса да каберенә бара микән? Усалрак уй туды әле башымда… Үзем дә шушы буын баласы бит югыйсә. Әбиемнең истәлекләрен уку мине бөтенләй икенче кеше итте түгелме соң? Юк, барыбызны да бер чыбыктан сөрмик әле. Бар ул җирдә үткәннәрне онытмыйча, киләчәккә карап яшәүче яшьләр!
СОҢГЫ ДӘФТӘР
ҮЗ ӨЕМДӘ- ҮЗ КӨЕМ
Авылда бер буш ызба бар иде. Җәй көне шунда күчтем.
Мине механизаторларга ягулык ташырга куйдылар. Кайтышлый караңгыда көнбагыш арасына кереп, көнбагыш җыям да, кайткач, шуны киптереп кагам, аннары төн буе шуны ашап утырам. Башка нәрсәм юк ашарга. Беркөнне бригадир Салих абзый килеп керде. Төрмәгә утырта дип куркуымнан йөрәгем ярыла язды.
– Сеңлем, син кышка нәрсә ашамакчы буласың? – ди.- Мәктәп балаларыннан соң кырда бик күп бәрәңге калган. Ягулык илткәндә җый да бәрәңге сабаклары белән ябып куй, кайтышлый алып кайт.
– Әгәр мине тотсалар ни диярмен? – дим.
– Әгәр тотсалар, Салих абзый дуңгызларга җыеп илтергә кушты, диярсең, – ди.
Миңа тагын Аллаһ ярдәм бирде, кыш буе тәгәрәткән бәрәңге ашап чыктык, җәй буе да ашадык әле. Орлыкка да калды. Ун сутый бәрәңге утырттым.
Көн-төн эшләп, артыкны өмет тә итмичә, шуңа да сөенеп яшәлде инде.
Безнең илдә адәм баласына бер дә тыныч торырга, эшләгәненең әҗерен күреп, туйганчы ашарга ярамый микәнни соң? Үз балаларын нигә шул кадәр рәнҗетергә ирек бирә соң ул туган ил дигәнебез? Югыйсә, гәҗите-радиосы гел Ватан-ана ди бит. Ана кеше үз баласына шундый буламы? Үксез балалары булдыкмы соң? Сугыш вакытында, “Барысы да фронт өчен!” дип эшләп, рәхәт күрмәдек. Анысы аңлашыла иде. Күпмесе фронт өчен булгандыр – бер Ходай белә. Сугыш беткәч тә, заём белән, налог түләтеп җанга тиделәр. Кулыбыздан тотып, заемга имза куйдыралар иде. Түли алмасаң, нәрсәң бар, шуны алып чыгып китәләр.
Беркөн төнге сәгать уникедә сарыгым бәрәнләде. Мин боларны өйгә алып кердем генә, Пута Салихы килеп керде. Утыра да утыра бу. Сәгать берләр тулды.
– Бар инде Салих абзый өеңә кайт, безгә дә ял кирәк бит, – дим.
– Күпме телим, шулкадәр утырам әле. Бәлки сарыгың тагын берне бәрәнләр, – ди.
Сарыгым тагын берне бәрәнләде дә бу өч сарык дип язып чыгып китте. Хәзер инде миңа өч сарык өчен йон тапшырырга кирәк иде.
Миңнеруй ападан тана сатып алдым. Сыеры да юк дип көлмәсеннәр, сер бирмим, имеш. Март аенда танам бозаулады. Өйгә кертеп юындырдым, салам белән суны бутап әз генә он сибеп, саварга гына чүгәләгән идем, тагын Пута Салихы килеп керде бозау караучы белән. Биш литр угыз сөтен алып чыгып китмәкче болар.
– Салих абый, бу бит угыз гына, – дим.
– Бозауларга ярый ул, – ди Пута.
– Салих абзый, бозавыма гына калдыр инде, – дигәч, бер литрын калдырдылар. Шул чакта кызым елап җибәрде. Сөт сорап.
– Салих абзый, кызыма бер стакан гына калдыр инде, аның бит әле сөт тә күргәне юк, – дим. Сүген-сүгенә, тагын бер стакан өстәделәр. Кызым шуны бер кисәк ипи белән ашап бетерде.
– Кичкә тагын киләбез, кара аны урлап кала күрмә, – дип чыгып киттеләр.
Ул тананы алганчы, кәҗә генә алган булсам, чәй эчәргә сөт булган булыр иде дип уйлап куйдым. Кырык килограмм булгач, бозауларыбызны да колхозга алалар иде. Сыерым бер елны, көтүдән качып, уҗым ашап үлде. Шуннан соң кәҗә алдым. Кәҗәмне дә алып чыгып киткәч, Шакирә апа ике айлык бозау бирде, шул үсеп тана булды. Ул бозаулады да ашарга сөтебез булды, ләкин туйганчы ашатырга булмагач, сөте аз иде.
Кәшифә ападан калган өй тузды. Шакирә апа миңа бер буаз сарык бирде, ул бәрәнләде. Шуларны Шакирә апа белән Чистайга илтеп саттык та, шуңа акча өстәп, миңа әзер бура алдык. Өй җиткереп кердек. Бер елдан бу өебез янды. Без тагын урамда калдык.
Авылыбызда яхшы кешеләр дә күп иде, шөкер. Өй салганда, рус авылыннан алып кайткан мүгебез җитмәде. Газзә апа миңа мүк бирде. Җәмилә апа казан бирде. Минзак абзый яргыч (кул тегермәне) ясады һәм 4 тәрәзә пыяласы бирде. Яз көне Аю Гомәре җиде олау салам бирде. Мин шул салам белән абзар башымны сипләттем, калганын сыер белән сарыкларга ашаттым.
Казанда укып кайткан Гайфи абыйны председатель итеп куйдылар. Яхшы җитәкче, мәрхәмәтле кеше иде. Бервакыт Гайфи абыйны райкомга чакыртып: “Нишләп син колхозчыларыңа акча белән ипи бирәсең?” – диләр икән. “Ач кеше эшли алмый”, – дигән Гайфи абый. Менә шул Гайфи абый безнең өй янгач, утырышта:
– Раузаның өен рәтләргә кирәк. Бар булган ашлыгын дуңгыз фермасына тапшырсын да аның урынына амбардан яңа ипи алсын, – дигән.
Күмере белән бергә илтеп бирдем дуңгыз фермасына. Дүрт центнер бодай бирделәр. Күземә яшь тулды, ышанмыйча тордым. Шуннан соң без дә туйганчы ипи ашый башладык. Сабантуй көнне өебез өлгерде. Ул вакытта кызыма биш яшь иде.
Гомер ялгызлыкта үтә. Мин кызымның атасы – яшьли сөеп кавышкан иремнән бер яхшылык та күрмәдем дисәм дә була. Миннән дә бигрәк кызыма авыр иде. Беркөнне дус кызының әтисе сары тышлы кәнфит тә алып кайткан. “Шул чактагы читенлекләрне белсәң! Тамагыма төер утырды, кычкырып-кычкырып елыйсым килде. Аларның кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым. Башымны аска иеп, өйгә йөгердем. Әтисез үсү гомер буе бәгырьгә тиде”. Бу сүзләрне кызым үсеп буйга җиткәч кенә әйтте. Әтиле килеш әтисез үсте шул балакаем.
Тормыш авырлыгын бүлешен тартырдай кешесе булганнарга җиңелрәк. Акча, авыр эш, ашау-эчү ягыннан гына түгел, парлыларга караганда ялгызларга болай да кеше арасында кыен. Аларга теләсә кем ни теләсә шуны әйтә. Ялгыз хатын кыңгыраулы. Кыңгыравы җил исмәсә дә чылтырый. Җитмәсә, эте дә-бете дә сине мыскыл итәргә тора. Дөрес, минем кебекләр авыл тулы.
Бервакыт авыл кибетенә “Кубанская” дигән кызыл аракы кайтты. Литры – туксан ике тиен. Беркөнне Гайнулла абзый минем капкага килеп сөялде дә:
– Нихәлләр, балдыз, туган,
Алып кайтчы бер Кубань.
Шуның белән ике арадан
Бөтен шайтанны куам,
– дип такмаклый башлады.
– Гайнулла абзый, туган,
Алып кайтмыймын Кубань.
Әгәр бер сум акчам булса,
Шикәр алып, чәй куям, –
дип җавапладым мин.
Ялгыз хатын янына шулай мыскылларга килүчеләр күп була торган иде.
Шулай яшәргә тырышып яткан көн. Күрше авылдан бер шофер егеткә мине сорап, эштә вакытта әткәйгә килгәннәр. Әткәй кечкенә энемне җибәреп, мине чакыртып кайтартты.
– Минем бит кызым бар, – дим.
– Кызыңны әтәң алып калыр, – диләр. Мин:
– Барсам, кызымнан башка бармыйм, – дидем. – Үзем дә әнисез үстем, баламны да әнисез үстеримме?
Бармадым. Кире киттеләр тегеләр. Андыйларның алларыннан артлары яхшы.
НИГӘ БАРМЫЙСЫҢ, ДИСЕЗ СЕЗ
Менә тагын, шөкер, язлар җитте. Мин,үземне белә-белгәннән бирле, язларны көтеп алам. Бәләкәй чакта яшел үләнне көттек. Үлән чыкса, ачтан үлмибез, дия идек. Аннары көннәр җылыта, җылы кием кирәк түгел, дип. Өскә-башка сөенеп киярдәй җылы кием күрмичә үскәнгәдер инде. Үсә төшкәч, яз күңелләргә дәрт кертә бит. Тамагың тукмы, өстеңә киемең бармы дип сорап тормый, яшьлек үзенекен итә.
Олыгайдым инде. Кулыма каләм тотмаганга да күптән икән. Язам да бозам менә. Нигә язам? Кайчагында үземә шундый сорау биреп туктап та калам. Аннары тагын язып китәм. Бәлки, үзем киткәч, балаларым, оныкларым укыр. Акыллары булса, гыйбрәт алырлар. Бигрәкләр ачы булды бит инде безнең буынның язмышы.
Исәпләсәм исем китә,
Исәпләмимен генә, – дип җырлый торган иде мәрхүмкәем Шакирә апа. Бәләкәй чактан алып, картайганчы бер рәхәт тә күрелмәгән кебек, югыйсә. Барыбер үткәннәргә әйләнеп кайтасы килгән көннәр дә бар. Яшь чак булгангадыр инде. Яшьлек сагындырадыр. Ә бүгенгем Аллаһыма шөкерана кылырлык минем. Авырлыклар күреп үстергән кызымны, ничек итсәм иттем – аякка бастырдым. Кешедән ким-хур булмады. Көн-таң атса: ”Оныгымны, аның балаларын кулга алып сөяргә, кимәгән киемнәрне кияргә, төшкә дә кермәгән ризыкларны авыз итәргә насыйп иттең, Ходаем. Рәхмәт сиңа!” – дим.
Шулай да күңел кырылган чаклар да бар. Менә бүген дә оныкчыгым – бәләкәй кычыткан чыпчыгым – бәйрәмнән кайтты да: “Нигә әбиең килмәде? дип сорадылар”, – ди. Бара алмыйм шул. Нигә икәнен аңлатып бирә алырмын микән, юк микән? Бәлки, мин хаклы да түгелдер, дип икеләнеп тә куям. Тик “Мин дә тыл ветераны”, – дип, пута салихлары белән рәттән утырасым килми минем. Андыйларның, кулларын болгый-болгый, сугыштан соң җыйган мидәлләрен шылтыратып, ничек тылда тырышып эшләп, мимечне җиңәргә булышканы турында сөйләгәннәрен тыңлап утырасым килми. Ничек тырышканы онытырлык булмады.
Баламның атасы Мөхәммәтнең ничек итеп ветеран исемен алдан йөртеп, үзенә генә түгел, икенче хатыныннан туган балаларына фатир, машина, кешедә булмаган товарлар алуын сөйләп мактанганын тыңлыйммы? Олы кызына сыңар оек та алып бирмәгән килеш.
Ә минем белән тубыктан карлы су ерып симәнә ташыган, авызыннан өзеп соңгы телем ипиен сындырып, минем белән бүлешкән иптәшләрем мәрхүмнәр шул. Язга чыкса үләндер, кәлҗемәдер ашап ач үлемнән котыла алган балалар да олыгаеп баралар инде. Тик алар беркем түгел. Исән калганнарына рәхмәт әйтсеннәр диләр микән!?
“Рауза усал ул!” диләрдер инде. Усалдыр шул. 1946нчы елда военкоматка чакырып, сугыш вакытында яхшы эшләгән өчен мидәл белән бүләкләгәннәр иде. Шуннан башка ничә еллар дөньяда бар икәнне дә белүче булмады. Шул 9 нчы Май алдыннан гына искә төшереп алдылар инде. Биш ел саен диярлек калай тактылар.
Сугышта катнашканнарга хөрмәт. Күпсенмим. Ут эчендә йөргәннәр. Аларга тиеш. (Тик чын сугышны күргәннәр сирәгәеп бара бугай шул инде!) Ире, атасы сугышта үлгәннәргә нәрсәдер бар – минекеләр үлмәде, шөкер анысына. Ә шулай да сабыйлыктан да чыкмаган кызларның кышкы зәмһәрир суыкларда үзләреннән юан агач кисеп интеккәннәре, күкрәктән су ерып торф чыгарганнары, күтәрәмгә калган колхоз малларын саклап калып, үзләре ачтан газапланганнары “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” булмадымыни! Аякларга туңып береккән чабаталарны куптарулар төшкә кереп бүген дә йөдәтмиме әллә? Күккә ашкан агачлар астында калып имгәнгән иптәшләремнең ыңгырашуы, ачлыктан күбенгән ятим балаларны өеннән аерып, детдомга озатканда елаулары бүген дә колакта. Санап кына бетерерлекме!? Үтте инде! Баштан үтте! Фронт сызыгы безнең йөрәк аша да узды ул! Авырлык күрер өчен ут астына керү мәҗбүри түгел. Утны янәшәңдәге кешеләр дә яга ала.
Күргәннәрне искә төшерәм дә бүгенгемә шөкерана кылам. Байлыгы да, клубка чакырып мактаулары да кирәкми миңа. Мин бары көн дә Ходайдан балаларыбызга, оныкларыбызга без күргәнне күрсәтмәсәң иде дип сорыйм.
Усал диярсез инде. Усал булсам да, мин берәүгә дә без күргәннәрне күрсен иде дип, үксезләр язмышы теләмим. Баштан үтте. Төрлесе! Үтте инде!
2000 ел, май.
***
Соңгы дәфтәрнең соңгы битен яптым. Күз алдымнан гади татар хатынының, юк алай гына түгел, туган халкымның бер гасырлык тарихы үтте. Никадәр аз беләбез икән без әбиләребез-бабайларыбыз турында! Миңа Рауза әбиемнең әманәтен үтисем калды – алар күргәннәрне бүгенге буынга –безнең буынга җиткерергә кирәк. Бәлки, әбием әйтмешли, кем дә булса акыл алыр, кемдер бүгенге тормышына шөкерана кылыр.
Хәтер – гаҗәеп кызык нәрсә! Әгәр кешелекнең хәтере югалса, ул, мөгаен, киребаштан – таш гасырдан яши башлар иде. Һәм тамчы да алга китеш булмас иде. Ходай Тәгалә шуңа да Хәтер дигән нәрсәне бар иткәндер. Кешеләр үткәннәрдән гыйбрәт алсын, хаталарны кабатламасын өчен.
Сноска:
*Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында “Повесть” номинациясендә 1 урын алган әсәр.