Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова һәм шагыйрь, прозаик, “Казан утлары” журналы бүлек мөхәррире Рафис Корбан Казан федераль университеты филиалы булып саналган Алабуга педагогия институты студентлары белән очрашты. Бу чара доцент, тәнкыйтьче, прозаик Гомәр Даутов ярдәме белән үткәрелде. Студентлар татар әдәбиятының бүгенге хәле белән кызыксынды, икесенең дә әсәрләренә анализ ясады. Сорау-җавап рәвешендә барган кичә яшьләрдә бик матур тәэсир калдырды.
Яңа комментарий өстәргә