Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нәбирә Гыйматдинова Апаста кунакта булды

Апас Үзәк китапханәсендә берсеннән-берсе матур чаралар, танылган шәхесләр, күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар әледән-әле узып тора. 1 октябрь көнне шундый кичәләрнең берсе популяр китаплар авторы, Халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова катнашында узды. “Язмышлар җыям” дип аталган чарада районыбызның китап укучылары, авыл китапханәчеләре, китапханә каршында эшләп килүче “Сердәш” клубы әгъзалары, җитәкчеләр катнашты.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Мингазиев Рөстәм Хәсип улы Нәбирә ханымның иҗатына соклануын, тирән хөрмәтен белдерде. “Без һәрвакыт Сезне үзебезнең кунакчыл Апас җирлегендә күрерүебезгә шатбыз, киләчәктә дә матур очрашулрда күрешергә насыйп булсын,”- диде ул үз чыгышында.

Милли китапханәнең фәнни-методик бүлегенең өлкән китапханәчесе Зәйнәб Әбүгали кызы Җамалиева исә Апас Үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә булган тирән ихтирамын белдереп матур сүзләр, теләкләрен җиткерде. “Хезмәтегез өчен һәркайсыгыз олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз,”- дип йомгаклады ул үзенең сүзен.

Әлеге чара Нәбирә Минәхмәт кызының иҗатына, әсәрләренә багышланып әңгәмә рәвешендә үтте. Төрле танылган әсәрләр турында фикер алышу, авторның иҗатына һәм тормышына кагылышлы сорауларгы җавап алу тамаша залын тутырып очрашуга килгән райондашларның күңеленә бик хуш килде. Халык язучысы Нәбирә ханымның үзенчәлекле фикер сөреше, үз фикерен халыкка җиткерү белүе, үҗәт, тәвәккәл булуы, барлык сорауларга да тулы, эчкерсез җавап бирүе һәркемдә соклану хисен тудырды.

Киләчәктә дә Нәбирә Гыйматдиновага иҗади уңышлар, гаиләсендә тигезлек, күңел тынычлыгы теләп калабыз.

Чыганак: apastovo.ru

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар