Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Муса Җәлил музей-фатирында “Кадерле минутлар, бәхетле сәгатьләр” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте

Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында “Кадерле  минутлар, бәхетле сәгатьләр” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Анда каһарман шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Мәрасимне музей директоры Нәзирә  Фәттахова ачып җибәрде һәм ТР язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага сүз бирде.

Кичәдә Җәлилнең кызы Чулпан ханым һәм оныгы белән оныкчыгы да катнашты. Чулпан ханым әтисе турында истәлекләр белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде.

Нотыклар Кариев исемендәге яшьләр театры артистлары башкаруында Җәлилнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

Кичәдә шулай ук Язучылар берлегенең  әдәби консультантлары Галия Зәйнуллина һәм Марат Закир, фоторәссам Шамил Хөсәенов та катнашты. Түбәндә ул төшергән фотосурәтләрне күрәсез.

 

 

 

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева