Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мостай Кәрим пьесалары драматургияне өйрәнү буенча фәнни проект сайтына урнаштырылган

Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» һәм «Ташлама утны, Прометей!» пьесалары драматургияне өйрәнү буенча дөньякүләм фәнни проект сайтына урнаштырылган.

«Башинформ» агентлыгы кинорежиссер Таңчулпан Буракаевага сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге эш DraCor халыкара проекты кысаларында Мостай Кәрим Фонды ярдәме белән башкарылган.

DraCor – Германия (Потсдам университеты) һәм Россия (Югары икътисад мәктәбе) фәнни коллективларының уртак проекты. Ул төрле телләрдә иҗат ителгән пьесаларны заманча компьютер технологияләре ярдәмендә укырга, чагыштырырга һәм фәнни яктан анализларга ярдәм итә.

DraCor проекты өчен мөһим шартның берсе – авторлык хокукларын бозмау. Шунлыктан әлеге ресурста әсәрләре инде күптән иҗат ителү сәбәпле иҗтимагый казаныш дип танылган авторларның иске текстларын гына табарга мөмкин.

Мисал өчен, Галиәсгар Камал (1879-1933) пьесаларын үз эченә алган татар драматик корпусы шуны истә тотып ясалган.

tatar-inform.tatar/


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина