Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Минзәлә районы Тулбай авылында шагыйрә Салисә Гәрәевага монумент ачылды

Монумент ачу тантанасында Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, Татарстан Республикасының Яр Чаллы бүлеге язучылар союзы җитәкчесе
Факил Сафин, Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова катнашты һәм чыгыш ясадылар.

Салисә Гәрәева — шигърияттә үз-үзен тапкан, үз җирлеге, үзенә хас алымнары, шигъри табышлары булган шагыйрә. Салисә ханым Уралдан, Чиләбе өлкәсеннән татар тавышын Татарстаныбызга җиткергән кеше ул. Стела бу авылда яшәүче эшмәкәрләрнең, авыл халкының үзара салым акчасы һәм авыл тормышына битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы җимеше. Мондый монумент беркайда да юк, шагыйрә исән чагында куелган стела авылга ямь биреп тора, моның өчен Тулбай авылы халкына рәхмәт белдерделәр чыгыш ясаучылар.

Күренекле шагыйрәгә 85 яшь тулу хөрмәтенә аның шигырьләренә язылган җырлардан авыл клубында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарада Салисә ханымның туганнары, авылдашлары, Чаллы шәһәреннән килгән бер төркем язучылар, Урыс гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, район администрациясе вәкилләре катнашты.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин