Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Минзәләдә Салисә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар

Мәрхүмә белән хушлашу мәрасиме соңгы елларда шагыйрә гомер кичергән өлкәннәр йорты территориясендә үтте.

Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева белән хушлашырга  Минзәлә районы җитәкчелеге, ТР Язучылар берлеге әгъзалары,  каләмдәш дуслары, шагыйрәнең иҗатын яраткан һәм аны якын иткән якташлары, авылдашлары, туганнары  килгән иде.

Шагыйрә белән хушлашу сүзләрен район җитәкчелеге исеменнән  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, ТР Язучылар берлеге исеменнән Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин әйтте, дуслары, танышлары чыгыш ясадылар.

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт дини йолаларга туры китереп, шагыйрәне соңгы юлга озатуда катнашты.

Салисә Гәрәева Минзәлә шәһәренең татар зиратында, язучы Фәнзаман Баттал белән янәшә, данлыклы шәхесләр аллеясында җирләнде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов
Фев
10
Вт
Солтан Шәмси