Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Минем күңел – язылмаган китап» 

20 нче февральдә Буа районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә Гөлнур Айзат иҗаты һәм эшчәнлеге буенча “Минем күңел – язылмаган китап” республикакүләм  фәнни-гамәли конференция үтте.

Әлеге зур чарада Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Таатарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзат; Буа муниципаль районы хакимияте башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов; Татарстанның халык шагыйрьләре Газинур Морат,  Марсель Галиев, язучы, шагыйрь, драматург Хәбир Ибраһим, Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Мөнир улы Закиров; авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, ТР дәүләт премиясе лауреаты Р.Ш.Зыятдинов;  Буа якташлык җәмгыяте идарәсе әгъзасы Р.И.Фәсхетдинов; Татарстан телерадиокомпаниясе журналисты Т.К.Сәгыйтов, Ульяновск  өлкәсе татарлары  милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Ф.Сафин,  Татарстан телерадиокомпаниясе журналисты Мөршидә Җиһан;  Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы – Н.А.Македонская; Бөтендөнья  татар Конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе, “Байрак” газетасы редакторы Г.Г. Камалетдинов; “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма җитәкчесе Н.Ф.Гайнуллина, “Буа дулкыннары” телерадиокомпания хезмәткәрләре катнашты. Конференция кунаклары һәм катнашучылар Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда,  “Ватанны саклаучылар” дип исемләнгән күргәзмәдә булдылар.

Конференция  эше 6 юнәлештә алып барылды.

  1. ”Туган ягымның тылсымлы төсләре”. Гөлнур Айзат иҗаты буенча рәсемнәр бәйгесе.
  2. ”Хатлар яздым утырып…” (Якын кешеләреңә, әти-әниләргә, Гөлнур Айзатка хат язу).
  3. ”Шигырь – тылсым!” Г.Айзат шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе.
  4. “Яшәү мизгеленең тәмен тойсаң,

Мең төсмерле матур җыр чыга”. Г.Айзат сүзләренә иҗат ителгән җырлар бәйгесе.

  1. “Гөлнур Айзат әсәрләрендә үзенчәлекле тел-сурәтләү чаралары”.
  2. Методик эшкәртмәләр бәйгесе. (педагоглар өчен)

Гөлнур Айзат иҗаты һәм эшчәнлеге буенча “Минем күңел – язылмаган китап” республикакүләм  фәнни-гамәли конференция җиңүчеләре ТР Язучылар берлегенең дипломнарына һәм Гөлнур Айзатның кыйммәтле бүләкләренә, уңышлы чыгыш ясаган укучылар лауреат дипломнарына ия булдылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар