Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Милли китапханә Фатих Әмирханга багышланган электрон белешмәлек әзерләде

XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2021 елда 135 ел тулды. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге биобиблиографик белешмәлек әзерләде.

Әдипнең тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән биобиблиографик белешмәлектә  аның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, видеоязмалар, әдипнең әсәрләре, аудиоязмалар, презентацияләр, методик материаллар урын алды.

Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Ф. Әмирханның төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Фатих Әмирханга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Аерым шәхесләргә  багышланган белешмәлекләр Интернеттан файдаланучыларның киң аудиториясенә, татар халкының тарихы, мәдәнияте  һәм сәнгате белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр