Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Милли китапханәсендә «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе»н тәкъдим итү кичәсе узачак

26 мартта Татарстан Милли китапханәсендә Якутиядә якут телендә чыккан «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе»н һәм Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында дөнья күргән башка китапларны тәкъдим итү кичәсе була.

Чарада Татарстан язучыларының XX корылтаена килгән шәрәфле кунаклар –  Якутия (Саха) Язучылар берлеге рәисе Гаврил Андросов, Якутиянең халык язучысы Наталья Харлампьева, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Казахстаннан «Простор» журналы баш редакторы Фәрхад Таминдаров, Үзбәкстаннан «Шәрык йолдызы» журналы баш редакторы Сироҗетдин Рауф катнашачак.

Башлана 17 сәгатьтә. Керү ирекле.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм