Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрә һәм галимә Чулпан Зарипова-Четин Европада үткәрелгән халыкара симпозиум һәм конгрессларда катнашты

Милләтәшебез, шагыйрә һәм галимә, Төркиянең Карс шәһәрендә урнашкан Кавказ университетының филология фәннәре докторы, профессор Чулпан Зарипова-Четин 2024 елда татар мәдәниятен һәм күренекле татар язучыларының иҗатын таныту максаты белән Европада үткәрелгән халыкара симпозиум һәм конгрессларга катнашуы белән бәйле мәгълумат бирде.25-27 майда Швейцариянең Берн шәһәрендә Төркия, Америка Берләшек Дәүләтләре, Австралия, Италия, Россия, Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Косово, Марокко, Ливан, Эфиопия, Гыйрак, Иран, Синегал, Сүрия һ.б. дәүләтләрдән килгән галимнәрнең катнашуы белән үткәрелгән EJSER 13th International Symposium On Social Sciences Bern-Switzerland симпозиумында “Бишек җырларыннан бер халыкны тану (татар шагыйре Габдулла Тукайның бишек җырлары үрнәгендә)” исемле чыгыш ясаган Чулпан Зарипова-Четин “Габдулла Тукайның бишек җырларында сүзләр игътибар белән сайланган. Аларда бик күп тарихи һәм иҗтимагый үзенчәлекләр,​​ татар халкының җирле элементлары (кием-салымы, аш-су культурасы, архитектурасы һ.б.), гореф-гадәтләре һәм традицияләре ярылып ята. Татар тормышының матди һәм рухи кыйммәтләренә мөрәҗәгать итеп, ул бишектәге ​​баланың нәселе белән бәйләнешен саклый, аны тормышка очрый торган ситуацияләргә әзерли.” дигән нәтиҗә ясап, бөек шагыйребезне бу өлкәдә таныткан беренче галимә булуы белән горурлана.

25-28 октябрьдә Франциянең башкаласы Парижда Төркия, Россия, Әзербайҗан, Согүд Гарәбстаны, Румыния, Литва, Марокко, Бангладеш, Косова, Грузия һ.б. өлкәләрдән килгән галимнәрнең катнашуы белән үткәрелгән VIth ISPEC International Congress On Contemporary Scientific Research, ә 11-13 ноябрьдә Италиянең башкаласы Рим шәһәрендә Төркия, Әзербайҗан, Һиндистан, Пакистан, Албания, Португалия, Германия, Бразилия, Швеция, Перу, Франция, Венгрия һ.б. күп кенә өлкә галимнәренең катнашуы белән оештырылган XI. International European Congress On Advanced Studies In Basic Sciences халыкара конгрессларында исә Чулпан Зарипова-Четин күренекле татар язучысы Фатих Кәриминең “Европа буйлап сәяхәт”е белән бәйле чыгышлар ясап кайткан. Бу чыгышларны әзерләгәндә галимәнең төп максаты – Фатих Кәриминең татар халкының күренекле сәнәгатьчесе, алтын приискалары хуҗасы, хәйрияче, нашир һәм 1нче гильдия сәүдәгәре Шакир Рәмиев белән бергә Көнбатыш Европа илләренә сәяхәткә чыгып, Франция һәм Италия өлкәләре белән бәйле язып калдырган тәэсирләрен фәнни күзлектән анализлау булган. Фатих Кәрими белән Шакир Рәмиевнең 14 көн Парижда яшәп һәм берничә көн генә Италияне күреп, кызыксыну уяткан төрле тарихи җирләрдә, уку йортларында, әдәби чараларда, күңел ачу җирләрендә булулары галимәгә язучының тәэсирләрен ХIХ гасыр ахыры һәм көнебез күзлегеннән анализлап кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек биргән: “Ни бары егерме тугыз яшендә булган Фатих Кәрими бу сәяхәтнамәсендә каршыбызга кызыксынучан, белемле, киң эрудицияле, рациональ һәм практик нәтиҗәләр ясауга сәлатле, шулай ук сәнгатькә, табигый матурлыкларга гашыйк һәм фәлсәфи уйларга омтылучан татар зыяласы булып чыга. Фатих Кәрими татар укучыларын барып күргән илләрнең тарихы, этнографиясе, көндәлек тормышы, яшәү рәвеше, мәгариф системасы, нәшрият һәм сәясәте белән таныштыра, XIX гасыр ахыры француз җәмгыяте, икътисады, мәдәнияте һәм сәнгате турында бихисап күп мәгълүмат бирү белән беррәттән кыйммәтле фикерләр дә әйтә, француз һәм татар халкының тормышын һәм мәдәниятен чагыштырып мөһим нәтиҗәләр ясый. Мәсәлән, Италиянең табигатенә, һава торышына, авыл хуҗалыгына, бигрәк тә Италия халкының көндәлек тормышына, холкына һәм аш-су культурасына бәйле кызыклы төшенчәләрен каләмгә ала. Европада белем алу һәм хатын-кыз хокуклары турында да уйлана. Италиянең оҗмах булуының сәбәбен дә Италия халкының эш сөючән, чиста һәм сак булуында күрә. Шул ук вакытта Италия халкының милли үзенчәлеген һәм яшәү рәвешен үз милләте казан татарлары белән чагыштырып, Рәсәйдә яшәүче башка халыкларга караганда тырыш һәм игътибарлырак татарларның күп вакытларын күңел ачу белән үткәргәннәренә пошынып яза.”

Чулпан Зарипова-Четин Парижда һәм Римда үткәрелгән конгрессларда да татар әдәбияты белән бәйле бердәнбер чыгыш ясаучы булган. Галимәнең ясаган чыгышлары төрле өлкәләрдән килгән галимнәрдә зур кысыксыну уяндырган. Ул моннан соң да дөньяның төрле өлкә һәм кыйтгаларында татар халкының күренекле язучыларын таныту эшен дәвам итәчәген белдерә.

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров