Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мамадышта Шәйхи Маннур премияләрен тапшырдылар

15 гыйнварда Мамадышта Шәйхи Маннурны искә алу чаралары узды. Үзеннән соң зур иҗади мирас калдырган, туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә ачкан күренекле каләм иясе турында истәлекләр белән якташлары Зиннур Мансуров, Миңгол

Галиев, Вәрис Гали бүлеште. Искә алу чаралдларында Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары: Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров; Вәрис Гали, Рафаил Газизов, Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча консультанты Марат Закир, Камил Кәримов, Рәкит Аллабирде, Амур Фәләх  катнашты.

Каләм ияләренә үз исемен йөрткән премияләр тапшыру -Шәйхи Маннурның васыяте. Быел премиягә язучыл Камил Кәримов һәм  Мамадыштан Фәрит Хисмәтов лаек булды.

Чара кысаларында Мамадыш төбәгендә яшәп иҗат итүче каләм ияләре – Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Рәсимә Галиева, Раим Гобәевка “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек медальләре дә тапшырылды.
(фото Мамадыш районы сайтыннан алынды)

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр