Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мамадышта Шәйхи Маннур  исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы  узды

15 январь көнне Мамадышта күренекле татар әдибе Шәйхи Маннур  исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы  узды.

Кунакларга һәм лауреатларга сәламләү сүзе белән Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов мөрәҗәгать итте, Шәйхи Маннурның Татарстан мәдәниятенә керткән өлешен һәм аның мирасын саклау өчен премиянең әһәмиятен ассызыклады.

Татарстанның Мамадыш төбәге күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурның  туган ягы. Һәр ел саен 15 январьда, язучының туган көнендә шигърият бәйрәме уза, лаеклы шәхесләргә әдәбиятның аксакалы, мәшһүр язучы исемендәге премия бирелә.

Быел Шәйхи Маннур премиясенә язучы, журналист, Түбән Кама  шәһәрендә чыга торган “Туган як”  газетасы баш редакторы  Фәрит Имамов “Мәхәббәт талисманы”, “Вакыт галәмәтләре” китаплары; “Казан Утлары” журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбударова “Умарта” китабы; Үсәли урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле укытучысы һәм укучыларны берләштергән “Илһам” әдәби түгәрәге җитәкчесе Зөбәрҗәт Хәйбуллина  лаек булды.

Мамадыш районы “Нократ” газетасы баш мөхәррире, язучы Вәрис Галигә   Мамадыш районының “Фидакарь хезмәт өчен”   һәм 2025 елда ике тапкыр алгы сызыкка, Махсус Хәрби Операциядә ил тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә гуманитар ярдәм илткән батырлыгы өчен “Участник гуманитарного конвоя” медальләре  тапшырылды. Каләмдәшебез белән чиксез горурланабыз!

Бүләкне Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов һәм ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм тапшырды.

Кичә барышында Казаннан килгән язучылар Зиннур Мансуров,  шагыйрь һәм җырчы Георгий Ибушев, Чаллыдан шагыйрь Рәкит Әбделманов, Түбән Камадан язучы Нурзия Мирхазова, Мамадыш язучылары Вәрис Гали, Рафаил Газизов   әдәби мирасы милли байлыкка әйләнгән Шәйхи Маннурның  тормыш юлын искә төшереп, аның актив гражданлык позициясен, үз акчасына  туган авылы Тулбайда китапханә төзүен, аны китаплар белән тулыландыруын һәм гомер буе яшьләрне иҗатка һәм белемгә җәлеп итәргә омтылуы турында сөйләп искә алдылар.

Бүген бу тарихи бинада мәгърифәтче истәлеген саклаучы аның исемендәге мемориаль музей-китапханә эшли. Кунакларны музей белән дә таныштырдылар.

Кичәдә язучы, Бөтендөнья әдәби марафон проекты җитәкчесе Раил Гатауллин һәм Ватаным Татарстан газетасы хезмәткәре Гөлгенә Шигапова, матбугат ветераны Алсу Спиридонова әдәбият мәйданына яшьләрне җәлеп итү максатыннан укучылар белән интернет ресурслары белән эшләү юнәлешләрен сөйләштеләр.

Интернет киңлекләрендә классик язучыларның һәм яңа заман иҗатчыларының  әсәрләре белән даими танышып бару. аларның нинди уйлар, нинди сулыш белән яшәгәнен блогларындагы язмалар аша белеп; шулай ук, күпсанлы жанр төрләрен үз эченә алган һәм гаҗәеп  төрле әдәби юнәлештәге сайтлар белән танышу укучыны яңа баскычка күтәрә, яңа  иҗади тикшеренүләргә, иҗатка юл саладыр.

Шунысы сөенечле, алдагы елга Шәйхи Маннур иҗатына багышланган Республика күләмендә фәнни – гамәли конференция оештырылачак, премиянең күләме дә  артачак. Иҗатка  юллар ачык!

Татар халкының меңъеллык әдәби мирасында якташ язучыларны таный һәм хөрмәтли белү, аларның хезмәтләре белән кызыксынып танышу теләге уяну өчен бик кирәкле, мөһим чара бу.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
10
Вт
Солтан Шәмси
Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева