Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөслимдә Тукай скверында Ләбиб Леронга элмә такта куелды

Мөслим районының Түреш авылында туган шагыйрь Ләбиб Леронга Тукай скверында элмә такта куелды. Ул быел Г.Тукай бүләгенә ия булды.

Районның горурлыгы булган олпат әдипләр – Зөлфәт, Фоат Садриев, Факил Сафин фотосурәтләре арасында Ләбиб аганың портреты да лаеклы урын алды. Тантанага ул үзе дә кайткан иде. Бу турыда «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.

“Тукай премиясен Мөслимнең әле тагын кимендә өч кешесе – Зифа Басыйрова, Харрас Әюп, Флүс Латыйфи алган булыр иде. Алар аңа бик лаек иде. Монда җыелган яшьләр, балалар нинди дә булса сәнгать өлкәсендә зур бүләкләргә лаек булырлар дип ышанам”, – диде Ләбиб Лерон.

Район башлыгы Альберт Хуҗин котлавыннан соң, Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләр дә үзләренең җылы теләкләрен җиткерде.

“Ләбибнең бу исемне алуын бик тә теләгән идек, чөнки иҗаты белән ул аңа лаек”, – диде Фоат ага үзенең чыгышында.

Чарада район мәктәбе укучылары концерт программасын тәкъдим итте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм