Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөслимдә китап бәйрәме – яшьләрнең шигъри җыентыгы дөнья күргән

18 апрель көнне Мөслим районы Үзәк китапханәсендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларының әсәрләре тупланган “Талантлы син, туган җирем!” исемле шигъри җыентыкны тәкъдим итү бәйрәме узды. Бу – Мөслим төбәге яшь иҗатчыларының икенче китабы. Анда кырыкка якын баланың әсәрләре урын алган. Чарада мәктәп укучылары арасында уздырылган әдәби бәйге җиңүчеләре бүләкләнде, җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәмдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Лилия Гыйбадуллина һ.б каләм әһелләре, шулай ук  Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бадретдинова, районның «Үзәкләштерелгән китапханә» учреждениесе директоры Айсылу Мадьярова, укучылар, укытучылар, китапханәчеләр катнашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина