Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәскәүдә Әнгам Атнабаевка багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгендә Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Әнгам Атнабаевка багышланган «Мин бу җирне матурларга тудым» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кичәне Татар мәдәни үзәк китапханәсе җитәкчесе Розалия Хәнәфиева әзерләде һәм алып барды. Кичәдә артистлар Атнабаев сүзләренә язылган популяр җырларны яңгыратты, шигырьләрен укыды. Катнашучы артистлар барысы да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе «Ак калфак» оешмасы әгъзаләре.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр