Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Җәмәгатьчелек Разил Вәлиевны соңгы юлга озата

Җәмәгатьчелек Камал театры залыннан күренекле халык шагыйре Разил Вәлиевны соңгы юлга озата. Разил Вәлиевның җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган. Аның белән хушлашырга бер зал халык килгән.

Разил Вәлиевны озату мәрасимендә хушлашу сүзләрен Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Əминов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов әйтте.

Хушлашу мәрасимен ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып бара. Туганнары исеменнән хушлашу сүзләрен Тәлгать Абдуллин әйтте. Коръән аятьләрен Җәлил хәзрәт укыды.

Разил Вәлиев Курган зиратында җирләнәчәк.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова