Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә заманча драматургия семинарының 2нче һәм 3нче турлары узачак

Заманча драматургия буенча интенсив семинарның икенче турында Мәскәү, Уфа һәм Санкт-Петербургтан килгән экспертлар катнашачак. Алар беренче турдан узган тугыз авторның пьесаларын укып, аларга бәя бирәчәк, уңышлы урыннарын билгеләп, җитешсез җирләренә авторларның игътибарын юнәлтәчәк.

— Интенсив семинарның икенче туры 15-17 августта Әлмәт театрында узар, дип планлаштырыла. Һәр яшь драматург экспертлар комиссиясе әгъзалары арасыннан индивидуаль эшләр өчен үзенә остаз сайлап алачак, — диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр.

Исегезгә төшерәбез, беренче тур быелның 30 гыйнварыннан алып 2 февраленә кадәр дәвам иткән иде. Оештыручылар — Татарстан Язучылар берлеге, Әлмәт татар дәүләт драмтеатры, «Татнефть» хәйрия фонды.

Семинарда 19дан алып 57 яшькә кадәр 14 кеше катнашты. Алар арасында драматик әсәрләре театрда куелган авторлар белән беррәттән пьеса язып карарга хыялланып кына йөргән яшьләр дә бар иде. Болар — «Татнефть» оештырган «Аулак» театраль мәйданчык артистлары, журналистлар, нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләр һ.б.

Башкортостанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләймәнов үзенең авторлык методикасы нигезендә семинарда катнашучыларны туры мәгънәсендә кулларыннан тотып булачак пьесаларының контурын булдырырга өйрәтте. Беренче тур нәтиҗәсе буларак Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүче тугыз яшь драматург пьеса язды.

Икенче турда театраль белгечләр шул пьесаларны «сүтеп җыячаклар». Экспертлар комиссиясендә Зиннур Сөләймәновтан тыш күренекле режиссёр Искәндәр Сакаев (Санкт-петербург) һәм танылган театровед Павел Руднев (Мәскәү) эшлиячәкләр. Аннары авторларга әсәрләрен камилләштереп язып бетерер өчен бер ай вакыт бирелә.

Яшь драматурглар төзәтелгән пьесаларын тапшыргач, алар Татарстан һәм Башкортостан театрлары режиссёрларына тәкъдим ителәчәк. Алар семинар барышында язылган пьесалар буенча эскизлар әзерлиячәк. Мәртәбәле театр белгечләреннән торган жюри 2026 елның 2-4 февраль көннәрендә эскизларны карап җиңүчеләрне билгелиячәк. Аларга акчалата бүләкләр тапшыру каралган. Интенсив семинарның нәтиҗәләре Әлмәт театрында 4 февральдә ясалыр, дип көтелә.

— Безнең семинарның нәтиҗәсе буларак театрларның репертуарлары яңа кызыклы спектакльләр белән баер, дип өметләнәбез, — диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр. — Ә иң мөһиме — татар драматургиясендә яңа исемнәр барлыкка килер, яшь авторлар актив иҗат итә башлар, дип ышанабыз!

Резедә Шәмсуллина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июл
21
Вт
Люция Әблиева
Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
7
Пт
Марс Яһудин