Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә шагыйрь Нур Әхмәдиев һәм композитор Рәис Нәгыймов истәлегенә кичә булды

20  апрельдә татар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова премияләре лауреаты Нур Гариф улы Әхмәдиев һәм композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 33 ел буе 1 нче балалар музыка мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе булган Рәис Нәгыймовны искә алу кичәсе узды.

Кичә Әлмәт Татар Дәүләт драма театры директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлова идеясе, Татнефть хәйрия Фондының “Рухият” программасы ярдәме белән искиткеч оешкан дәрәҗәдә эшкә ашырылды, театр артистлары галиҗәнәп моңдарларыбызның әсәрләрен тәфсилләп халык күңеленә ирештерделәр. Ә тамаша залында инә төртерлек тә урын юк иде. Бу төбәкнең яратып өлгергән җырларын халык аягүрә кул чаба-чаба тыңлады… Әлмәт төбәген җырлы-моңлы итүдә зур өлеш керткән, үзләреннән соң исемнәре танылып өлгергән шәкертләр калдырган ике кабатланмас шәхеснең рухы шәрифләренә нур өстенә нур булып ирешкәндер, иншалла!


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр