Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр

Татарстан Республикасы көнендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча  Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.

Премия «Әдәбият» номинациясендә балалар язучысы, «Яшь техниклар станциясе»ндә өстәмә белем бирүче педагог  Резеда Фәрхетдиновага һәм шагыйрә, «Белое перо Белая ворона» ЛИТО филиалы җитәкчесе Екатерина Аничкинага тапшырылды.

«Журналистика» номинациясендә журналистика ветераны Вакатова Анастасия Михайловна, «Сәнгать» номинациясендә район мәдәният йортының техник бүлеге мөдире, «Заман» вокал төркеме җитәкчесе Айнур Сәйфиев һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Рәфыйк Таһиров, «Иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге» номинациясендә Әлмәт картиналар галереясе директоры Розалия Минабетдинова бүләкләнде.

Язучы Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә 1994 елдан башлап ел саен, 2009 елдан ике елга бер тапкыр бирелә.

(“Татар-информ”)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр