Әлмәт язучыларының май ахырында шәһәр паркында укучылар белән очрашуы матур традициягә әйләнеп бара. 28 майда биредә «Күңелнең язгы моңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бер ел элек тә «Әдәби атнакич» мәдәни проектын тормышка ашыру максатларында шундый ук чара оештырылган иде, тик аңардан аермалы буларак быел Татарстан нефтенең 60 еллыгы исм. шәһәр паркы сәхнәсендә Мөслим язучылары да чыгыш ясады.
«Әдәби атнакич» мәдәни проекты 2024 елның ноябрендә старт алган иде. Ел ярым эчендә Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина һ.б. билгеле шагыйрьләр белән очрашулар уздырылды. Бу турыда үз чыгышында проектны оештыручыларның берсе, «Татнефть» хәйрия фондының директоры Эльмира Газизова да басым ясап сөйләде.
«Безнең белән бергә «Әдәби атнакич» проектын гамәлгә ашыручыларга — Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә, мәгариф идарәсенә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Балаларда каләм әһелләре белән очрашулардан соң шигърияткә, матур әдәбиятка, гомумән, китап укуга кызыксыну туа, алар шул рәвешле яңа белемнәр алалар, фикерләрен тупларга, формалаштырырга өйрәнәләр. Ә белемле балалар — безнең тотрыклы киләчәгебезнең яхшы нигезе», — диде Эльмира Газизова кичәне рәсми рәвештә ачып җибәргәндә.
Нефть төбәге иҗатчылары әлмәтлеләргә шигырь, җыр-моң һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Әдәбият бәйрәменең төп геройлары — Фоат Садриев, Людмила Аланлы, Дарина Мороз, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Екатерина Аничкина, Резеда Хәертдинова, Илүсә Нәбиуллина, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, Лилия Яссир, Гүзәлия Галләмова, Зөлфия Сираиева, Нәфисә Сабирҗановалар.
Мөслимдә яшәп иҗат итүче олпат язучыбыз, Г. Тукай исм. дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев нефтьчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
«Әлмәт искиткеч үзгәрешләр кичергән! Мин яшь чакта Әлмәтнең бер башыннан икенчесенә кадәр җәүяләп узып була иде. Нефтьчеләр шушы җиргә җан керттеләр, кан керттеләр, халык күңеленә бәхет, шатлык салдылар. Рәхмәт аларга! Һәм хәзер дә «Рухият» программасы әдәбиятка, мәдәнияткә зур ярдәм күрсәтә. Мин Әлмәтне, аның халкын яратам, язучыларын яратам, минем барлык шатлыкларымны, кайгыларымны кичергән Әлмәт театрым бар. Мин сезнең белән бергә! Бергә яшәргә язсын», — диде Фоат Садриев.
Көн яңгырлы булуга карамастан, чыгыш ясаучыларның кайнар йөрәкләре һәр тарафка җылы нур бөркеде. Әдәби очрашу күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды, ә Мөҗәһит Әхмәтҗанов курайда Рөстәм Яхинның «Син кайда идең?» җырына язылган музыкасын уйнап күрсәтте.
Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе, драматург, прозаик, журналист, Т. Миңнуллин һәм С. Сөләйманова исм. әдәби премияләр лауреаты Равил Сабыр:
«Безнең бүлектә гүзәл затлар бихисап, аларның һәрберсе уникаль шәхес, — дип башлады сүзен. — Шулай да берсе турында аеруча әйтеп узасым килә, чөнки ул шигырьләр дә яза, пьесалар да, сценарийлар да. Шуның өстенә ул Әлмәт театрында уздырылган күп кенә проектларның авторы һәм режиссёры, ничәмә-ничә спектакльдә төрледән-төрле рольләр башкара, бик матур итеп җырлый. Ул «Ел актеры», Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, «Мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән. Тагын әле ул балаларының яраткан әнисе һәм иренең сөйгән, уңган хатыны. Боларның барысын да бер кеше булдыра алмыйдыр кебек, тик Резеда Хәертдинова булдыра!» — диде Равил Сабыр һәм шагыйрәгә иҗади активлыгы өчен «Габдулла Тукайга 140 ел» истәлекле күкрәк билгесе тапшырды.
Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе шулай төрле проектларны тормышка ашыруда зур ярдәмен күрсәткән «Татнефть» компаниясенә, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары администрацияләренә, мәдәният, мәгариф идарәләренә, китапханәләргә, Әлмәт театрына, матбугат чараларына һ.б. зур рәхмәтен җиткерде.
«Яңгырлар явып торсын, кояш чыгып торсын, дөньялар имин булсын, без язып торыйк, сез безнең белән очрашуларга йөреп торыгыз, китапларыбызны укый торыгыз!» — диде әдәби-музыкаль кичәне тәмамлап Равил Сабыр.
Чарада «Рухият» нәшрияты төрле елларда чыгарган китапларның күргәзмәсе оештырылган иде. Кичә ахырында һәркем теләгән басмасына ия булды, алар тамашачыларга бушка тәкъдим ителде.
Әлмәтлеләр үзләренең яраткан шагыйрьләре, язучылары белән бергәләшеп, язгы табигатьнең гүзәллегенә сокланып, иҗатны, рухиятны үз эченә алган кичәнең соңгы мизгелләренә кадәр карап, тыңлап утырдылар. Очрашу бергәләшеп «Туган тел»не җырлау белән тәмамланды.
Резедә Шәмсуллина.
ТР Язучылар берлеге һәм «Татнефть» матбугат үзәге фотолары.




Яңа комментарий өстәргә