Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт язучылары Чирмешән районында иң озын татар сүзен эзләде

28 июльдә каләмдәшләребез Рәмзия Габделхакова, Людмила Аланлы һәм Равил Сабыр Чирмешән районы Әмир авылы мәдәният йортында «Ура, авылга!» проекты буенча оештырылган милли аланда (лагерьда) булып, балалар белән аралашып кайттылар.

Очрашуны авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова алып барды. Ул укучыларны кунакка килгән язучылар белән кыскача таныштыргач сүзне әдипләрнең үзләренә бирде. Алар мәктәп елларын искә төшерделәр, кечкенә чакта шулай ук зур язучы абый-апалары белән очрашулары турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар, табышмак әйтешү уенын оештырдылар, татар телендәге иң озын сүзне эзләделәр (очраштыргалаштыргалаганнардыр), ә Людмила Аланлы үзенең дәртле җырларын башкарып күрсәтте.

Моңардан тыш каләмдәшләребез күпсанлы сорауларга җавап бирделәр. Шигырь ничек языла? Ни өчен язучылар гадәттә үзләренә тәхәллүс алалар? Яңа исемегезне ничек уйлап чыгардыгыз? Шигырь язарга өйрәнеп буламы әллә ул сәләт Аллаһ тарафыннан гына биреләме? һ.б.

Әлмәт язучылары Әмир авылы китапханәсенә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» нәшрияты чыгарган китапларны, үзләренең җыентыкларын һәм шәхси китапханәләреннән алып килгән басмаларны бүләк иттеләр. Очрашу ахырында «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр оешмасының Чирмешән җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Җамалетдинова «Ура, авылга!» проектына игътибар күрсәткәннәре, балалар белән очрашуга килгәннәре һәм эчтәлекле чыгышлары өчен Равил Сабырга, Рәмзия Габделхаковага һәм Людмила Аланлыга зур рәхмәтен белдерде.

Әмир авылы мәдәният йортындагы милли аланда балаларның ялы күңелле һәм файдалы уза. Язучылар белән очрашудан соң алар икмәк басуына киттеләр, анда авыл апалары аларга ашлыкны элек ничек көлтәләргә бәйләп җыйганнарын күрсәттеләр. Моңардан тыш программада татар орнаментлары белән бизәлгән брошка ясау буенча осталык дәресе, татар халык уеннары, дискәтүк бар.

Шунысын да өстик, балаларга татарча «Минтимер һәм аның дуслары» фильмы күрсәтелә. Эчтәлеге гади: шәһәрдә яшәүче Булат исемле эшмәкәр үсмер улын авылга – әти-әнисе янына татар теле өйрәнергә кайтарып куя. Шуннан башлана инде кызыклар! Шулай ук кечкенә һәм яшь тамашачылар авыл үзешчәннәре Габдулла Тукай әкиятләре буенча куйган спектакль, татарча «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмы белән дә танышачаклар. Ә иң кызык чара мөгаен Сабан туе булыр. Балалар сөлге җыю йоласында да, төрледән-төрле шаян ярышларда да катнашачак һәм әлбәттә инде җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Әлмәт язучылары Зәй районы Сәвәләй авылы мәдәният йортында «Ура, авылга!» проекты буенча оештырылган милли аланда булып кайтканнар иде. Ул турыда тулырак моннан укып була: https://sptatar.com/ura-avylga-yazuchylar-balalarga-milli-uennar-jr-tte/

 

Резедә Шәмсуллина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Авг
7
Пт
Марс Яһудин
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов