23 апрельдә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре бакыйлыкка күчкән каләмдәшләр каберләренә зиярәт кылдылар. Саҗидә Сөләймәнова, Әдип Маликов, Гамил Афзал, Нәфисә Афзалова, Үзбәк Саттаров, Юныс Әминов, Альберт Хәсәнов — барысының да каберләре чистартылган, чүп-чардан арындырылган булуын, туган-тумачаларының, балаларының язучыларыбызны онытмавын күреп шатландылар, каләмдәшләребез рухына дога кылдылар.
Яңа комментарий өстәргә