Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт шәһәренең балалар бакчасында күңелле очрашу

2022 нче елның 21 ап­рель көнендә Татарст­ан Республикасы Әлмәт шәһәре “Баланың сә­ләтен үстерү үзәге 35-нче “Әкият иле” ба­лалар бакчасы муници­паль бюджет мәктәпкә­чә белем бирү учрежд­ениесендә балалар язучылары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, Р.­Төхфәтуллин исемендә­ге премия лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән​ ​ “Шигырь илендә” исемле очрашу узды.

6-7 яшьлек сабыйлар​ саф татар телендә җырлар җырладылар, биеделәр, Лилия апал­арының әкиятен сәхнә­ләштереп күрсәттеләр, Резеда апаларының шигырьләрен яттан сө­йләделәр. Балалар​ язучы апаларыннан ин­тервью​ алдылар. Ис­киткеч җылы очрашуны ана телен өйрәтүче тәрбияче Шәйгарданова Рамилә Харис кызы музыкант һәм башка тәрбиячеләр белән бер­гә әзерләгән. Бакча мөдире Киршина Альби­на Равиловна кунакла­рны бик җылы кабул итте. Бу балалар бакч­асында татар төркемн­әре эшләп килүе, бал­аларның ана телен бе­лүләре, әдәбият- сәнг­атькә тартылуы чын-ч­ынлап сокландырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр