Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәтнең 2 нче мәктәбендә Лилия​ һәм Резеда​ Фәрхетдиновалар белән очрашу узды

8 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә танылган балалар язучысы,​ шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Резеда Фәрхетдинова белән​ очрашу узды.

Укучылар​ һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклау уңаеннан семинарга​ җыелган татар теле укытучылары Резеда Фәрхетдинова белән аралашты, аның шигырьләрен тыңладылар, “Балачак җыры” конкурсында җиңгән​ “Светофор” җырына Шаян ТВ тарафыннан​ төшерелгән клип белән​ танышты.

Шулай ук семинар вакытында “Туган телем- иркә гөлем ” исемле чара күрсәтелде. Анда балалар язучысы, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Лилия Фәрхетдинова иҗаты яктыртылды. Укучылар​ аның шигырьләрен бик сәнгатьле итеп укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Ахырдан, гадәттәгечә, балалар язучылары Лилия​ һәм Резеда​ Фәрхетдиновалар килгән кунакларга үз китапларын бүләк иттеләр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева