20 нче апрель көнне “Авылым гүзәллеге” проекты авторы Раил Мәүлет улы Гатауллин җитәкчелегендә, Лаеш һәм Әлки районнары авылларында, әлеге проектның җиңүче финалистларын тәбрикләү булды. Әлеге тәрбияви чарада Татарстан язучылар берлегеннән Галия Гайнетдинова, Рәхимә Арсланова, Илмира Гыймаева, журналист Динара Әхмәт тә катнашты. Кунаклар авылларның тарихи урыннарында, китапханә, мәчет, мәктәпләр, музей, чишмәләрдә, мәдәният йортларында булдылар. Ачык күңелле, тырыш, кунакчыл авыл халкына үзләренең теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткереп, шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр. Авыл халкы белән аралашу, аларның ихласлыгын, кунакчыллыгын, тырышлыкларын, талантларын, уңганлыкларын күрү, авыллары өчен җан атып яшәүләренә соклану, горурлану хисләре белән, иҗатлары өчен илһам алып кайттылар шагыйрәләребез.
Яңа комментарий өстәргә