Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә язучы Әсрар Галинең тууына 85 ел тулуны билгеләп үттеләр

6 декабрьдә, Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, танылган язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әсрар Галинең тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.

Әсрар Гали үзенчәлекле хикәя – повестьлар иҗат итә һәм ул шул ук вакытта нәсер жанрында да зур уңышларга ирешкән әдип. Ул профессиональ язучы буларак үзенең бөтен көчен, тәҗрибәсен, белемен әдәби иҗатка багышлый. Аның “Гали батыр”, “Батырга-батыр”, «Асыл кошым минем», “Төнге җыр”, “Көн яктысы” һәм башка китапларын әдәбият сөючеләр җылы кабул итә.

Халкыбызның рухи дөньясын баетуда җуелмас эз калдырган шәхесне искә алу кичәсенә Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әһелләре, Әсрар Галинең иҗатын хөрмәт итүчеләр, якыннары җыелды.

Әдәбият сөючеләр әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның танылган әсәрләреннән өзекләр белән таныштылар. Әлбәттә, әдәби-мәдәни чара рухыбызны баетырдай җырлар белән үрелеп барды. Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе шагыйрь – шагыйрәләре Таһир Шәмсуаров, Гөләндәм Кәбирова, Илсөяр Салахова, Фәридә Әхмәтшина, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ләйсән Шәмсуарова, Гүзәл Гыйләҗева чыгышлары кичәне бизәде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова