Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында Гөлфия Исхакова белән иҗади очрашу узды

Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар, РФ Журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова белән “Туган як шагыйрәсе” дип исемләнгән иҗади очрашу узды.

Гөлфия Исхакова Мөэмин-Каратай авылы белән бик тыгыз бәйләнгән. Чөнки ул биредә гаиләсе белән шактый гомер иткән. Кыскасы балачагы, яшьлек еллары гүзәл табигатьле шушы авылда узган. Тәүге шигырьләрен дә нәкъ менә шунда иҗат иткән.

Мәдәният йортына әдәбият сәнгать сөюче авылдашлар җыелган иде. Шагыйрә авылдашларын үзенең бай иҗаты-шигырьләре, чәчмә әсәрләре белән таныштырды.

Гөлфия Заһит кызы язучы гына түгел, халык күңеленә үтеп керердәй җырлар авторы, моңлы тавышлы җырчы да. Ул үзе язган җырларны авылдашларына бүләк итте. Шулай ук үзенең киләчәккә булган иҗади планнары белән таныштырды. Авылның үзешчән композиторы Хаҗиморат Әхмәтшин Гөлфия Исхакова сүзләренә язган җырларын башкарды. Әдәби кичә җыр-моң белән тыгыз үрелеп барды. Кыскасы, Мөэмин-Каратайлылар күңелен күтәренке рух билгәп алды. Очрашуны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров оештырды һәм алып барды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр