Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лаеш районында Булат Ибраһимов исемендәге «Каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

20 февраль көнне Лаеш районы Атабай авылында Булат Ибраһим исемендәге “Каләм” районкүләм шигырь һәм хикәя язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгегә барлыгы Лаеш районының 7 авылыннан 20дән артык эш килгән. Иң өлкән катнашучыга – 76 яшь, иң кечкенәсенә –8.

Чарада Булат Ибраһимов үзе, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гульназ Шайхиева, Атабай авыл җирлеге башлыгы Роберт Билялов, Лаеш районы мәдәният йорты җитәкчесе Рүзилә Тукмина һәм башкалар катнашты.
– Булат Ибраһимов йөрәккә үтеп күңел кылларын тибрәтә торган шигырьләр яза. Алар беркемне дә битараф калдырмый. Безнең җитәкчебез – Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев әйтә: “Булат сөйли башласа, аны тыныч кына тыңлап утырып булмый”, – ди. Гомумән, Булатның иҗаты белән һәркем таныш булырга тиеш, – дип билгеләп узды үз чыгышында Гөлназ Шәйхиева.

Гөлназ Шәйхиева Атабай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сабировага Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатын тапшырды. Бу бәйгене оештыру идеясе аның тарафыннан тәкъдим ителгән иде.
Тантана барышында Атабай авылы халкы балалары Булат Ибраһимовның шигырьләрен башкардылар. Аның кызы Айбикә “Туган телем” шигыре белән чыгыш ясап, тамашачыларны сөендерде. Балаларның чыгышлары залда көчле алкышлар белән каршы алынды.

Шулай ук чара кысаларында Лаеш районы язучылары “Чулман акчарлыгы” оешмасы төзелүе турында хәбәр ителде. Әлеге яңалыкны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Галләмова тәкъдим итте.

https://tatar-congress.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар