Яз йокысыннан күптән уянган. Юллар такыр. Басу-бакчаларда яшел төс – тереклек төсе хөкем сөрә. Сәрия Минмөхәхммәт кызы Закирова оештырган “Аулак-өй – баттл” проекты белән бер төркем казанлылар Лаеш районының Имәнкискә урта мәктәбенә юл алды. Мәктәп директоры Алия Мөхәммәтҗанованың тәбрикләү һәм балаларның милли ризыкларыбыз белән каршы алу хөрмәтеннән соң, гөлләргә чумган класс бүлмәләренә уздык. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, милли мохит, кунакчыллык… Китапханәләрен талантлы якташларының хезмәт җимешләре бизи. Коридорда ук вакытлы матбугат байлыклары. Кызыгып уйнарлык итеп тезеп куелган шахмат атлары, корольләре көтеп тора… Ә сәхнәле тамаша залы, гомүмән дә, чыгып китәсең килмәслек итеп бизәлгән. Чыгырлы кое, ап-ак итеп агартылган авыл миче янында фотоларга төшеп, юл киемнәрен алмаштырганнан соң, мәктәп каршында ук урнашкан мәдәният йортына юнәлдек. Ә анда, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән, бәйрәмчә киенгән, мәктәп укучылары, укытучылары, авыл активистлары командалары – барысы да ярышка әзерләр.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, шагыйрәнә дөреслек белән хисләнеп әйтсәк, киләчәгебезнең бу “энҗе бөртекләре” (Балык бистәсе һәм Имәнкискә укучылары) шулкадәр зур әзерлек белән чыгыш ясадылар ки, хәтта жюриның шактый саллы әгъзалары да җиңүчеләрне, балларны кат-кат санап, кат-кат киңәшкәннән соң гына билгели алдылар.
“Аулак-өй” программаның җитдилеген; Туган телебез, гореф-гадәтләребезнең алга таба да киң сулыш белән яшәвен; балаларыбызны: китаплы, иманлы, милли горурлык хисләре белән тәрбия ителүнең кичектергесез максат икәнлеген, мондый ярыш-очрашуларның алга таба да дәвам итәргә тиешлеген Лаеш районы хакимияте вәкиле Азат Әнәс улы Нурмөхәммәтов (“кызыл” сүзләргә төрмичә генә) бик үтемле итеп әйтте. Рәхмәт аңа!
Тагын бер зур рәхмәтебезне, казанлыларга аерым хөрмәт күрсәтеп, Лаеш районының Г.Р. Державин исемендәге этнография музеен һәм “Зөләйха күзләрен ача” исемле кинофильм төшерелгән урыннарны ихласлык белән таныштырган тирән белемле экскурсия җитәкчесе Фәридә Мортазинага әйтәбез.
Эльмира Шәрифуллина
Яңа комментарий өстәргә