Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ләбиб Лерон «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.

«Татмедиа»да «Безнең мирас» журналының 30 еллыгы һәм журналның баш мөхәррире Ләбиб Леронның 60 яшьлегенә багышланган кичә узды. Чарага Ләбиб Леронның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары җыелган иде.

Дәүләт бүләген Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.«Журнал яшь, баш мөхәррир дә яшь әле. Журналның тарихы бик кызыклы, ябылу алдында калган вакыты да булды. Тарихны, үзебезнең мирасны белмәсәк, бик авыр була. Тарихчылар, язучылар белән аралашып торырга кирәк», — дип сөйләде ул һәм журнал коллективына уңышлар теләде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналның бүгенге көндәге роле турында сөйләде. «Хәзер, сәясәт кискенләшкән вакытта, тарихка ихтыяҗ аеруча артты. Халык санын алу вакытында без аеруча тарихка, милли-мәдәни мираска омтылдык», — ди ул.

Журналны һәм баш мөхәррирне шулай ук Республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады. «Журналы хәзерге әдәбият, мәдәниятнең көзгесе дип саныйм», — диде ул, һәм Ләбиб Леронга сәламәтлек, түземлек, иҗади уңышлар теләде.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла яшь вакытларын искә алды. «Ләбиб Лерон шөһрәт яулады, ул әдәбият, журналистика, иҗтимагый тормышта зур рольгә ия. Ләбиб Лерон балалар өчен шигырьләр белән башлаган иде, хәзер зур сәясәтче, әдәбият аксакалларының күңелен сискәндерә торган шигырьләр яза. Ул балачактан калган ялкынны сүндерми һәм мирасны һәрвакыт барлап тора», — ди ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров баш мөхәрриргә конгресс медален тапшырды. «„Безнең мирас“ — мирасыбызны яшь буынга җиткерүче зәвыклы, затлы, заманча журнал. Ләбиб Лерон тынгысыз җан иясе, күпкырлы шәхес. Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми, халык санын алу вакытында ул бик күп төбәкләрдә булды. Ул бик рәхәт, җайлы кеше», — дип сөйләде ул.

( “Татар-информ” Гөлүзә Ибраһимова)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина