Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Камада татар язучылары мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашты

Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә кунакта Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзалары булды.

Язучылар — Ркаил Зайдулла, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Хәбир Ибраһим, Факиль Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, җырчылар — Азат Тимершәех, Рөстәм Маликов һәм Түбән Кама «Кама таңнары» язучылары гимназия укучылары белән аралашты.

Укучылар әдипләрнең шигырь һәм әсәрләреннән өзекләр сөйләде, кунакларга җыр һәм биюләрен бүләк итте. Балалар да, мөхтәрәм кунаклар да бу очрашудан канәгать калды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр