Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Клара Булатова: «Матур чәчәкләрне яратам»  

21 апрельдә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында Клара Булатованың өендә булып өлкән язучының хәлләрен белешеп кайтты. Авырса да, әллә ни хәле булмаса да, Клара апа, аңа алып килгән букетны күргәч: «Рәхмәт! Матур чәчәкләрне яратам», — диде.

Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе бер ай элек 89 яшен тутырган шагыйрәгә ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулладан кайнар сәлам җиткерде һәм иҗади оешма исеменнән акчалата матди ярдәм тапшырды.

Клара Булатова — 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай исм. дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исм. әдәби бүләкләр иясе. Әлмәт һәм Сарман районының Почетлы гражданины.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов