Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда татар шагыйре Зөлфәт истәлегенә мемориаль такта урнаштырылачак

Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең (Дөлфәт Госман улы Маликов) истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Казанда мемориаль такта куелачак.

Шул хактагы карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Истәлек тактасы (анда язулар татар һәм рус телләрендә булачак) шагыйрь 1981-2000 елларда яшәгән Татарстан урамы, 7нче йорт адресы буенча урнаштырылачак.

ТР Язучылар берлеге һәм республика Мәдәният министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр