Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» шигъри кичәсе узачак

22 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үзенчәлекле шигъри кичә – «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» узачак. Тамаша Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Камал театры тарафыннан оештырыла.

Ясалма фәһем шагыйрьләр тарафыннан язылган шигырьләргә җавап итеп үз текстын тәкъдим итәчәк. Тамашачы ясалма интеллект һәм шагыйрьләр арасындагы иҗади көрәшне турыдан-туры күзәтеп бара алачак.

Катнашалар: Булат ИбраһимРүзәл МөхәммәтшинФәнил ГыйләҗевРифат СәлахЙолдыз МиңнуллинаЭльвира ҺадиеваЛилия ГыйбадуллинаГөлүсә БатталоваДания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина.

Керү – бушлай, теркәлү сорала.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм