Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда «Җәһәннәм хакында җитмеш биш сорау» китабы чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрзт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә «Хозур» нәшрият йортыннан «Җәһәннәм хакында җитмеш биш сорау» китабы турында хәбәр итте.

«Җәһәннәм — аның турында без нәрсә беләбез? Кыямәт көнендә гамәлләр ничек үлчәнеләчәк? Дөрестән дә, һәр кеше җәһәннәмгә эләгәчәкме? Ут әһелләренең иң җиңел һәм иң кырыс җәзалары нинди булачак?» — дип яза ул постында.

Әлеге китап җәһәннәмгә кем һәм ни өчен эләгүе, аның төрле баскычлары кем өчен билгеләнүе турындагы сорауларга җаваплар бирә; шулай ук җәһәннәмне саклаучы фәрештәләр, Сират күпере, ут әһелләре татыячак газаплар турында да җаваплар бар. Сорауларга җаваплар Коръән аятьләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре белән ныгытыла, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистацион рәвештә заказ бирергә мөмкин.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева