Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Михаил Шолоховның мемориаль әйберләрен тәкъдим итәчәкләр

Казанда 12 октябрьдә «„Тын Дон“ сәхифәләре» күргәзмәсе ачыла. Шолохов исемендәге Ростов музей-тыюлыгыннан китерелгән экспонатлар вакытлыча Горький һәм Шаляпин исемендәге музейда урнашачак. Экспозиция язучының һәм аның катлаулы язмышы турында сөйләячәк.

«”Тын Дон” сәхифәләре» күргәзмәсендә Михаил Шолоховның һәм аның гаилә әгъзаларының мемориаль әйберләрен, төрле еллардагы фотосурәтләрен, кулъязмаларын, хатларын, кулъязмаларын, хатларын күреп булачак.

Күргәзмә Казанга килгәнче Ульяновскида Гончаров исемендәге төбәк туган якны өйрәнү музеенда һәм Саратовта Константин Федин музеенда булды. Казанда күргәзмә өчен Татарстанның иң борынгы әдәби музее очраклы сайланмаган. Горький һәм Шолохов язмышлары кисешә.

Күргәзмәне ачу 16:00 сәгатьтә планлаштырылган. Казанда ул 6 декабрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева