Татар китабы йортында шагыйрь, язучы Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Китапның татарчасы – 300, русчасы 500 данә белән «Ак бүре» нәшриятында чыккан.
- Дипломат Йолдыз Хәлиуллин 1936 елның 25 сентябрендә Әгерҗе районы Кызыл Яр авылында туа. Аның 40 елга якын гомере СССР һәм Россиянең Индонезия, Пакыстан, Румыния, Непал, Мальдивлар, Шри-Ланка, Кыргызстан, Казакъстандагы илчелекләре белән бәйле, 20 елдан артыгын галимлек, язучылык эшчәнлеге алып тора.
- Ул – дипломатиянең тарихы һәм бүгенгесе, тышкы сәясәт, атом-төш физикасы, макрокосмос, дөнья океаны, Арктика, климат үзгәрешләре, мөселман дөньясы, шигърият, Шәрык һәм башка өлкәләргә караган егермегә якын китап, йөзләгән мәкалә авторы.
tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә