Казанның 11 нче татар гимназиясендә әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның күпьеллык гыйльми һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышлап, “Дөньяда сүзебез бар” дип исемләнгән IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда әдәбият галимнәре һәм язучылар, филология фәннәре докторлары, профессорлар Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Татарстанның халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Газинур Морат чыгыш ясады.
Яңа комментарий өстәргә