Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Абдулла Алишны искә алдылар

16 сентябрьдә, каһарман шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды. Чарада Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Абдулла Алишның туганнары Гөлшат Сөнкишева һәм Фәридә Аишева, шулай ук экономика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган экономисты Марс Гаитов катнашты. Гимназия боерыгы нигезендә быел Абдулла Алиш исемендәге премиягә Халыкара, Республика олимпиадаларында җиңү яулаган, гимназия тормышында актив катнашкан 11 нче сыйныф укучысы Валеева Алсу лаек булды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр